Заря
  • Рус Тат
  • Чәчәкләр – тормыш бизәге

    Июнь - җәй ае. Бөтен җиһан ямьгә төренә. Матур итеп кошлар сайрый. Чишмәләр челтерәп ага. Көннәр озая, төннәр кыскара. Күктә кояш балкый. Шулай ук июнь - чәчәкләр ае да. Шушы айда болын-кырлар гына түгел, юкәләр дә чәчәккә күмелә.

    Бу айда бал кортлары армый-талмый эшлиләр, бал җыеп калырга тырышалар. Бөтен җирдә хуш ис, чәчәкләр исе, бал исе. Матурлык. Бер ел фасылы белән дә тиңләштереп булмый торган матурлык. Җир - гаҗәеп матур келәм. Аның бизәкләре - чәчәкләр. Ниндиләре генә юк аларның. Июньдә кешеләр дару үләннәре җыялар. Чөнки күп кенә дарулар чәчәкләрдән ясала. Без барыбыз да чәчәкләр яратабыз. Бакчаларыбызда нинди генә чәчәкләр үсми. Анда җәй буе, тирә-юньгә ямь биреп, розалар, кашкарыйлар, ап-ак ромашкалар, аллы-гөлле лаләләр, төрле төстәге лилияләр шаулап утыралар. Без аларга көн дә су сибәбез, чүп үләннәрдән арындырабыз, алар белән сөйләшеп йөрибез, чөнки чәчәкләр җанга тынычлык бирәләр, кәефебезне күтәрәләр. Чәчәкләр, тирә-якка ямь биреп, тормышыбызны бизәп торалар. Алар урамнарны, паркларны бизи, шәһәр-авылларны матурлый, бәйрәм төсе бирә, кешеләрне шатландыра. Табигать чәчәкләрне җирне матурлау өчен үстерә. Кешеләр табигать матурлыгын бозмаска, сакларга тиешләр. Урман-кыр чәчәкләре дә саклауга мохтаҗ.


    Чәчәкләр өй яннарында, бакчада, болыннарда, урманнарда, су буйларында үсәләр. Мәсәлән, болында һәм урманнарда үскән ромашкаларны гына алыйк. Урманныкы эре, таҗ яфраклары киң, ә болында үскәне - вак, таҗлары да тар була. Ни өчен алай дисезме? Чөнки болында дым аз, ә урманда күп. Урманда чәчәкләр ышыкта, җил-яңгырдан сакланып торалар, ләкин аларга кояш яктысы, кояш җылысы җитеп бетми.


    Иң гүзәл чәчәкләрнең берсе - роза чәчәге. Ул - төрле авыруларга дәва. Согын төрле мазьларга кушалар. Порошогын бал белән кушып, авыз эче бозылганда файдаланалар. Чәчәген уып, баллы су белән эчеп тән температурасын төшерәләр. Аңардан төрле майлар ясыйлар. Роза чәчәге беренче булып Вавилонда үстерелә, 19нчы гасырда аның турында беренче китап языла, ә Мичурин розаның яңа сортларын чыгара. Татарстан җирендә розаның 15 төре үстерелә.


    Матурлыгы, тыйнаклыгы белән күңелләрне җылыткан башка чәчәкләребез дә бихисап. Мәсәлән, Миләүшә яки фиалка чәчәге әнә шундыйлардан. Фәндә аны фиалка дип, ә безнең телдә миләүшә дип, русларда Иван да "Марья", "Девичьи глаза", "Анютины глазки" дип йөртәләр. Ул халыкның яраткан чәчәге, яз килүен, табигать уянуын хәбәр итә.


    Бик күп әкиятләр, риваятьләр тууга сәбәпче булган тагын бер хуш исле, гүзәл чәчәк - энҗе чәчәк - ул ландыш. Ул бик кыйммәтле үсемлек, табигать баласы, илһам чыганагы. Дәвалау өлкәсендә дә борын-борыннан аны беләләр. Ландыш чәчәкле кешеләргә шайтан таягы кебек ышанычлы кеше кирәк, чөнки ул артык киң күңелле, ышанучан.


    Тагын бер чәчәк - кәнәфер чәчәге. Кәнәфер чәчәге - мәхәббәт билгесе, ирек өчен көрәш символы ул. Кәнәфернең дәвалау үзенчәлекләре бар. Ул йөрәкне, башны, ашказанын дәвалый. Ашкайнату эшчәнлегенә, күзләрнең яхшы күрүенә булыша. Кәнәфердән алынган хуш исле май парфюмериядә кулланыла.


    Димәк, чәчәкләр шатлык һәм матурлык чыганагы. Алар безнең тормышыбызны бизи, рухыбызны күтәрә, кешеләр арасында эчкерсез дуслык билгесе булып та хезмәт итә.


    Альбина ВӘЛИЕВА әзерләде

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: