Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

фермалар саны ишәйде

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан район башлыгы Владимир Козонков "Родина" колхозы терлекчелек комплексы базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә үткәрде, анда елга йомгак ясалды. Ә шуның алдыннан гына ул Кр.Баранда Александровларның гаилә товарлык сөт фермасын ачуда катнашты.

Бу гаилә үзенең эшен, шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә кредит алып, 2007 елда башлаган иде. Шушы вакыт эчендә хуҗалык ныгыды һәм хәзер алар 117 мөгезле эре терлек асрыйлар, шуларның 47се - савым сыер. Аларның үз техникалары: бөртекле ашлык урып-җыю һәм терлек азыгы чабып җыю комбайннары, 5 тракторлары бар. Ә 50 терлеккә исәпләнгән өр-яңа заманча комплекс Александровлар гаиләсенең эшен җиңеләйткән:

- 2012 елда "Яшь фермер" программасы буенча без грант откан идек һәм шуның аркасында бу ферманы төзи алдык, - ди хуҗабикә Наталья Александрова. - Хәзер кул белән саумыйбыз, безнең автоматлаштырылган заманча системабыз бар. Электр утын экономиялибез: түбәдә карбонаттан яктылык фонаре, яктылык диоды лампалары тора. Бина үзе профнастилдан ясалган, өч кат җылыткыч белән әйләндереп алынган. Җылы һәм якты - эшләве рәхәт. Безгә балаларыбыз булыша - 15 яшьлек Никита әтисе белән терлек азыгы әзерли, ә кызыбыз Ксюша фермада әйбәт ярдәмче. Биш яшьлек Митя да үсеп килә. Иремнең әти-әнисе Никита Николаевич белән Альбина Александровнаның ярдәменнән башка бик авыр булыр иде. Бездә Түбән Камадан кайткан өч эшче дә эшли. Хәзер бераз арырак сенаж һәм терлек азыгы базасы, шундый ук заманча бозау абзары төзергә ниятлибез.

Ферманы ачуда катнашкан район башлыгы фермерларны "өй туйлары" белән котлады, киләчәктә дә уңышлар теләде һәм ферма ачылу хөрмәтенә һәм Яңа ел уңаеннан истәлекле бү-ләкләр тапшырды.

Шул ук көнне "Родина" колхозында елга йомгак ясалды. Район башлыгы хуҗалык җитәкчеләре алдында чыгыш ясап, төп игътибарны хезмәтчәннәрнең, бигрәк тә терлекчелектә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыруга юнәлдерде, чөнки сөтнең сатып алу бәяләре күтәрелде. Нәтиҗәле эш турында сөйләп Владимир Константинович һәр литр сөттән 10 сум табыш алучы "Родина" колхозын мисал итеп китерде һәм тәҗрибә алырга ерак барырга кирәкми, ә өйрәнергә әлеге хуҗалык белгечләре янына килергә тәкъдим итте. Ул шулай ук, район көн саен 83 тонна сөт бирә, дип билгеләп үтте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин быел нәтиҗәле эшләгән хуҗалыкларны аерып күрсәтте. Болар - "Алга", "Родина", "Элита", "Ясная поляна", "КШ-Агро" хуҗалыклары. Авыл хуҗалыгында эшләр торышын характерлаучы күп кенә саннар да яңгырады. Мәсәлән, мөгезле эре терлекләр саны 24 меңнән артык берәмлек тәшкил иткән. Узган ел 32 мең тоннага якын сөт җитештерелгән. Районга дәүләт ярдәме итеп бирелгән 350 млн. сум үзләштерелгән. Югары нәтиҗәләргә ирешкән белгечләр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан субсидияләр, ә 11 кеше 100 мең сум күләмендә грантлар алган. Киләсе елда көтүне яңарту һәм тулыландыру технологлары рейтингын кертү планлаштырыла.

- Район һәм республика хуҗалыклары өле-шенә төшкән барлык кыенлыкларны исәпкә алып, тулаем алганда ел уңай тәмамланды, дип тасвирларга мөмкин, - дип сүзен йомгаклады башлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев