Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Базар мөнәсәбәтләренә яраклашырга кирәк

Район фермерлары узган елга йомгак ясау һәм алда торган чәчү кампаниясен тикшерү өчен аграр колледжга җыелдылар. Форумның төп темасы гадәти булмаган икътисадый шартларда фермер хуҗалыкларының нәтиҗәлелеген күтәрү булды.

Фермерлар эшкәртә торган сөрү җирләренең гомуми мәйданы 13 мең гектар яки барлык эшкәртелә торган җирләрнең 10 % ын тәшкил итә. Бу хакта үзенең докладында җыелучыларга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин хәбәр итте. Моннан тыш, ул былтыр фермер авыл хуҗалыгы берләшмәләренең 88 миллион сум керем алулары, моның районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре алган акчаның 5 процентын тәшкил итүе турында сөйләде.

Җитештерүдән файда алуны арттыру өчен Газинур Кирам улы залда утыручыларга үз производстволарының профилен үзгәртергә һәм базарга яраклашырга киңәш бирде. Мисалга ул безнең полоса өчен ят булган брокколи яки чәчәк кәбестә кебек яшелчә үстерүче һәм менә ничә ел инде үз продукциясен Казандагы кафе һәм рестораннарга сатучы фермер Илдар Гомәровны китерде.

Идарә начальнигы артыннан сүз алган фермер Илшат Гомәров хезмәттәшләре белән авыл хуҗалыгындагы төп проблемаларны уртаклашты. Илшат Нургали улы төп проблема итеп ашламаларга бәяләрнең артуын күрә.

- Ашламасыз гына уңыш алып булмый. Ашламаларга бәяләрне "туңдыру" ысулларының берсе - минераль ашлама җитештерүче предприятиеләр өчен экспорт пошлиналарын күтәрү. Татарстан аграрийлары шушы тәкъдим белән Мәскәүгә, Россия фермерларының ел саен үткәрелә торган җыелышына барачаклар. Безне шулай ук продукциябезгә бәяләр элеккегечә калса да, чыгымнарның барлык юнәлешләр буенча артуы да борчый.

Фермер эше пионеры шулай ук "озын кредит"ларны алып булмавына да зарланып алды, алар хуҗалыкларга ныгып канат җәярга булышырлар иде.

Конференциядә фермерлар алдында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре чыгыш ясады. Инженер Юрий Михайлов 2015 елда крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренең 14 трактор алуларын хәбәр итте, шулай ук авыл хуҗалыгы машиналары паркын яңарту буенча дәүләт ярдәме төрләре турында сөйләде. Агроном Алексей Козин быелгы чәчү кампаниясен фаразлап, көзен һәм кышын басуларга җитәрлек кадәр дым ятты һәм ул әйбәт уңыш алу өчен җитәрлек булырга тиеш, дип билгеләп үтте. Агротехник Алия Сигбатуллина, узып киткән елда 10 мең гектар җир тикшерелде, шуның аркасында хуҗалык җитәкчеләре һәм агрономнары туфракның химик составы турында белүләрен, моның үз чиратында аннан рациональ файдаланырга мөмкинлек бирүен хәбәр итте.

Фермер Александр Калинин үз эше турында сөйләде. Аның хуҗалыгында төп басым бөртекле культураларга ясала.

Конференциядә эре фермер Чуашстанда, Мари Илендә берничә хуҗалыгы булган Равил Лотфуллин катнашты. Ул безнең районда кош-корт үрчетү белән шөгыльләнә. Равил Зиннур улы, бистә кырыенда ике ферма бинасы төзеп бетереләчәге турында сөйләде, аларда бройлер үрдәкләр, күркәләр, шулай ук Франциядән сатып алынган Мулард токымлы казлар үрчетеләчәк, диде. Аның планына шулай ук 1000 тонна кош-корт сую линиясе һәм 5 мең тонналык зур суыту җайланмалары кую да керә. Фермер Алексеевскидагы хезмәттәшләренә җитештерүне киңәйтергә һәм хуҗалыкларда үстерелгән ашлыкны иткә әйләндерергә киңәш итте, чөнки бу икътисадый нәтиҗәне күтәрәчәк һәм табышны арттырачак.

Район башлыгы Владимир Козонков та үзенең чыгышында шул ук хакта сөйләде. Ул залда утыручыларга хуҗалыкны гадәти алып бару ысулыннан баш тартып, бөртекле ашлыктан башка югары керемле майлы культуралар үстерергә һәм терлекчелек белән шөгыльләнергә тәкъдим итте:

- Сөрү җиренең һәр гектарыннан алынган керем "Родина" колхозында (чагыштыру өчен) - 33 мең сум, ә фермер хуҗалыкларында уртача 3,5 мең сум, үзкыйммәт исә, исәпләүләр буенча, һәр гектардан 5 мең сум тәшкил итте. Бу сез 200-300 гектар сөрү җирен нәтиҗәсез файдаланасыз, дигән сүз. Мәсәлән, "Элита"да дуңгыз ите җитештерелү исәбенә барлыгы кергән акча һәр гектардан 10 мең сум тәшкил итә. Безнең җир белән шөгыльләнүче күпләребез җәй буена үстергәннне сатып бетерә һәм кыш көне акча эшләми булып чыга. Терлекчеләргә хәзер ашлык бәясенең бик үк югары булмавын исәпкә алып шөгыльләнергә кирәк. Бәлки ул күпмедер санда кош-корттыр, чөнки җәйге кыска чорда ашлык та бар, үлән дә.

Югары керемле майлы культураларга килгәндә, аларның бәясе бөртек үстерергә киткән чыгымнар кебек үк югары. Һәм һәр хуҗалык үз җиренең күпмедер өлешендә генә булса да кукуруз, көнбагыш яки рапс үстерә ала. Шул рәвешчә, хезмәттәшләрем, 12 % сөрү җирләре була торып, фермерлар районның барлык авыл хуҗалыгы секторыннан 5 процент кына табыш алалар. Мин сезнең җирнең файда бирүчәнлеген ничек күтәрергә кирәклеге турында уйлануыгызны һәм нәтиҗәлерәк эшли башлавыгызны телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев