Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Өстәлдә икмәк булса, күңелдә тынычлык булыр

Бүген Алексеевск районы делегациясе Казанга китә, анда Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен тантаналы төстә кабул итүне оештыра. Безнең делегация арасында - иң яхшы комбайнчылар, механизаторлар, машина йөртүчеләр.

11 октябрьдә үткәреләчәк Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне игенчеләр һәм терлекчеләр хезмәтенә йомгак ясау өчен әйбәт сәбәп. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе биргән мәгълүматлар буенча фикер йөртсәң, безнең тармак предприятиеләре өчен бу ел уңай килде, дип атарга мөмкин.


Ел йомгаклары буенча беренче октябрьгә терлекчелектә барлык зур күрсәткечләр буенча күпмедер үсеш билгеләп үтелде. Мисалга, мөгезле эре терлекләр саны бер меңгә якын артты һәм 24 меңгә якын тәшкил итә. Дуңгызлар да шуның кадәр үк артты. Әгәр былтыр алар 1410 булса, быел 2270 баш булды. Сөт тә 400 тоннага күбрәк савылды. Әлеге продуктның гомуми күләме 26267 тонна тәшкил итә. Бер сыерга 3580 кг сөт туры килә. Әгәр хуҗалыклар күзлегеннән чыгып карасаң, бер сыердан савып алынган сөт буенча "Родина" (рәисе Ильяс Әхмәтов) һәм "Алга" ( Тәлгат Хамматов) колхозлары алда баралар. Әлеге хуҗалыкларда сөт савып алу шул рәвешчә 6266 һәм 5141 килограмм тәшкил итә. Ит җитештерү элеккеге дәрәҗәдә (2164 тонна) калды.


Кырчылык тармагына күчеп, кыр хезмәтчәннәре быелгы авыл хуҗалыгы сезонында 90 мең тоннадан артык ашлык суктырды, ә уртача уңышлылык һәр гектардан 20,5 центнер тәшкил итте, дип билгеләп үтәбез.


85340 тонна сенаж, 15 мең тоннага якын печән,75 мең тоннадан артык силос әзерләнде. Силоска кукуруз урып-җыю дәвам итә. Район хуҗалыклары бөртеккә кукуруз урып-җыюга да керештеләр, ул мең тоннага якын суктырылган инде.


"Родина" колхозында уңышлылык һәр гектардан 32 центнер тәшкил итте, бу - районда иң яхшы нәтиҗә. Уңышлылык буенча шулай ук "Алга" колхозы, "Элита" (җитәкчесе Юрий Белов), "Р.М. Хәмитов" крестьян-фермер хуҗалыгы (җитәкчесе Олег Гайнуллин), Илдар Хамматвәлиев һәм Илшат Гомәровның крестьян-фермер хуҗалыклары алда баралар. Соңгысының хуҗалыгында, бөртекле культуралардан тыш, бәрәңге һәм яшелчәдән дә мул уңыш үстерелде.


Туфракны туңга сөрү төгәлләнеп килә. "Алга","Родина" һәм "Элита" хуҗалыклары бу эшне төгәлләделәр инде.


Быелгы урып-җыю чорында Ирек Вәлиуллин ("Алга" колхозы), Петр Прокопьев ("Родина" колхозы), Валерий Левин ("ВЗП Северное Алексеевское"), Евгений Капитонов ("ВЗП Билярск"), Олег Рогожкин (Элита), Тәбрис Хисмәтов ("Сөт иле" - Ясная поляна) иң яхшы комбайнчылар булдылар.


Иң яхшы машина йөртүчеләр - Фердинанд Вәлиев ("Алга" колхозы) һәм Михаил Яшин ("Сөт иле" - Ясная поляна).


Кышлыкка терлек азыгы әзерләүдә лаеклы хезмәт куйган алдынгы механизаторлар турында да әйтеп китәсе килә. Болар - Рәмис Фарутдинов ("Алга" колхозы), Виталий Стрелков ("ВЗП Южное Алексеевское"), Юрий Байков ("ВЗП Северное Алексеевское"), Хәсән Минсафин ("ВЗП Билярск"), Сергей Федоров ("Сөт иле" - Ясная поляна).


Хәзер көнбагыш урып-җыю эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә ул 3000 тонна суктырылган. Комбайнчылар Илнур Имамиев белән Валерий Левин (без аларны суктырылган көнбагыш орлыгын бушатып торганда туры китердек), "ВЗП Северное Алексеевское" хуҗалыгында әлеге культураны 900гә якын гектарда урып-җыясы калды: 700 гектарны - Речное авылы янындагы һәм 200гә якын гектарны Сабакайка белән янәшәдәге басудан, диделәр. Әгәр көннәр мөмкинлек бирсә, октябрь азакларына кыр эшләре тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев