Заря
  • Рус Тат
  • Сандугачлар сайраудан туктамасын!

    Безнең кайсыбызның гына табигать кочагында буласы килми икән? Җәйләрен агачлар талгын җилдә акрын гына шаулашып утырган урманга баруны, гөмбәсен, җиләген җыюны хуп күрсәк, эссе көннәрдә елга-күлләрдә су керергә яратабыз, яшел, хәтфә тугайларда үлән-чәчәкләр җыеп йөрсәк, челтерәп аккан чишмәләрнең салкын суын эчеп рәхәтлек кичерәбез, юл буйларында, урман аланнарында үсеп утырган бихисап...

    Мондый хозурлык, әлбәттә, галиҗәнап табигатькә, Җир-Анага ихтирам һәм хөрмәт белән генә караганда гына бездән соң киләчәк буыннарга да җитәчәк, алар өчен дә яшәү чыганагына һәм ихтыяҗына әйләнәчәк. Ләкин, ни кызганыч, соңгы елларда фәнни- техник прогрессның тиз үсеше һәм табигать ресурсларыннан туктаусыз файдалану нәтиҗәсендә аларның кимүе һәм әйләнә-тирә мохитнең пычрану дәрәҗәсе арта, ә бу исә үз чиратында кешенең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Мисал өчен бу форсаттан кайбер статистик мәгълүматларны китерү урынлы булыр, дип саныйм. Ел саен җир куеныннан 100 млрд. тонна руда, ягулык, төзү материаллары, шул исәптән 4 млрд. тонна нефть һәм табигый газ, 2 млрд. тонна ташкүмер чыгарыла. Басуларга 2 млрд. тоннага якын агулы химикатлар чәчелә. Шуның белән бергә атмосферага 200 млн. тоннадан артыграк углерод, күкерт, азот оксидлары, тузан бүленеп чыга. Дөнья океанына ел саен 10 млн. тоннага кадәр нефть килеп эләгә.
    Замана кешесенә җир йөзендә үзен илаһи зат һәм барлык тереклек дөньясының патшасы итеп тоеп яшәү хас. Бу шулай булырга тиеш тә кебек. Тик, ни кызганыч, кеше үзен барысыннан да өстен куеп, табигать кануннарына каршы гамәлләр кыла, үзе яшәгән мохитне, табигатьне яшәү өчен яраксызга әйләндереп бара, җир-суны, һаваны пычрата, калын-калын урманнарны юкка чыгара, җир маен-"кара алтын"ны бертуктаусыз суыртып, җир кабыгына зур зыян китерә. Ләкин кеше үзенең табигатьне җиңүе белән әллә ни мактана алмый. Һәр шундый җиңү, "батырлыклар" өчен табигать үзе кешеләрдән үч ала кебек. Чөнки җир катып калган бер обьект түгел, ул тере организм кебек сулый, хәрәкәтләнә һәм кешенең шушы гамәлләренә җавап кайтара. Җир йөзендә соңгы вакытларда ешаеп киткән төрле табигать бәла-казалары һәм һәлакәтләр шундый эшчәнлек нәтиҗәсе түгелме? Җир тетрәү һәм убылу очраклары шул хакта сөйләмиме? Югыйсә, галимнәр бу хакта күптән чаң суга бит. Кеше үз эшчәнлегенең чамадан тыш активлыгы белән үзенә үк куркыныч тудыра түгелме?
    Республиканың су ресурслары авыл хуҗалыгы, промышленность һәм көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндерү вазыйфасын үти. Ләкин яшәеш чыганагыбыз булган су объектларына ел саен 700 млн. куб.м агынты сулар үтеп керә, шулар белән бергә пычратучы матдәләр күпләп эләгә.
    Соңгы елларда безнең Алексеевск, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Лаеш, Түбән Кама, Чистай районнарында эчә торган суның сыйфаты начарайган. Белгечләр фикеренчә, суның санитар-химик һәм мик-робиологик параметрларының канәгатьләнерлек булмавына чистарту корылмаларының куәте җитәрлек булмау һәм аларның нәтиҗәсез эшләүләре сәбәпче. Күп урыннарда терлекчелек комплекслары һәм фермаларның үз чистарту корылмалары юк, минераль ашламалар, агулы химикатлар дөрес сакланмый, шулай ук нефтьне күпләп табу һәм эшкәртү пычрануга китерә. Казанда,мәсәлән, елга -күлләргә агып төшкән промышленность предприятиеләре калдыклары су торышына тискәре йогынты ясый.
    Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасы нефть белән күбрәк пычранган төбәкләрнең берсенә керә. Бу нефтьүткәргеч торбаларның тишелүенә бәйле икән. Билгеле ки, авыл хуҗалыгы җирләренең нефть белән пычранган кишәрлекләрендә уңыш бик түбән яисә алар кара көйгән, бөтенләй дә иген үсми. Моңа бәйле рәвештә шуны хәтерлим: үзем кечкенә чакта, 70нче еллар җәе булгандыр, мөгаен, безнең авылга да нефть эзләүчеләр килеп урнашты, басу уртасында вышкалар куеп, янәшәдә генә булган каен посадкасын "эштән чыгарганнары" күз алдымда калган. Нефть тапканнардырмы-юкмы, анысын хәтерләмим, әмма алардан соң күпләп сындырылган, кара көйгән агачлар гына торып калды.
    Әйе, табигатьне һәркайсыбыз ярата, аның мул нигъмәтләреннән бик теләп файдалана. Ләкин аның кочагында рәхәтләнеп ял иткәннән соң ваемсыз рәвештә үзебездән соң сүндерелмәгән учак, өем-өем чүп калдырып китәбез, я булмаса, үсеп утырган куак-агачларны һич кенә дә кызганмыйча, шартлатып сындырабыз яисә нәфесебезне тыя алмый бер гөнаһсыз киек кошларга мылтык төзибез икән, бу гамәлләребез бер генә дә яратуны, хөрмәтне чагылдырмый, минемчә. Киресенчә, каты бәгырьле, битараф шундый бәндәләр тирә-юньдәгеләрдә нәфрәт кузгата, ризасызлык тудыра. Сандугачлар сайраудан туктамасын, җәнлекләр һәм кошлар оясын ташламасын, гомумән, сакчыл караш барлыкка килсен өчен баланы кечкенәдән тәрбияләргә кирәк, дип уйлыйм. Еш кына урамнан барганда яшь-җилкенчәкнең тартып барган тәмәкесен теләсә кая ыргытуына юлыкканым бар, я булмаса, сыра шешәсе, тәмәке кабы, теләсә кайсы ялтыравыклы кәгазьләрне чүплек савытларына салмыйча, кая эләкте, шунда ташлаучылар адым саен. Билгеле ки, вак-төяк кенә булып тоелган мондый нәрсәләр кәефне кыра, тәрбиясезлек һәм башкаларны санга сукмауны дәлилли. Ләкин шунысы куанычлы, мәнле, намуслы кешеләр барыбер күбрәк бездә. Минем уйлавымча, табигатькә мөнәсәбәт, чисталык һәм пөхтәлек, бер-береңә хөрмәт ул үз йортыңнан башлана. Тирә-як кардан ачылуга кешеләр ел саен үз каралты-куралары, йорт тирәләрен җыештырырга керешәләр. Быел да шулай булды. Уңган хуҗалар, күбесе моны үзләре, чисталык айлыкларын, өмәләрне дә көтеп тормыйча, бик теләп башкардылар. Санаулы көннәр, сәгатьләр эчендә урамнар матураеп, ямьләнеп калды. Бу нисбәттән бистәнең үзебез яшәгән Максим Горький урамын телгә алмый кала алмыйм. Каршы яктагы күршеләр дә, шунда яшәүче күпчелек алдан сөйләшеп тә тормыйча, берьюлы бергә җыелышып, урамны ялт иттереп куйдык. Шифалы яңгырлар яуса, иншалла, озакламый яшел үләннәр кабарып, тирә-якны тагын да ямьгә күмәр, дип уйлыйм. Ләкин, инде әйткәнемчә, һаман да шул кеше капка төбеме яисә ураммы, уйлап та тормыйча, чүп ыргытучыларның булуы гына күңелне борчый. Ләкин шулай да, язмамны күтәренке рухта төгәлләп, әле җыештырырга өлгермәгән яисә вакыт-җайлары булмаганнарга да мөрәҗәгать итеп, уртак бистәбездә чисталык булдыруда үз өлешләрен кертергә чакырам.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: