Заря
  • Рус Тат
  • Республиканың иң яхшы айболиты

    Чәршәмбе көнне Казанда "АПКның иң яхшы белгече" исемле III республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Тантанада безнең районнан "КВ-Агро - Левашево" терлекчелек комплексының ветеринария табибы Игорь Попов һәм "Родина" колхозының баш инженеры Илнур Вәлиуллин катнашты.

    Бүген без ветеринар Игорь Попов турында сөйләрбез. Чәршәмбе көнне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов Игорь Александровичка "Иң яхшы ветеринария табибы" номинациясендә җиңүче буларак грант тапшырган иде, ә икенче көнне иртән иртүк ул яңадан эш урынында иде инде. Без аны шунда туры китердек.

    Комплекста биш меңнән артык мөгезле эре терлек асрала, аларның сәламәтлеген Игорь Попов күзәтеп тора. Ветеринар үзе әйткәнчә, ялгызың гына берни эшли алмыйсың - управляющий Ренас Насыйбуллин, филиалның баш табибы Фәргат Беляев, ветеринарлар Владимир Уманский, Алексей Шеин, Елена Москвичева, Валерий Якимов, кече ветеринарлар Евгений һәм Денис Сосиннан башлап, гади терлек караучылар һәм сыер савучыларга кадәр бергәләп эшләгәндә генә әйбәт нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Алар барысы да уртак эшкә үз өлешләрен кертәләр. Команда әйбәт, инде берничә ел бергә эшлиләр.

    Игорь Александровичның югары белеме булмауга да карамастан, ул унҗиде елдан бирле ветеринариядә уңышлы эшләп килә һәм үзенең эшләргә, укырга теләге булу, еллар буе җыелган тәҗрибәсе аркасында республиканың иң яхшы ветеринарларының берсенә әйләнде. 1997 елда үзебезнең аграр колледжыбызны (ул вакытта башкача атала иде) тәмамлап, "Войкино" совхозына ветеринар булып урнаша. Армиядә ике ел хезмәт итеп кайтканнан соң хуҗалыкта эшләвен дәвам иттерә.

    2007 елда комплексны файдалануга тапшыргач, эшкә бирегә күчә. "Баштагы мәлләрдә, - ди ветеринар, - малларны башка фермалардан күчергәндә, эш бик күп иде. Бер көндә 50 шәр сыер бозаулады. Хәзер ветеринарларның төп эше маститны дәвалаудан гыйбарәт. Сөт сыйфатына таләпләр катыланганлыктан, әлеге авыруны дәвалау мөһим һәм актуаль бурыч булып тора. Шулай ук комплекс ветеринарларының вазыйфасына сыерларның бозаулаганнан соңгы авырулары, бозауларның авыруы, аларны карау, авыруларны булдырмау да керә. Терлекләр санын саклап калу да мөһим бурыч. Хуҗалыкта үзебезнең токымлы сыерларыбыздан кала чит илдән алып кайтылган мул сөтлеләре дә бар. Игорь Александрович безгә аларның аерым игътибар таләп итүләрен әйтте.

    - Хәтта кеше дә башка климатлы бүтән илгә килсә, ул әлеге илгә ияләшкәндә авырлыклар кичерә. Терлекләр белән дә шулай ук: алар яңа урында инфекция эләктерергә мөмкиннәр, ә үзебезнең сыерларны ул инфекция алмый. Шуңа күрә аларга караш та башка. Ләкин җитди проблемалар юк, чөнки хәзер матди яктан барысы да 90 нчы еллардагыга караганда шактый яхшырак: төрле дарулар күп, җиһазлар бар, сыерларны һәм бозауларны асрау шартлары торган саен яхшыра бара. Эш җиңеләйсә дә, ул азаймый - терлекчелектә ел буена да эш бетми.

    - Бүләкләнү өчен сәхнәгә чыккач, авыл хуҗалыгында эшләүче кешеләрнең кадерләрен белүләреннән, аларга ярдәм итүләреннән дулкынлану һәм шатлык хисләре кичердем. Бик рәхәт булды. Безне, ветеринарларны да онытмаулары сөендерде. Кешеләрне дәвалау җиңелрәк, чөнки сыер синең яныңа килеп, кайсы җире авыртканын әйтә алмый бит, - диде елмаеп әңгәмәбез азагында Игорь Попов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: