Заря
  • Рус Тат
  • Алексеевскилыларга киңәшләр

    Тиздән төргәкләр орлыклар белән кыштырдар, үрентеләр тәрәзә төбендә башларын чыгарыр, гомумән, беренче тапкыр бакчага чыгарга да күп калмады. Башка эшләрдәге кебек үк, иң яхшы нәтиҗә алу өчен монда да белемле якын килү таләп ителә. Орлык сайлау - бик четерекле эш, һәм иң мөһиме -сыйфатлы орлыкларны гына сайлау һәм ялгышлык җибәрмәү.

    Бу хакта әңгәмәбез - Татарстан Республикасы буенча "Россельхознадзор" федераль хезмәте идарәсенең дәүләт испекторы Сергей ТУРНИН белән.

    - Сергей Ленонидович, Татарстан Республикасы буенча "Россельхознадзор" идарәсе белгечләре бу язда игътибарлы булырга, орлыкны һәм утырту материалын акыл белән дөрес итеп сайларга киңәш итә. Барыннан да элек нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк соң?
    - Орлыкны һәм утырту материалларын бары тик махсус кибетләрдән генә сатып алырга кирәк. Кибеткә барыр алдыннан берничә ел эшкәртелгән һәм тотрыклы уңыш бирә торган сортларның исемлеген төзү киңәш ителә. Тәҗрибә ясар өчен яңа сортлар кулланырга мөмкин. Аның турында һәркем "Госсорткомиссия" ФДБУ (www.gossort.com) сайтында карый ала. Сортларны сайлаганда якын районнардагыларны карарга, ягъни Көнчыгыш Себер төбәгендә кулланырга рөхсәт ителгәннәрне алырга тырышыгыз. Андый сортлар безнең төбәктәге начар шартларга тотрыклырак. Орлык бертөрле төрелгән, тыгыз ябыштырылган булырга тиеш, ватык урыннары булырга тиеш түгел. Әгәр язулар төргәктә ашалган булса, димәк, орлыклар дымланган.
    - Орлыкларны төрер өчен нинди мәгълүматларны белергә кирәк?
    - Орлык сатучы оешманың (фирманың) атамасын, адресын һәм телефонын, культураның исемен, кулланырга рөхсәт ителгән сортларны;
    - стандартны (ГОСТ, ОСТ), сортлы һәм чәчә торганнарның сыйфатларын билгеләргә. Мисал өчен, яшелчә культуралары - ГОСТ Р 52171-2003, ГОСТ 32592-2013, чәчәклеләр өчен - ГОСТ 12260-81 һәм ГОСТ 12420-81;
    Партия номеры: һәр партия орлыкка мәҗбүри тәртиптә орлыкның чәчү сыйфатын аңлата торган сертификат, йә таныклык ала. Димәк, ни өчен орлыкларның партия номерын белергә кирәк? Әгәр орлыкларның сыйфаты начар булса, чек белән орлык төргәген күрсәтеп, компаниягә дәгъва белдерә аласыз, чекның нәкъ капма-каршы ягында партия номеры языла;
    - масса (грамм) яки саны (данә) орлыкның төргәгендә;
    - гамәлгә ашыру вакыты.
    Игътибар итегез: гамәлгә ашыру вакыты күрсәтелгән төргәктә орлыкның яраклылык вакыты күрсәтелми. Гамәлгә ашыруның вакыты чыккач, орлык төргәкләре сәүдә әйләнешеннән чыгарыла.
    Сатучыдан "Орлыкның таныклыгы"н күрсәтүен сорагыз, анда охшашлык сыйфатлары, орлыклык партиянең гамәлгә ашырылуы һәм документның гамәлдә булу вакыты күрсәтелә.
    Шулай ук белгечләр шуңа игътибар бирәләр: чәчүлек суган һәм бәрәңге орлыгы сатып алганда сатучыдан оригиналь документлар сорап алырга кирәк.
    Кайбер очракларда хәтта вак тартмаларда карантин чүп үләннәр үсә. Моңа юл куймас өчен карантин фитосанитар зоналардан кертелгән Россия җитештерүчесенең орлыгын сатып алган вакытта сатучыдан карантин фитосанитар контроль акты яки карантин сертификатын сорап алыгыз.
    Бәрәңге орлыгын сайлау да бик мөһим. Илебез һәм чит ил селекциясенең бәрәңге сорты бик күп. Сортны сайлаганда иң мөһиме - районлаштырылган сортларның безнең зонага туры килүе.
    -Үсентеләрне ничек сайлыйбыз?

    -ГОСТка таянып. Дәүләт реестрына селекцион казанышларга кертелгән сортлар кулланалар. Үсентеләргә беркетелгән этикеткаларда үсеш культурасы, сорт, ялганма күрсәтелергә тиеш. Этикеткада күрсәтелгән сортка сатучының сортны таныклый торган документы булырга тиеш. Үсентеләрне алганда ике төп сорт билгеләренә - кышка түземле һәм җирле шартларга ияләшә торган үсемлекләргә ориентлашырга кирәк.
    Шул ук вакытта үсемлекләр яфраксыз, киптерелмәгән, кабыгы һәм агачы механик бозылуларга дучар булмаган, соңыннан яхшы утыртуга комачауламый торган булырга тиеш. Тамыр системасы яхшы үсеш алган булу шарт. Үсемлек кибә башлаган билгеләрсез, дымлы материал белән капланган, юешне тотып, гөмбә һәм бактерия авыруларының үрчүен туктата торган булырга тиеш. Ябык күзәнәк төзелешле үсентеләр яхшырак ялганып үсә.
    Шулай итеп, сыйфатлы орлык һәм утырту материалы өстәмә энергия чыгымнарысыз (ашламалар, пестицидлар) үсемлекләргә тиешенчә үсәргә, чүп үләннәрнең тискәре йогынтысын киметергә, чирләргә, корткыч бөҗәкләргә каршы торырга, шул нигездә уңышны арттырырга һәм ала торган продукциянең сыйфатын, җирнең экологик торышын яхшыртырга мөмкинлек бирә.
    Консультацияләрне Татарстан Республикасы буенча "Россельхознадзор" федераль хезмәте идарәсенең 8 (843) 277-68-29 телефоны буенча алырга мөмкин.

    kumiakk.ru фотосы


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: