Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Темпларны киметмичә

Узган сишәмбедә предприятие һәм оешмаларның бу елның узган ике ае эш йомгаклары буенча район башлыгы катнашында киңәйтелгән утырышы булды. Киңәшмә барышында Владимир Козонков кайбер актуаль мәсьәләләрне, шул исәптән авыл хуҗалыгында эшләр торышы һәм алда торган чәчүгә әзерләнү (ә ул быел авыр булырга охшаган) турындагы мәсьәләләргә кагылып үтте. Шулай ук тулаем...

Узган сишәмбедә предприятие һәм оешмаларның бу елның узган ике ае эш йомгаклары буенча район башлыгы катнашында киңәйтелгән утырышы булды.

Киңәшмә барышында Владимир Козонков кайбер актуаль мәсьәләләрне, шул исәптән авыл хуҗалыгында эшләр торышы һәм алда торган чәчүгә әзерләнү (ә ул быел авыр булырга охшаган) турындагы мәсьәләләргә кагылып үтте. Шулай ук тулаем район буенча күрсәткечләр ярыйсы гына, ләкин производство үсешен саклап калырга гына түгел, ә бәлки аны арттыру һәм эшчәнлекнең барлык өлкәләрен үстерү өчен байтак тырышырга кирәк әле, дип тә билгеләп үтте.
Предприятиеләрнең һәм оешмаларның эш йомгаклары турында икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева сөйләде. Атап әйткәндә, ул, эшчәнлекнең барлык төрләре әйләнеше хәзерге вакытта 582 млн. сум яки узган елгы дәрәҗәгә карата 199 % тәшкил итте, дип хәбәр итте. "Алексеевскдорстрой" ААҖ, "РАФ" ЧҖҖ, "Инженерлык челтәрләре" ЧҖҖ, "Эдем" ЧҖҖ, "Алексеевск керамикасы" ААҖ һәм район элемтә үзәге элеккегечә алда бара. "Вамин Татарстан" ААҖның Алексеевск сөт-консерв комбинаты филиалы (92%) һәм "Алексеевскводоканал" ААҖның (93%) күләмнәре узган елгы дәрәҗәдән түбәнрәк.
Төзелеш өлкәсендә эшләр түбәндәгечә: Кыр Шунталысы урта мәктәбе капиталь ремонтлана, үзәк район хастаханәсе һәм Александровка фельдшер-акушерлык пунктын капиталь ремонтлау төгәлләнде, якын киләчәктә тагын 6 ФАПны ремонтлыйсы һәм Зирекле фельдшер-акушерлык пунктын төзисе бар. Просторная урамында ике өй (9 һәм 27 фатирлы) төзү дәвам итә, Биләр археологик музей-тыюлыгы территориясендәге күл чистартылды. 2013 елда район үзәгендә 6 өйне капиталь ремонтлау каралган.
Беренче ике ай йомгаклары буенча төзү предприятиеләре 29 млн. сумлык эш башкарды, бу - узган елның шул чорындагыдан 7 процентка күбрәк.
План нигезендә предприятиеләрдән Дәүләт торак фондына планлаштырылган сумманың 29 проценты (534 мең сум) килде, ел дәвамында аларга барлыгы 1 млн. 870 мең сум кертәсе бар.
Ваклап сатуда да, җәмәгать туклануында да әйләнешнең 2 процентка артуы күзәтелә.
Бүгенге көндә төп бурычлар элеккечә үк эш урыннарын саклап калудан, хезмәт хакын вакытында түләүдән һәм бюджетка салымнарны күчерүдән гыйбарәт, дип ассызыклап әйтте икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Николаевна ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев