Заря
  • Рус Тат
  • Бәрәңгегез яхшы үсәме?

    Бәрәңге - халыкның төп ризыкларыннан берсе. Татар халкының күп кенә милли ризыгы бәрәңгедән пешерелә. Бәлеш, өчпочмакларны кайсы милләт халкы гына яратмый икән?! Әмма элеккеге кебек бәрәңгедән ансат кына уңыш алып булмый хәзер. Бәрәңгедән яхшы уңыш алу өчен зур хезмәт куярга кирәк. Участокны вакытында чүптән арындырып, төпләрен йомшартып, өеп кую белән...

    Вазыйх абый Зарипов:

    - Бәрәңге булса, яшәп була ул. Табындагы «икенче икмәк» - уртача климатны үз иткән, йомшак туфрак, яктылык һәм су яратучы үсемлек, чөнки үзе дә ул 75 процент судан тора. Ләкин бәрәңге уңышы һава торышыннан тыш, җиргә утырткан орлыкның сыйфатына да нык бәйле. Без быел бәрәңгенең тәҗрибә өчен 6 рәтен генә "Престиж" белән агулап утырттык. Ә калганын агуламадык. Коңгызлар башта күренмәгән иде, ә июнь ахырларында күбәя башладылар. Быел кыш җылы булганга алар тирән китә алмаганнар. Бер мәртәбә "Корадо" белән эшкәрттек. Көннәр кызу тору сәбәпле, кайбер бәрәңгенең сабаклары корый башлаган. Безнең бакчабыз алты сутый ярым. Шул бакчадан 2 тоннага якын бәрәңге җыеп алабыз. Ел да яңа төрле орлык чәчәргә тырышабыз. Быел 5 төрле сортны рәтләп утырттык. Ә чүпне утап торабыз. Беркөнне бер төпне казып караган идек, тавык йомыркасыннан кечкенә дүрт бәрәңге чыкты, яралгылары болай бар.

    Земфира апа Нәбиуллина:

    - Без зур булмаган бакчабызда һәр елны бәрәңгедән мул уңыш алабыз. Бәрәңгене беркайчан да агулап утыртканыбыз юк - аның зыяны күп, диләр. Әрчи башлагач, каралган урыннары була, менә шул агуның тәэсире бит инде. Күбесенчә кортларны җыеп барабыз, ә инде җыйганнан соң да күп калган урыннарны сайлап алып сиптерәбез. Агуны ел саен алмаштырып торабыз. Бер елны - "Киллер", икенче елны "Актара" белән агулыйбыз. Агу бит ул йомыркаларны түгел, личинкаларны гына бетерә. Шуңа күрә чыккан бер личинканы җыеп барабыз. Быел, Аллага шөкер, алар никтер аз. Былтыр август аенда җыеп калдырган идек, әллә шуның нәтиҗәсе булдымы икән? Әллә инде тирә-күршеләр бәрәңгеләрен агулап чәчеп, алардан безгә очып килмиләрме? - һич тә әйтә алмыйм. Бәрәңгеләр эссе көннәрдә бик боегып, күңелсезләнеп калган иделәр. Аларга карап, йөрәгем әрни иде. Менә бераз суытып җибәргәч, яңгырлар да явып узгач, алар көч алдылар, матураеп, куакланып киттеләр, яңадан чәчәккә бөреләнделәр. Сортларны да алмаштырып торабыз. Иртә өлгерә торган сортыбыз бар, ул инде беркайчан да бәрәңгесез калдырмый. Аны үзебезнең коедан насос белән суыртып, су сибеп үстерәбез. Шуңа күрә, Алла бирсә, быел да бәрәңгесез калмабыз, дип өметләнәбез. Алай бакчага минераль ашлама да, органик ашлама да кертмибез. Үзебез бакчабызда ясаган компостны гына кулланабыз. Шулай ук утырткан вакытта һәр төпкә берәр уч көл салып калдырабыз.

    Илгиз Галимов, Коры Көрнәле:

    - Үзе бик тәмле булса да, мәшәкате, ай-һай, күп бәрәңгенең. Утыртабыз, утыйбыз, кортын җыябыз... Кортлардан котылам дип, бәрәңге орлыгын агулап булмый инде. Өстән сипкәндә сабаклары гына агуланадыр. Колорадо коңгызларын башта җыйдык, аннан соң, күбәйгәч, "Актара" белән эшкәрттек. Һәр елны сортларны алыштырырга тырышабыз. Инештән су сиптерәбез. Былтыр бәрәңгебез начар булган иде, быел ничек булыр. Чүп үләннәр дә үсә инде. Бәрәңге участогыбыз кечкенә булмаса да, төпләрен кул көче белән өеп чыктык. Бүген инде бу яшелчә яратып ашаган ризыкларыбызның берсе. Аннан нәрсәләр генә әзерләмибез бит. Бәрәңге - икенче икмәк ул!

    Фәргать Фәйзуллин:

    - Бәрәңгене май башында ук чәчтек. Без, гадәттә, Питраудан соң яңа бәрәңге ашый башлыйбыз. Бүген дә бәрәңгебез чәчәктә утыра, чүптән арындырдык, өйдек. Ә коңгызларга килгәндә, орлыкны "Престиж" белән эшкәртеп чәчсәк тә, кортлар бар, шуңа күрә сабакларга да агу сиптек. Җәй буе бакчада корт чүпләп, агулап ятасыгыз килмәсә, иң яхшысы - аны утырткан вакытта ук корткычларга каршы эшкәртү. Мондый кишәрлекләрдә колорадо коңгызы алай күп булмый.

    Фидаил Әхмәтҗанов:

    - Кытайлылар дөгесез тора алмаган кебек, безнең халык та бәрәңгесез яши алмый. Бәрәңгең булса, ач калмассың, ди бит өлкәннәр дә. Шулай да бәрәңге уңышы мул булсын өчен шактый тырышырга туры килә. Бәрәңгене утыртканда ук көз көне алачак уңышың турында уйланасың бит. Үзебез бәрәңгене трактор табып сукалатып, 6 сутыйга кул белән утыртабыз. Быел бәрәңгене майның сигезендә утырттык. Бәрәңге утыртканда колорадо коңгызыннан препарат белән эшкәртергә дип ел саен сөйләнәбез дә, аннан кире булабыз. Халык алай итеп агулагач, бәрәңгенең эче каралганын сөйли башлады. Без кортлар күренә башлау белән баштан җыеп йөрибез, аннары гына агу сибәбез. Агуның көчлерәген алырга тырышабыз инде, төрле кибеттә төрле бәядән сатыла бит хәзер. Тишелеп чыккач, кул тырмасы белән ике-өч тапкыр тырмалыйбыз. Баш калкытуга гел өзеп торгач, эт эчәгесе дә юкка чыга икән. Ике кат китмәнләп (матиклап), ике кат кул белән өйдек, күптән түгел бер кат тимер белән дә тарттылар. Быел яңгырлар тирә-якта гел булып торды. Ә бездә ул 40 көн яумады. Чәчәк аткан вакытында яуса да бик шәп булачак дигәннәр иде. Яуды алланың рәхмәте! Кайбер кешеләр, бәрәңгеләре эрерәк булып үссен дип, аның чәчәкләрен өзә. Безнең алай эшләгән юк. Шаулап чәчәк тә атып утырмагач, бакча булмый бит инде ул. Бәрәңгесеннән бигрәк чәчәге матур бит әле аның. Төрле төсләрдә чәчәк атканын күргәч, күңелгә шатлык иңә.

    "Сыйлы көнең - бәрәңге", дигәннәр бит борынгылар. Кемдер салам белән дә, кайберәүләр алдан "Престиж" белән дә агулап утырта инде. Төрле кеше төрлечә кыландыра. 2-3 капчык бәрәңге җитә, нигә азапланасың? дип тә әйткәннәре бар. Үзең үстергән, сыйфатлы, зарарсыз бәрәңге ашауга ни җитә?! Узган ел бер дә бәрәңге сатып алмадык, базда әйбәт сакланган иде. Туганнарга да шактый өлеш чыгардык, шулай алдагы елларда да бирергә язсын. Барыбызны да мул уңыш белән сыйласын Аллаһы Тәгалә.

    Лилия ханым:

    - "Бәрәңге - икенче икмәк", - дип әйтәләр. Чыннан да, ул икмәк шикелле туклыклы һәм тәмле азык. Аны карап үстерү, уңышын җыеп алу да җиңелләрдән түгел: җәй буе чүбен утарга, корткычлардан сакларга кирәк. Без быел бәрәңгенең орлыгын алмаштырган идек, әллә шуңа, быел коңгызлар азрак. Өлешләп кенә, былтырдан калган "Актара", "Командор" препаратлары сиптердек. Сортны 3 елга бер тапкыр алыштырабыз. Бакчаны язын-көзен сукалатабыз. Шулай эшләгәч, бәрәңге яхшы үсә. Бәрәңгенең урынын чиратлап алыштырсаң, җир яхшы ял итә, чистара, көче арта. Бакчаны инде өч тапкыр чүптән арындырдык, йомшарттык, кул сукасы белән тартып, бәрәңгенең төбен өйдек. Айдан артык яңгырлар булмаса да, соңарып кына бераз яңгыр явып үтте, Аллага шөкер. Яхшы уңышка өметләнәбез. Бәрәңгесез яшәп булмый бит.

    Фәния Гатауллина:

    - Бәрәңгебез быел тигез чыкмады. Озак көтелгән яңгырлардан соң бәрәңге үсеп китте, баш төртә алмаганнары да чыкты. Хәзер матур гына үсеп утыралар. Бәрәңгене 2 тапкыр матикладык, 1 тапкыр өйдек. Хәзер тагын бакчада чүп күренә башлады. Тагын нишләргә дип баш ватып торабыз. Безнең бакчабыз 25 сутый. Шуның 10-15 сутые - бәрәңге, ә калганында яшелчә, терлекләр өчен чөгендер үстерәбез, аны үстерү, эшкәртү җиңелрәк. Бәрәңге орлыгын ел саен яңартып тору - мул уңышка ирешүнең бер юлы. Орлыкны мөмкин булганда алыштырабыз. Бәрәңгене агулап чәчмәдек, былтыр агулаган идек, нәтиҗәсе әллә ни булмады. Ә колорадо коңгызларыннан котылу өчен "Корадо" сиптек. Тик көннәрнең эссе торуы, озак вакыт дәвамында тем­ператураның 30 градустан артып китүе аркасында бәрәң­генең уңышы кимергә дә мөмкин. "Икенче икмәк" эссе көннәрне яратмый. Мондый вакытта аның үсеше тоткарлана. Күп итеп су сипкән очракта да уңышны мул итеп үстереп булмаска мөмкин. Әмма сугармыйча да ярамый, югыйсә бөтенләй уңышсыз калу куркынычы бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: