Заря
  • Рус Тат
  • Гасырларны кичкән телебез

    Бүгенге көндә туган телләрне саклау мәсьәләсе - беренче планда. Югары трибуналарда утыручы галимнәр фәнни җәмәгатьчелек алдына - «Туган телне ничек сакларга? Ата-бабаларыбыз белән элемтәне һәм хакыйкыйлыкны ничек югалтмаска?» дигән максатлар куялар. Ә без исә балаларга мөрәҗәгать иттек. Алар безгә үзләренең туган телләре, шулай ук үзләренең гаиләләрендә туган телләрендә аралашалармы юкмы икәнлеге турында сөйләделәр.

    Зур эшләр эшләнерме?..

    Мин- татар кызы. Минем туган телем- татар теле. Татар теле- иң гүзәл, аһәңле  тел. Мин туган телемдә кечкенәдән үк сөйләшәм. Әлбәттә, һәр кешенең үз туган теле бар. Һәм ул һәркем өчен якын була. Мин дә үземнең туган татар телемне бик яратам. Бөек Тукаебыз яратып язган “әткәм- әнкәмнең теле” бит ул- татар теле! Татар теле- бик матур тел ул. Сөйләшергә дә бик җиңел. Без гаиләбез белән өйдә татар телендә генә сөйләшәбез. Туганнарыбыз да татар телендә генә сөйләшәләр.

    Минем өчен татар теле- иң әһәмиятле һәм кадерле тел. Татар теле аша мин халкымның әдәбияты, мәдәнияте, тарихы, сәнгате белән танышам. Туган телем аркылы алган белемнәрем миңа милли җанлы кеше булып тәрбияләнергә, шәхес буларак формалашырга ярдәм итә.

    Кызганычка каршы, күп кенә татар балалары туган телләрендә сөйләшмиләр. Минем фикеремчә, бу- начар күренеш. Мин андый кешеләрне хөрмәт итмим, чөнки  ул туган телеңне сату була. Мәсәлән, “мин туган телемне бик яратам!” дигән ике татар баласы рус телендә аралашалар. Ничек аңларга соң моны?  Чынлап та яраталармы, хөрмәт итәләрме соң алар үз туган телләрен?  Минем фикеремчә, бу инде туган телеңне хөрмәт итмәү, аннан баш тарту була. Әгәр татар кешесе үз туган теленә шундый мөнәсәбәттә була икән, ничек итеп башка милләт вәкиле синең туган татар телеңә хөрмәт белән карасын соң?

     Ә татарча җөмләләргә русча сүзләр, жаргоннар кушып сөйләүне ничек аңларга? Бу туган телне хөрмәт итү буламы? Юк, бу- телне пычрату дигән сүз.  Дөрес, без рус мөхитендә яшибез. Безнең тирә- юньдә күп кешеләр русча сөйләшәләр. Ләкин без үз туган телебезне пычратырга да, онытырга да тиеш түгел.

      Минем   рус милләтеннән булган сыйныфташларым да үзләренең туган теле- рус телен бик яраталар һәм аның белән горурланалар. Ләкин аларны рус  телен төрле ямьсез, әхлаксыз сүзләр белән пычрату проблемасы борчый. Рус телен өйрәнүче һәм аны хөрмәт итүче башка милләт кешеләрен дә борчый бу мәсьәлә. Сөйләмдә төрле ямьсез сүзләр куллану беркемне дә матурламый. Мин,  кешенең сөйләшүеннән аның күңелен белеп була, дип уйлыйм. Яхшы күңелле кешеләр беркайчан да начар сүзләр әйтеп сөйләшмиләр.

     Ләкин минем күңелемне тагын бер проблема әрнетә: мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен аз калдырдылар. Минем туган телемне рәнҗеттеләр кебек булды. Хәзер татар телен, әдәбиятын яхшы итеп өйрәнеп булырмы икән инде? Әти – әнием мине татар телендә сөйләшүче белемле, иманлы бала итеп тәрбияләргә тырышалар. Аллага шөкер, менә берничә ел рәттән татар теле һәм әдәбияты буенча республика олипиадасында призер булдым, ә быел татар әдәбиятыннан җиңүче булырга насыйп булды. Әлбәттә, яраткан укытучым Роза Мәгъсүмовна Кутуевага олы рәхмәтләремне әйтәм, без аның белән бик тырыштык.  Яшь булсам да, туган телем язмышы өчен мин бик кайгырам. 2021 нче елда Республикабызда игълан ителгән “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”нда дәүләтебез җитәкчеләреннән, депутатларыбыздан, барлык татар халкыннан  туган  телебезне саклауда, аның  дәрәҗәсен үстерүдә зур эшләр көтеп калам. Көчемнән килгәнчә, мин дә тырышачакмын!

    Хәсәншина Камилә, 9 сыйныф.

     

    Татар теле – матур тел

    - Минем исемем Рәсил. Минем туган телем- ул татар теле. Бу тел минем өчен бик мөһим.

    Мин татар телендә сөйләшергә яратам, гәрчә рус телендә күбрәк аралашсам да. Һәр татар баласы үз туган телендә сөйләшә, аралаша белергә тиеш дип саныйм. Чөнки татар теле – башка телләр арасыннан иң матуры, ягымлысы. Нәкъ менә шуның өчен мин туган татар телемне бик нык яратам.

    Нуретдинов Рәсил, 9 сыйныф.

     

    Туган телемне кадерлим һәм яратам

    - Минем туган телем – татар теле. Ул матур, хәтта моңлы да. Ул телдә күпме сәнгать әсәрләре язылган. Төгәлрәге шигырьләр, әкиятләр, повестьлар, романнар һ.б.лар. Татар шагыйрьләренең биографиясе дә бик кызыклы. Аларның фаҗигалелеге һәм батырлыгы яхшы гамәлләр кылу өчен рухландыра.

    Әмма, телебез никадәр генә яхшы булмасын, аның проблемалары да бар. Мәсәлән, сөйләшүдә татар телен кулланмау. Кешеләр аны оныта башлыйлар, башта ул телдә аралашудан туктыйлар, ә аннан соң тел бөтенләй юкка чыга. Дөресрәге, күп кеше шулай дип саный. Әгәр дә кеше үз телендә еш аралашмаса, ул аңа ошамый дигән сүз түгел. Димәк, моның нинди дә булса сәбәпләре бар. Ул аның йөрәгенең иң тирән урынында.

    Шулай ук мин туган телне көчләп такмаска кирәк дип саныйм. Чөнки бу вакытта ул үзенең кыйммәтен югалтачак.

    Мин туган телемне кадерлим, ул минем иң зур, иң кыйммәтле хәзинәм. Гәрчә мин туган телемдә еш аралашмасам да мин үз туган телемне кадерлим һәм бик яратам.

    Фәттахова Алия, 8 сыйныф

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: