Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

«Родина» өйрәтә

Узган җомгада "Родина" колхозы территориясендә семинар-уку булып узды. Анда районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм зооветбелгечләре катнашты. Укуны үткәрү өчен территория, әйтергә кирәк, юктан гына сайлап алынмаган. Көрнәлелеләр теләсә кайсы эштә дә сынатмый, аларның барысы да әйбәт килеп чыга, алар бернәрсәдә дә диярлек проблема кичермиләр. Ә ни өченме? Шуның өчендер,...

Узган җомгада "Родина" колхозы территориясендә семинар-уку булып узды. Анда районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм зооветбелгечләре катнашты.

Укуны үткәрү өчен территория, әйтергә кирәк, юктан гына сайлап алынмаган. Көрнәлелеләр теләсә кайсы эштә дә сынатмый, аларның барысы да әйбәт килеп чыга, алар бернәрсәдә дә диярлек проблема кичермиләр. Ә ни өченме? Шуның өчендер, мөгаен, биредә бары тик эшли беләләр. Өстәвенә җитәкчедән алып, эшчегә кадәр.
Теләсә кемгә, хәтта авыл хуҗалыгыннан ерак торган кешегә дә коллективның үз хезмәтенә ничек каравы, бөтен эшләрне бергәләп башкаруы яхшы күренә. Моны ук семинарда катнашкан республика ветеринария лабораториясе директоры Финсур Әхмәтов та билгеләп үтте. "Әгәр яхшы эшләсәң, бернинди корылык та комачаулык итмәячәк",-диде ул.
Семинар шактый күп теманы үз эченә алган иде. Терлекләрне ашату рационы һәм туклыклы матдәләр буенча азыкның балансланганлыгы турында фикер алышынды. Сөткә лабораториядә анализ ясау һәм аны ясау приборлары турында күп сөйләнде. Сыерлар авырулары, аларга диагноз кую һәм дәвалау, шулай ук күп кенә мәсьәләләр каралды. Докладларны алдарак әйтеп кителгән Финсур Әхмәтов һәм Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең ветеринария хирургиясе кафедрасы мөдире (244 фәнни эш, 25 авторлык таныклыгы һәм патенты авторы) Фарук Сөнәгатуллин ясады.
Семинарда күп әйтелде, күп күрсәтелде. Мәсәлән, районда бердәнбер (!) "могҗизаи мичләр" белән җылытыла торган җылы техника кую урыннары, сирәк лаборатория җиһазлары, дару препаратларының күплеге. Мондый казанышларны күрсәтү-зур эш. "Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак",-ди халык мәкале. Моннан үзеннән-үзе шундый нәтиҗә килеп чыга: "Родиналылар" хәтта үзләренең үрнәкләре белән, акыллы лекцияләр тыңламыйча да хезмәттәшләренә уңай йогынты ясый алалар. Сата торган сөтенең югары сыйфатлы булуы өчен генә дә колхозның шактый күп өстәмә акча алуы бөтенләй дә җитәкчеләрдә сәламәт энтузиазм тудырырга тиеш. Акыллы төстә тиешле эзгә юнәлдерелгән энтузиазм, әлбәттә. "Сыйфатлы сөт,-диде семинарда катнашкан Владимир Козонков,-бу район бюджетын тулыландыру да бит әле".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X