Дүртенче мәктәп-бакча балаларының яраткан тәрбиячесе

14.01.2018 13:45 | Кешеләр һәм язмышлар Печать

Дүртенче мәктәп-бакча балаларының яраткан тәрбиячесе

Урам ташларына карлар ява...
Җилләр кага агач башларын...
Таныш сукмактан Фәридә килә
Йөзе көләч, күңеле шат аның.

– Фәридә... Дүртенче мәктәп-бакча балаларының яраткан тәрбиячесе, ике апасының нәни сеңелесе, ике улының сөекле әнисе, килененең сөйкемле кайнанасы, ике оныгының дәү әнисе һәм бик күпләрнең якын дусты, туганы, киңәшчесе  ул Нуруллина Фәридә.

Бүгенге язмам аның турында булыр, дип башлап җибәрә үзенең мәкаләсен район мәдәният йорты методисты, 15 ел бергә эшләгән хезмәттәше Алсу НӘҖМЕТДИНОВА.

 –1968 елның зәмһәрир суыклы 14 гыйнварында Татарстанның Спас районы, Әҗмәр авылында өч балалы Фаварис абый белән Әнисә апа гаиләсендә, апалары Сәхия һәм Фираядан соң өченче кыз һәм төпчек бала булып дөньяга килә ул. Бик кадерләп, яратып аңа Фәридә дип исем бирәләр. Исеменең мәгънәсе – тиңдәшсез, энҗе бөртеге... Күркәм йөзле, кара күзле бу акыллы кыз кечкенәдән уңган-булган, тырыш булып үсә.

Авылларында урта мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлагач, 1985 елда Казан педагогия училищесына укырга керә. Диплом алгач, Фәридәне юллама биреп Яшел Үзән шифаханә-обсерваториясенә тәрбияче итеп эшкә җибәрәләр. Өч ел анда эшләгән кыз Казанда Алексеевск районының Зур Тигәнәле егете Нуруллин Илдар белән таныша.

Биш ел очрашып йөргәннән соң 1991 елның 8 мартында өйләнешеп, Алексеевск бистәсендә гаилә корып җибәрәләр алар. Яшь гаиләгә Кояшлы урамыннан өй дә бирәләр. Фәридә “Әтәчкәй” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлый. Аннан соң районыбызның беренче мәктәбенә, баштан – башлангыч сыйныф, аннары татар теле укытучысы булып эшкә урнаша.

Гаиләгә нур өстенә нур булып, тугыз яшь ара белән, берсеннән-берсе чибәр ике ир бала – Алмаз һәм Азат дөньяга килә. Инде әйбәт кенә яшәп ятканда, тормышының бөтен ягы да түгәрәкләнде, дигәндә генә ире Илдарның гомере өзелә.

Унбер яшьлек Алмазы, ике яшьлек Азаты белән канаты каерылган Фәридә, мәрхәмәтсез язмыш утында янып, утыз биш яшендә тол кала... Ләкин... кемнәндер нидер көтәргә мөмкин түгел, чөнки аның бу районда бер генә туганы да, яклаучысы да, ярдәмчесе дә юк бит. Ничек кенә булса да, алга барырга, балаларны ач-ялангач итми, аякка бастырырга кирәк. Фәридә тормышны ялгыз тарта башлый.

Укытучы хезмәт хакына тырышлыгын, уңганлыгын, сабырлыгын да өстәп, ике баласын да аякка бастырырга дигән максат куя. Төрле халәтләрдә таңнар ата, кичләр була, гомер үтә тора... Хатын-кыз була торып, ике улына күркәм тәрбия бирә ала ул. Уллары тәртипле, тырыш булып үсәләр.

Әниләренең сүзләрен тыңлыйлар, йөзенә кызыллык китермиләр, йорт, бакча, өй эшләрендә ярдәм итәләр. Олы улы Алмаз Казан төзүчеләр техникумын тәмамлый. Чаллы кызы Алия белән Казан шәһәрендә матур тормыш корып җибәрә. Хәләл җефете белән дин юлыннан баралар.

Сөембикә һәм Сәгадәт исемле ике кыз үстерәләр. Икенче улына да белем бирә Фәридә. Азат Казан фәнни-тикшеренү технология техникумында укый. Уллары белән беррәттән үзе дә югары белемле була.

Тормышның ачысын да, төчесен дә татыган Фәридә әнисенең дә фатыйхасын алып кала. Туган авылыннан алып килеп, олыгайган көнендә әнисен ун ел буена хөрмәтләп тәрбияли, аны соңгы юлга озата, мәҗлесләрен калдырмый үткәреп килә.

Фәридәнең педагогик стажы – 29 ел. Мактау грамоталары да күп аның. Тормыш һәм хезмәт юлы балалар белән бәйле. Шуңа микән, ачык һәм киң күңелле, мөлаем кеше ул. Хезмәттәшләре дә аны көләч йөзле, сөйкемле, җитез, җаваплы булганы өчен яраталар.

Ә гаиләләреннән яңа гына аерылып, балалар бакчасына килгән сабыйларга ул – икенче әни. Ата-аналар да рәхмәтле һәм хөрмәтле булып, “безнең Фәридә Фаварисовна” дип кенә торалар.

Ни генә булмасын, тормышның нинди генә кыен хәлендә калмасын, Фәридә беркайчан зарланмый. Матур итеп яши. Тормышны ничек бар –  шулай кабул итә белә. “Әнием” диеп өзелеп торучы балалары, якын туганнары бар. Өендә чисталык һәм пөхтәлек хөкем сөрә.

Өстәле һәрвакыт тәмле-татлы ризыклардан сыгылып тора. Җәйләрен бакча тутырып, яшелчә, җиләк- җимеш үстерә һәм аларны кышкыга да әзерләп куя. Йөзеннән елмаю чаткылары сүрелми. Килгән кунакларга ачык йөзен, тәмле сүзен кызганмый. Авырлыкларга бирешми, елмаеп яши бирә.
 

Фәридәкәй! Җитте юбилеең!
Илле еллык йомгак сүтелгән...
Тормыш ваклыкларын чүпли-чүпли
Шушы көнгә килеп җителгән.
Илле яшь бит әле картлык түгел,
Йөзең көләч, күңелең көр синең.
Уйларың саф, изгелегең чиксез,
Өең нурлы, юлың киң синең.
Юбилеең белән котлап,дустым,
Изге теләкләрне телибез.
Беркайчан да йөзең боекмавын,
Күңелең шат булсын иде, дибез.
Сәламәтлек сине ташламасын,
Ходай сиңа бирсен шатлыклар,
Уллар-оныкларың исән булсын –
Шуннан олы бәхет кайда бар?
Ап- ак кышлардамы тугангадыр
Җаның нурлы, йөзең ак синең...
Күңелеңдә – нур,карашыңда – очкын,
Күзләреңдә – нурлы яз синең.
Илле яшь бит аз да, күп тә сыман...
Гомерләрнең ул кыл уртасы.
Тормышларның матур,ямьле чагы,
Яшәешнең биек ноктасы!
Фәридәкәй! Аклы күлмәгең ки...
Ала күрмә, кимә карасын.
Син тормышны бизәр өчен туган...
Ходай сине берүк сакласын!

 


Әлфия ХӨСӘЕНОВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике