Заря
  • Рус Тат
  • 2018 елда Татарстанда 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ремонтланачак

    (Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). 2018 елда Татарстанда социаль хезмәт күрсәтүче 34 учреждениенең бинасы ремонтланачак. Бу максатларга 121,3 миллион сум акча бүленгән.

    Республикада социаль хезмәт күрсәтүче стационар оешмаларга капиталь ремонт үткәрү программасы 2015 елда башланган иде. Ике елда 85 объект ремонтланды, бу эшләргә 348,6 миллион сум күләмендә финанс чаралары тотылды.

    2017 елда программага 121,3 миллион сум җәлеп ителде, 28 объект ремонтланды.

    Источник: http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/16/155743/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: