Заря
  • Рус Тат
  • Район басуларында хәл мөшкел

    "Сөт иле" филиалының "Ясная поляна" (Кыркүл) басуларында булган агрономнар киңәшмәсенең төп темасы корылык нәтиҗәләренә каршы көрәш алымнары булды.

    Яңгырлар яумау һәм эсселек республикада игълан ителгән авыл хуҗалыгындагы гадәттән тыш хәлнең раслануына китерде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре белән очрашу барышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Алексей Козин йомгак ясап әйткәнчә, районыбызда авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләре белән катлаулы, әйтергә кирәк, бик авыр хәл килеп туды. Бөртекле сабан культураларының (бодай, арпа) ян тармаклары һәлак була башлады. Әгәр якын көннәрдә озак көтелгән явым-төшемнәр булмаса, бу киләсе уңышның шактый югалуына китерәчәк. Бәхеткә, районның чәчү мәйданнары һәм чәчү әйләнеше структурасын планлаштыруга тиешенчә караган кайбер хуҗалыклары корылык нәтиҗәләрен бераз киметә алдылар. Өмет, атап әйткәндә, көзге культураларга баглана: бу ел шартларын исәпкә алсаң, алар продуктлырак булачак, чөнки май аенда яуган яңгырларны файдаланырга өлгерделәр. Уңайлы иртә срокларда чәчелгән басулар да корылыктан азрак зыян күрде. Әле тагын вакытында тамырдан тыш өстәмә тукландыру, чәчүлекләрне азотлы ашламалар, микроашламалар һәм стресска каршы препаратлар белән тукландыру да кайбер хуҗалыкларга авыл хуҗалыгы культураларының уңайсыз һава шартларына каршы торучанлыгын арттырырга булышты.

    Дөрес, булачак уңыш язмышына начар йогынты ясарга мөмкин тагын бер тискәре фактор бар: озакка сузылган югары температура зарарлы бөҗәкләрнең (трипслар, ипи коңгызы) котырып артуына булыша. Шуңа күрә бүгенге көндә район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең агрономик хезмәтенә авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен контрольдә тотарга һәм барлык үзгәрешләргә вакытында илтифат итәргә кушылды. Кирәк булса, патоген корткычларга каршы көрәшү өчен химик препаратлар файдаланырга, алардан файдалануны стресска каршы чаралар һәм микроашламалар (гуматлар, азотлы һәм фосфорлы) белән бер вакытта алып барырга мөмкин. Шулай ук чәчүлекләргә ревизия ясау да мөһим. Түбән уңыш көтелгән басуларны терлек азыгы итеп файдаланырга тәкъдим ителде, корылык терлек азыгы культураларының уңышлылыгына да тискәре йогынты ясады бит.

    Моннан тыш, киңәшмәдә ындыр табагы хуҗалыкларын быелгы уңышны кабул итүгә һәм эшкәртүгә әзерләүгә зур игътибар бирелде. Сүз, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы басым ясап әйткәнчә, складларны косметик ремонтлауны төгәлләү турында гына бармый. Әле тагын орлык һәм фураж складларын зарарлы авыл хуҗалыгы бөҗәкләреннән да эшкәртәсе, ындыр табакларындагы һәм алар янындагы территорияләрдә үсеп утыручы үләннәрне юк итәсе дә бар. Бу яктан "Хәмитов Р.М." һәм "Гомәров И.Н." крестьян-фермер хуҗалыкларында җитештерүчәнлекләре сәгатенә 25 һәм 8 тонна булган ашлык киптергечләрнең монтажлануы да сөенечле хәл. Уңышны үстерү һәм җыеп алу гына түгел, аны югалтуларсыз саклау да мөһим бит.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: