Заря
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе районында “Оҗмах почмагы” дип аталган умартачылык чәчәк ата

    Аны уңган умартачылар Рәдиф абый һәм Вәcимә апа үз куллары белән төзегән.

    Җәйге чор - умартачылар өчен дә, армый-талмый болыннардан, тугайлардан татлы һәм шифалы сут җыючы бал кортлары өчен дә тынгысыз мәл. Бал кортлары ару-талуны белмичә һәр чәчәк керфегенә кунып, чәчәк серкәсе, ягъни чәчәк комы - перга ташыйлар.
    Шушы көннәрдә миңа күрше Балык Бистәсе районының "Оҗмах почмагы" дип аталган бик матур урынында, урман эчендә урнашкан күркәм умарталык хуҗалары, тәҗрибәле, оста умартачыларда кунакта булырга туры килде.
    - Районда иң яхшы балны сезнең бал кортлары җитештерә диләр. Бәлки, сере белән уртаклашырсыз? - дип елмаеп, сорадык без алардан.
    - И-и-и, әллә ни сере юк ул, дуслар, - дип җаваплады Рәдиф абый. - Күреп торасыз, безнең умарталык экологик яктан чиста урында - урман эчендә урнашкан. Якын-тирәдә фермалар да, заводлар да юк. Якында буа, Кама елгасы ага. Мин үзем Кече Елга дигән авылда туып-үстем. Авылның тарихына 200 еллап бардыр. Беренчеләрдән булып чирәмне ачып, тәүге йорт салучылар арасында бабам да булган.
    Умартачы булып китүемнең тарихы болай: миңа 5 яшьләр тирәсе булгандыр. Уйнап йөрибез. Абыйларым-апаларым бакчада без кытай алмасы дип йөртә торган вак кына алма өзеп ашыйлар, ә миңа бирмиләр. Мин: "Бирмәсәгез, менә умарта, хәзер мин аны... ачам," дим. Умарта капкачын ачканымны, кортларның мине сырып алып, күпләп чагуларын хәтерлим. Тагын да бераздан мине өйгә кертеп салып, укларын чүпләп алдылар. Бал кортлары белән беренче танышлыгым шулай булды. Бу умарталыкка 90нчы елларда нигез салдык - шушы матур урынны табып, чистартып, чүпләрен яндырып, умарталар куярлык итеп тәртипкә китердек. Тагын да берникадәр вакыттан соң якында гына кечкенә, әмма уңайлы йорт һәм мунча да тергезеп куйдык.
    - Рәдиф абый, сезнең өчен бал кортлары үрчетү, умарталар карау ул...
    -...тормышыма мәгънә биргән, күңелгә ятышлы яраткан шөгылем. Ә белгечлегем буенча мин - инженер-механик. Гади механик, гараж мөдире булып эшләдем. Ил тормышында үзгәрешләр башлангач башка вазифаларда эшләргә тәкъдим итеп карадылар, риза булмадым. Уйланырга, тормышымны бер калыпка салырга кирәк иде.
    Нәтиҗәдә шушы умартачылык эшенә тотынып, баш-аягым белән чумдым. Миңа бу тирәләрдә балачактан һәр агач, һәр куак таныш.
    - Аюлар борчымыймы?
    - Без бәләкәй чакларда аюлар күренми иде, алар турында имеш-мимеш сүзләр генә ишетә идек. Хәзер бирегә дә килеп чыккалыйлар диләр. Уззган ел районда берне машина таптатып үтерде бит, димәк бар алар бу якта да.
    Рәдиф абый әйтүенчә, умарталарның, рамнарның 80 процентын ул үз куллары белән ясый. Чын умартачыга гына хас булганча, һәр умартаның "тарихын" яктыртып баручы аерым бер дәфтәр ачкан.
    - Бал кортларының "гаилә" хәлләрен шунда теркәп барабыз,- дип сүзгә кушылды хуҗабикә Вәсимә ханым да. - 20 май тирә-сендә кортлар күч аера башлады. Безнең бу тирәләрдә - башлыча юкәлек. Кайсыбер "уңган" умартачылар кебек күләм артыннан кумыйбыз - бал аз булса да, сыйфатлы, чын булырга тиеш. Бер елны бер умартачы белән сөйләшергә туры килде. Ул бер умартадан биш фляга бал алуы белән мактанып торды. Ләкин чын балмы соң ул? Икеле. Үзебез исә бер умартадан 15-20, бик яхшы елда 25 кг бал алабыз. Аның каравы, якты йөз белән "безнең бал - чын бал!" дип авыз тутырып әйтә алабыз.
    Һәр умартачының кортларны тәрбияләү, кышлату буенча үзенең технологиясе булырга тиеш дип исәплиләр уңган умартачылар. Нечкәбилләрне чиста су белән тәэмин итү дә бик мөһим, югыйсә алар чирлиләр. Бал суырту буенча да үз фикерләре бар.
    - Без балны бер мәртәбә - августта суыртабыз. Ике дә, өч тә түгел! - дип ассызыклый Рәдиф абый. - Юкә чәчкә атканчы кортлар нинди үлән-чәчкә бар, шулардан бал җыя. Мондый бал май балы булып исәпләнә. Шуңа юкә балы да кушылгач, искиткеч хуш исле сыйфатлы бал килеп чыга. Бал бервакытта да бертөрле генә булмый - безнеке дә чәчкә-юкә балы дип исәпләнә.
    Һәрбер эшнең үзенең авырлыгы, мәшәкатьле ягы булучан. "Ә сезнең эштә иң кыены нәрсә?" дип сорагач, алар беравыздан: "Балны сату", - дип җавапладылар.
    -Иң кыены сату дисәк тә, безнең, Аллага шөкер, үзебезнең даими сатып алучыларыбыз бар. Шалтыратып, кайчан килүебез белән кызыксынып кына торалар, - диләр алар.
    Вәсимә ханым Рәдиф әфәнденең уң кулы - сөекле хатыны гына түгел, ышанычлы ярдәмчесе дә, ныклы таяныч та. Вәсимә ханым ире турында: "Тырыш, җаваплы һәм бик кешелекле кеше. Аның белән теләсә кайсы темага сөйләшеп була. Балаларыбыз гына түгел, оныклар да умартачылык эшендә ярдәм итәләр, рамнар ясашалар. Үзебез белгәнне аларга да өйрәтәбез", - ди.
    - Иремә мине бал кортлары илен яратырга өйрәткәне өчен нык рәхмәтлемен! - ди Вәсимә апа.- Умарталыкка килгәч, күпме көч, энергия, дәрт алам! Урманга, агачларга, чәчәкләргә сокланып карыйм да, кечкенә бөҗәккә басарга да куркып торам. Тере җан иясе бит ул, аның да бөтен органнары бар! Агачтан өзелеп төшкән яфракны күрәм дә, "бигрәк гомеркәең кыска шул синең!" дип уйлыйм. Менә шуннан соң үз гомереңнең кадерен ныграк аңлый, күп нәрсәләргә икенче күзлектән карый, уйлана башлыйсың. Үз-үзеңә, башкаларга мөнәсәбәт үзгәрә. Бал кортлары дөньясы - гаҗәеп кызыклы, мавыктыргыч дөнья. Алар күңеле саф, тәне чиста кешеләрне яраталар. Бер ят ис тә килергә тиеш түгел. Усал, мәкерле кешене ерактан сизеп, "ялт" уратып алырга да күп сорамыйлар.
    Яраткан шөгыльләре, урманнар, сулыклар турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер кунакчыл гаиләдән без яхшы кәеф, дәрт-дәрман, күңел күтәренкелеге белән кайтып киттек. Алла боерса, бал ярминкәләре башлангач тагын бер очрашырбыз әле дип сүз куештык. Иминлек, бәракәтле көннәр насыйп булсын аларга!
    Фото сайттан алынды: trud.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: