Заря
  • Рус Тат
  • Районда терлек азыгы әзерләү тулы куәтенә бара

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе инженеры Юрий Михайлов белән "Родина" колхозына барып, хуҗалыкта мал азыгы әзерләү барышы белән таныштык. Печән чабу урып-җыю циклында беренче пункт булып тора.

    Бутлеровка авылыннан ерак түгел 300 гектарлы мәйданда ике чапкыч люцерна чаба. Бу эштә механизаторлар Андрей Сәләхов белән Сергей Трусов эшли. Хәзерге заман "Макдон"нары күпьеллык үләнне шактый нәтиҗәле чаба: агрегатның киңлеге печәнне киң итеп, колачлап алырга һәм пөхтә теземнәргә салырга мөмкинлек бирә.

    Механизаторлар бу басуны чабып җыюга керешкәннәр генә әле, ә моңа кадәр алар халыкта "шайтан борылышы" дип аталучы борылыш белән янәшәдә яшел азык чапканнар. Анда чабылган үлән өлгергән, һәм аны Михаил Захаров белән Владислав Наместников җыя.

    Аларның комбайннары басуда бер үлән бөртеге дә калдырмый. Ул югалтуларсыз КамАЗ машиналарына һәм тракторларга төялә. Аларның берсендә бишенче ел инде Фәргат Садыйков сенаж ташый. Транспорт юлы колхоз фермаларына алып килә, анда силос чокырлары урнашкан. Биредә бушатылган сенажны авыр К-700 һәм ДТ-75 тракторларын йөртүче Илгиз Булатов белән Фәрит Гатин таптап тыгызлап, кышлыкка әзерли.

    Безгә "Родина" колхозы рәисе Ильяс Әхмәтов сөйләгәнчә, хуҗалыкта терлек азыгы әзерләү хуҗалык өчен гадәти булмаган темпта бара. Ләкин һава көйсезлекләренә дә карамастан, фаразлар буенча колхоз үзен терлек азыгы белән тәэмин итә алачак.

    -Әгәр үткән еллар белән чагыштырсаң, бу вакытка инде без печәнне беренче тапкыр чабып алып, аны әзерләүне төгәлләгән була идек. Ә хәзер чабасың гына, яңгырлар аркасында кырга атналап кереп булмый. Хәзер инде печән турында сүз дә бармый.

    2000 тонна сенажыбыз бар, әлегә бар байлыгыбыз менә шул. Үләннең өлгерүе күренә, хәзер чәчәккә бөреләнә башлады. Кулга алсаң, массаны тоясың, ул чокырга салырга әзер. Һава торышы бирсә, шунда ук эшкә керешәчәкбез.

    Терлек азыгы булачак, Алла кушса, 300 гектарны җыеп алып, малларны ярты кышка җитәрлек сенаж белән тәэмин итәчәкбез. Безнең кукуруз, судан үләне, көнбагыш кебек резервларыбыз да бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: