Заря
  • Рус Тат
  • Колхозларда – хисап җыелышлары

    Буразналар, буразналар - йөгерек дулкыннар, Буразнамда игенкәйләр күкрәп уңсыннар...

    - Авылдан чыгып юл буйлап һәркөн 25 чакрымдагы Урта Тигәнәлегә эшкә йөрибез, юл буйлап озатып баручы иген кырларын күзлибез, - дип башлап җибәрә үзенең мәкаләсен Коры Көрнәле авылында яшәп, Урта Тигәнәле урта мәктәбенә ире Марс Касыйм улы белән бергә йөреп эшләүче рус теле һәм әдәбияты укытучысы Резидә Фатыйхова. - Менә авыл башыннан ук "Ясная поляна" хуҗалыгы башлана. Бусы - кукуруз кыры, монысы бодайдыр инде, яшеллек арасыннан сары төстәге бөртекле культура да күренеп китә... Кыркүл тавыннан күтәрелгәч, күзгә ташланып торучы аерымлыкка тап булабыз. Юлның сул ягында "Ясная поляна" кыры, моның саламы терлекләргә бик шәп булыр: яшеллеге мулдан. "Кышкыга печән җитмәстәй булса, менә шушы кырның саламын алып кайтырга кирәк", - дим иптәшемә. "Тапкансың шатланыр нәрсә, аның төп продукциясе булган ашлыгы бик чүпле дә, фәкыйрь дә була бит", - ди ул. Әйе, соңгы елларда безгә чыннан да җир паена дип тавык та сайланып кына чүпли торган арпа яки арыш бирәләр. Инвестор ашлыкның эшкә яраклырагын туры кырдан ук алып китә аның.

    - Юлның уң ягында сап-сары күкрәп уңган иген кыры, монда бер чүп үләне дә күрмәссең, - дип сүзен дәвам иттерә Резидә ханым. - Бу - "Алга" колхозы басуы. Игенче бу җирне "үзебезнеке" дип эшкәрткән, хуҗалык җитәкчелеге "Бу ел булса, аннан күз күрер", дип түгел, "булсын" дип кайгырткан. Икенче көн иртән карасак, сары "Алга" басуында комбайннар гөрли, КамАЗлар ашлык ташый, күп тә үтми, шушы кырны кап-кара итеп сукалап та куялар. "Туфрагын хет ипигә ягып аша", - ди халык. Әйе, җырдагыча җиргә әнә шундый кайгыртучан караш булганда гына "игенкәйләр күкрәп уңа" шул.

    Шулай йөри торгач, карлары-бураннары белән кыш та килеп җитә. Ай, азап инде ул буранлы көннәр... Авылдан чыга алмыйча, машина этеп тә, кар көрәп никадәр кадерле вакыт әрәмгә үтә. Ярый ла әле чыга алсаң. Юлга бәреп чыккач, җиңел сулап куябыз: "Болай булгач булды!" 25 чакрымны үтеп, Урта Тигәнәлегә барып җитәбез. Менә ичмасам рәхәт яшиләр болар: урамнар киң итеп кардан чистартылган, мәктәп ишек төбенә кадәр җилдереп кенә килеп җитәбез. Рәхмәт сезгә, уртатигәнәлелеләр! Өченче ел шулай рәхәт кенә эшебезгә килергә мөмкинлек тудырган өчен. Ялт итеп торган юл буйлап ялт иткән йортлар тезелеп киткән: яшим дип яши халык биредә. Минем күңелем тын гына сыкранып бара, "Эх, безнең Көрнәледә дә шундый тәртип булсын иде!",- дим.

    Әле күптән түгел, 30 гыйнвар - шимбә көнне колхоз җыелышы буласы билгеле булды. Бөтен коллективыбыз белән клубка юнәлдек. Кар явып тора, юллар тагын бетәр, дип борчылсак та, җыелышка соңга калуыбызга бер дә үкенмәдек. Мин үзем күңелем белән моннан 35-40 еллар электәге, әле "Левашево" совхозы белән Гарипов Сөләйман Гарип улы җитәкчелек иткән чорда үткән балачагыма кайттым. Мондый эшлекле җыелышның әнә шул еллардан бирле булганы юк бездә, дисәм, һич ялгыш булмас. Юл йөргәндә туган "ник "Алга"ның саламнары сары, ник кырлары кара карга каурые сымак чем кара, нигә Урта Тигәнәленең юллары болай чиста?" - кебек сорауларга җавап та таптык.

    Җыелышны ипләп кенә хуҗалыкның аксакалы Наил абый Кәлимуллин алып барды. Беренче көн тәртибе буенча 2015 елдагы эшләргә хисап белән колхоз рәисе Хамматов Тәлгат сүз алды. Колхоз ике тармак буенча махсуслашкан: игенчелек һәм терлекчелек. Хуҗалыкта 140 колхозчы хезмәт куя икән: 90 нан артыгы терлекчелек тармагында булса, 40 тан артыгы игенчелектә. Рәис колхоз казнасына кергән керемнәрне дә, чыгымнарны да, ул чыгымнарның ни күләмдә, нинди максатта тотылуына сорау тумаслык итеп хисап тотты (соңыннан ревизия комиссиясе җитәкчесе Буранова Фалия бу хисапны тулысы белән раслады). Җитәкче хуҗалык тармакларындагы уңышларны, кимчелекләрне атады һәм безне сокландырганы: ул кимчелекләрне атап кына калмый, аларга төпле, фәнни анализ ясый, аларны бетерү юлларын күрсәтә. Җитәкчелек һәр ике тармакта да уңышны арттыру өчен шартларны тудырырга тырыша, шулай да әле бер үк шартларда эшләүче кешеләрнең нәтиҗәләре төрлечә. Һәрбер кешенең үз эшенә җаваплы каравы, күңел биреп эшләве нәтиҗәсендә генә уңышка ирешеп була - Тәлгат Рәфәгат улының фикере шундый. Ул һәр колхозчының үз эшенә ничек каравы турында хәбәрдар гына түгел, эш урыннарында булып, һәр эшченең ничек эшләвен үзе күзәткәннәргә таянып нәтиҗәләр ясый. Чын җитәкче, хуҗа әнә шундый булырга тиеш тә.

    Рус әдәбияты дәресләрендә Н.В.Гогольның "Үле җаннар" поэмасын өйрәнгәндә укучылар белән буш хыяллар корудан уза алмаган, үзенең бер авылдан торган хуҗалыгында ничә баш кешесе булганын, ничәсе үлгәнен дә белмәгән Манилов, артык саранлыгы нәтиҗәсендә үзе дә кешелеген югалткан, беркетелгән крестьяннарының авыр тормыштан күпләп үлүенә сәбәпче булган Плюшкин, бар белгәне кәеф-сафа корудан, азартлы уеннар уйнаудан уза алмаган Ноздрев ише алпавытларның Россиядә чын хуҗа була алмаулары турында сөйләшәбез. Андый хуҗалар илне алга алып бара, илнең көчен, байлыгын арттыра алмыйлар. Плюшкинның кемлеге киеменнән күренә. Әгәр бүгенге хуҗалык җитәкчесе мөһим чарага яки эшлекле очрашуга туктаса кузгатып булмый торган машина белән барып туктый икән, бу инде хуҗалыкның дәрәҗәсен, икътисадый мөмкинлекләрен күрсәтә. Җитәкче - хуҗалыкның йөзе. Бездә бүгенге көннең хуҗасы менә шундый белемле, талантлы, халкы өчен тырышучы Тәлгат Рәфәгат улы төсле булырга тиеш тә, дигән фикер туды. Җыелышта күңелгә ятышлы мизгелләрнең берсе - бүләкләү дә үзенчәлекле булды. Озак еллар хезмәт иткән колхозчыларны истәлекле бүләкләр, җылы мактау сүзләре белән лаеклы ялга озату, тырышып хезмәт итүче, нәтиҗәле эшләүчеләрне акчалата премияләр белән бүләкләү инвестор кул астында эшләүчеләргә инде күптән эләкми. Бүләкләүләр тәмам да кебек, әмма колхоз рәисе кулында шактый исемсез конверт торып калды. Хәйләкәр җитәкче колхозчыларның үзләренә премияне билгеләргә мөмкинлек бирде. Колхозчылар үзләре үрнәк, тырыш дип тапкан кешеләрне атадылар, ә рәис бүләкләрне тапшырды. Демократия принцибы үтәлде.

    Әле яңа гына 10 нчы сыйныфлар белән Н. А. Некрасовның "Русьта кем рәхәт яши" поэмасын укыдык. Әсәрдә крепостное право реформасыннан соңгы тормыш сурәтләнә. Урта хәлле крестьян Ермил Гирин тегермәнне халык файдасына алпавытлар кулыннан тартып алмакчы була. Көлә-көлә бәя куялар: мужикка каян килсен акча, янәсе. Тапкыр мужик халыкка таяна: ярминкәгә килеп хәлне аңлата. Шунда крестьяннар күп уйлап тормыйча, айлап-еллап җыйган, хуҗалыгына кирәкле әйбер алырмын дип алып килгән соңгы тиеннәрен уртак эшкә салалар. Ермил җыелган акчаны илтеп бирә, тегермәнне алып кала. Уңган-булган тегермәнче озак көттерми, халыктан җыйган акчаны җыя һәм ярминкәгә барып акчаны халык алдына сала. Мужиклар берәм-берәм килеп, үзе биргән кадәр акчаны ала. Әле савыттагы бер тәңкәгә хуҗа табылмый кала. Берәү дә кеше өлешенә тими. "Алтын, алтын халыкның йөрәге!"- ди Некрасов. Биредә дә бүләкләргә лаеклыларны атаганда халык үзенең чыннан да алтын йөрәген күрсәтте кебек, берәү дә үзенә өлеш сорамады.

    Авыл җирлеге башлыгы Зәйнуллин Әлхат улы да җыелышта узган 2015 елына хисап тотты. Социаль мәсьәләләр һәрвакыт сораулар тудыручан була. Халык тормыш-көнкүреш мәсьәләләренә битараф түгел - шунысы әһәмиятле. Агымдагы елдагы эшләп өлгермәгән эшләр (халыктан референдум карары белән җыелган суммада юлларны төзекләндерү эшләре) язга чыгуга җанландырылачак, дип сүз бирде җирле үзидарә башлыгы. Бу эштә Түбән Тигәнәле халкы аеруча аңлап эш иткән. Төзекләндерүгә планлаштырылган юл участогы чыннан да әһәмиятле: елга аша мәчет янындагы күпер чыннан да бер дә уңайлы түгел. Бу эш эшләнсә, халык бик рәхмәтле булыр иде.

    Авыл халкының авырткан урыны булган сөт мәсьәләсе ачык калды. Сер түгел, соңгы чорда күп кенә гаиләләр сөт тапшырган акчага яшәп ята. Райондагы күп кенә авыллардан сөт җыючы эшмәкәр, депутатыбыз Илнар Сөниев улының халык белән очрашуларга килмәвенең сәбәпләре билгесез калды. Ә бит аңа сораулар бар иде.

    Хуҗалык белгечләре дә һәрберсе үз юнәлешендә кыскача гына үткән елдагы эшләргә нәтиҗә ясады.

    Участок тәртип саклаучысы үзенең чыгышында, бераз аудиториянең үзенчәлеген исәпкә алмыйчарак, соңгы вакытларда дөньяда террорчылыкның көч алуын ассызыклады, "Ислам тарафдарлары" куркыныч тудыра дип атады һәм һәрдаим уяу булырга чакырды. "Радикаль ислам" дип конкретлаштырса, дөресрәк булыр иде.

    Инде берничә ел элек, Урта Тигәнәлегә эшкә килгәнче үк, "Уртавыл мулласы" дип мактап сөйләгәннәрен ишеткәнебез бар иде. Ниһаять, Рәмис хәзрәтнең вәгазьләрен үзебез ишетеп, бу яшь кенә егетнең никадәр зыялы, киң эрудицияле, ихлас хәзрәт икәнен аңладык. Аның вәгазьләре Белем бәйрәмендә булсынмы, Соңгы кыңгырау бәйрәмендәме - күңелләргә үтеп керерлек, һәрьяклап үлчәнгән, урынлы сүз булыр. Әлеге җыелышта да Рәмис хәзрәтнең чыгышы сокландырды. Ул халыкның рухи сәламәтлеге өчен кайгыртып, һәрдаим мәчет эшчәнлеген матди яктан тәэмин иткәне өчен хуҗалык җитәкчесе Тәлгат Рәфәгат улына мәхәллә исеменнән рәхмәт әйтте, һәр кеше үзенең вазыйфасын аңлап, тиешле тырышлык куеп эшләсә генә уңышка ирешәчәгенә басым ясады. Ә аның соңгы вакытларда телевидениедән, радио тапшыруларыннан ишетелгәнчә дөньядагы террорчылыкны "ислам" төшенчәсе белән тәңгәл китерергә маташулары саф, чын ислам тәгълиматына туры килмәве, "җиһад" төшенчәсенең "сугыш, бигрәк тә инде "террор" төшенчәсе белән якын да тормавы турындагы сүзләре тәртип саклаучының "ислам тарафдарлары" дигән сүзенә җавап кына түгел, хакыйкатьне халыкка җиткерергә тырышу, халкыбызның рухи байлыгы булган динебезне дөрес булмаган фикердән яклау иде.

    Соңгы сүзне Алексеевск муниципаль районы хакимияте башлыгы Владимир Козонков алды. Ул былтыр районда башкарылган эшләргә күзәтү ясады. Бөтен районда ике генә колхозның сакланып кала алуы колхозчылар өчен зур бәхет тә һәм шул ук вакытта аларның тырышлыгы нәтиҗәсе дә икәнен әйтте. Моның белән килешми мөмкин түгел.

    Авыл үзешчәннәренең чыгышлары (авылда талантлар бихисап) белән башланып киткән колхоз җыелышы әнә шулай эшлекле, нәтиҗәле төгәлләнде. Игенчеләребез, терлекчеләребезгә исәнлек-саулык, хезмәтләрендә уңышлар, гаиләләрендә бәхет, мул тормыш телисе килә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: