Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда ел башыннан 18,4 мең гаилә торак шартларын ана капиталы хисабына яхшырткан

2022 елда 18,4 меңнән артык гаилә Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга җибәргән. Бу ана капиталын файдалануның иң популяр юнәлешләренең берсе - ел башыннан барлыгы 65,2% гариза бирелгән.

16,1 мең гаилә торак сатып алуга яки төзүгә алынган кредитның беренче кертемен ана капиталы белән түләгән яисә шул максатка алынган кредитны тулысынча ана капиталы хисабына каплаган. Тагын 2,3 мең гаилә торак шартларын кредит акчаларын җәлеп итмичә генә яхшырткан. Бу максатларга Пенсия фонды гаиләләргә 10 миллиард сум  акча күчергән, бу быел ана капиталы бирүгә юнәлтелгән барлык сумманың 95 %ын диярлек тәшкил итә.

Ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга сертификат алырга хокук биргән балага  өч яшь тулгач  сарыф итәргә мөмкин. Бары тик ипотека буенча  төп бурычны түләү яки беренче кертемне каплау гына  искәрмә булып тора. Бу очракта сертификат акчаларын бала тугач яки уллыкка алынгач ук тотарга рөхсәт ителә.

"2020 елның апреленнән кредитка (ипотекага) торак сатып  алганда ана капиталын файдалану турындагы гаризаны турыдан-туры кредит рәсмиләштерелә торган банкта  тапшырырга мөмкин. Гаризаларны һәм кирәкле документларны банклар Пенсия фондының территориаль органнарына электрон элемтә каналлары буенча тапшыралар. Болай эшләү ана капиталы чараларыннан файдалануны тизләтергә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев