Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

«Быел икмәк уңды!»

Татарстанда бөртекле культуралар уңышын җыю тәмамлануга бара. Әлки районы хезмәтчәннәре, республикада беренчеләрдән булып, урып-җыю кампаниясен төгәлләделәр. Шушы көннәрдә генә биредә РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең Беренче урынбасары Айрат Хәйруллин булып китте.

- Бәхеткә, урып-җыю эшләре тәмамланды, - дип, зур канәгатьлек белән сүзен башлады Арат Нәҗипович. - Быел Әлки районы республикада җыеп алынган азык-төлек бодаеның якынча 12-13%ын әзерләр, дип уйлыйм. Һәм бу әле Татарстандагы 43 районның берсе генә. Тирә-юньдәге районнар - Спас, Алексеевск, Нурлат - шулай ук тырышып эшлиләр, һәм уҗым бодаен игү технологияләре анда да яхшы саклана. Шулай да бөртеклеләр буенча Әлки районы республикада - беренче.

Әлки районы басуларында үскән бодай азык-төлеклек статусына ия. Уртача уңыш - гектарыннан 38 центнер, аерым участокларда 50гә дә җитә. Ә кырларда калган саламны махсус урып-җыю машиналары, берүк вакытта түкләр ясап, җыя бара һәм райондагы терлекчелек комплексларына һәм фермаларга озата.

- Быелгы ел бик уңышлы килде, - дип, басым ясый Айрат Хәйруллин. - Уҗым бодае, кукуруз, көнбагыш игү белән шөгыльләнүче бөтен хуҗалыклар өчен дә ел бик табышлы булырга охшаган. Барлык технологияләрне саклап, үсемлекләр үстерүнең тиешле чараларын үз вакытында башкарган аграрийлар өчен бигрәк тә. Биредә, Әлки районында, үсемлекләргә биш мәртәбә тукландыру кертелде. Беренчесе - авыл хуҗалыгы авиациясе ярдәмендә - кар эреп бетүгә үк, икенче тапкыр - кырларга керү мөмкин булуга - җир өсте тараткычлары ярдәмендә, һәм өч мәртәбә тамырдан тыш тукландыру үткәрелде. Шактый җитди корткычлар дулкыны күзәтелде, ләкин аларны ярала башлауга ук юкка чыгаруга ирештек.

Кама аръягы Татарстанның икмәккә бай төбәге санала. Биредә ел саен республикада үстерелгән барлык азык-төлек бодаеның 40-45%ы игелә.

- Безнең ашлык сыйфаты буенча Казахстанныкына туры килә, - дип саный Айрат Хәйруллин. - Гәрчә кайберәүләр, Татарстанда бары тик фуражлык орлык кына җитештерелә, дисәләр дә, бу бөтенләй дөрес түгел! Бары тик технологияләрне сакларга гына кирәк, һәм яхшы уңыш үстерергә була. Быел мул уңыш җыеп алу нәтиҗәсендә барлык шәһәрлеләрне дә сыйфатлы икмәк белән тәэмин итә алырбыз, дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев