Заря
  • Рус Тат
  • Төп юнәлеш – шәхси ярдәмче хуҗалык

    Көрнәле авыл җирлеге территориясендә 350гә якын кеше, күбесенчә татарлар яши. Шул ук вакытта алар башка милләт вәкилләре-руслар, чувашлар һәм әрмәннәр белән бергә тыныч һәм дус-тату гомер кичерәләр. Коры Көрнәле халкының ничек яшәве турында җирлек башлыгы Хәмит МЕДВЕДЕВ сөйли. -Моннан ике ел элек депутатлар корпусы 70 процентка диярлек алмашынды. Авыл җирлеге...

    Көрнәле авыл җирлеге территориясендә 350гә якын кеше, күбесенчә татарлар яши. Шул ук вакытта алар башка милләт вәкилләре-руслар, чувашлар һәм әрмәннәр белән бергә тыныч һәм дус-тату гомер кичерәләр. Коры Көрнәле халкының ничек яшәве турында җирлек башлыгы Хәмит МЕДВЕДЕВ сөйли.

    -Моннан ике ел элек депутатлар корпусы 70 процентка диярлек алмашынды. Авыл җирлеге эше турындагы хисап җыелышында аның бу еллар дәвамындагы эшчәнлеге канәгать-ләнерлек дип табылды.
    Шәхси сөтне Илнар Сөниев җыя башлаганнан бирле (элек бу продуктны Алексеевск кешесе Владимир Дырыгин кабул итә иде) көндәшлек исәбенә аның бәясе уртача 12 сумга кадәр күтәрелде. Шуңа күрә халык сөт тапшыру белән күбрәк кызыксына башлады, шул уңайдан шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны сизелерлек артты. Мисалга, 2009 елда алар 49 гына иде, башланып киткән елда исә 90га җитте. Шуның өстенә узган җәйдә һәр шартлы терлеккә 2 төргәк печән бирелде. Бу авыл җирлегебез территориясендә печән чабу өчен кирәкле техника биргән И. Сөниевның ярдәме аркасында мөмкин булды.
    Ләкин ит сату элеккечә төп юнәлеш булып кала. Дөрес, аны безнең районнан да, аннан читтә яшәүче шәхси кешеләр дә сатып алалар. Көрнәлелеләрнең бу яктан ярыйсы гына элемтәләре җайга салынды, үзебезнең даими клиентларыбыз да бар. Шул ук вакытта җирлек территориясендә сарыклар санының артуы да шатландырмый кала алмый. Әгәр 2008 елга кадәр аларның саны кимесә, соңгы дүрт елда хәл яхшы якка үзгәрә. Бу эшкә былтырдан башлап 50 сарык асраучы Илдар Медведевның гаилә фермасы үз өлешен кертте. Быел тагын ике гаилә-Ленар Шиһабетдинов белән Мансур Гайнетдиновлар гаиләләре 20-25әр үгез симертү буенча ферма төзиләр. "Ит" юнәлешендә үсәргә теләүчеләр күп.
    Моннан тыш, авылда тузган һәм авария хәлен-дәге торакны бетерү Программасы кысаларында оештырыла торган эш алып барыла. Бүгенге көндә 15 өй сүтелде, тагын 9 корылманы сүтеп аласы бар. Бер үк вакытта варислар белән дә эшлибез: 17 кеше әлеге җир кишәрлекләрен рәсмиләштерде, ә дүртесе яңа корылмалар торгыза башлады.
    2006 елда Ильич лампочкаларын энергия саклаучы лампочкаларга алмаштыру аркасында урамнарны яктырту проблемасын хәл итә алабыз.
    Тагын бер шатлыклы яңалык: хәзер республика башкаласында яшәүче Коры Көрнәле авылы кешесе Наил Гатауллин балык хуҗалыгын оештыру максатында авыл буасын арендага алды. Былтыр ул сулыкка кечкенә карплар, тәңкәсез карплар һәм ак Амур балыкларын җибәрде. Аның карамагында 15 гектар булса да, буа территориясе чистарып китте. Мондый хезмәтнең дә уңай нәтиҗәләр бирәчәгенә ышанасы килә.
    Халык тарафыннан сайланган кешеләр эшчәнлегенә кире кайтып, шунысын билгеләп үтмичә ярамас: айның һәр сишәмбесендә депутатлар яки аларның ышанычлылары авыл кешеләрен кабул итәчәкләр. Бу очрашулар да гражданнарның теге яки бу проблемаларын хәл итәргә булышачаклар. Тагын бер нәрсә: безнең авыл җирлеге депутаты һәм район дәрәҗә-сендә депутат Илнар Сөниевның иганәче ярдәменнән башка бер генә зур бәйрәм дә үтми. Аның Яңа ел бүләкләрен-балаларыбыз, азык-төлек пакетларын ветераннарыбыз һәрвакыт шатланып кабул итәләр. Ул Сабан туен, башка истәлекле даталарны үткәрүдә дә финанс ярдәме күрсәтә.
    Форсаттан файдаланып, районның барлык хатын-кызларын Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм, нәфис затларга сәламәтлек, бәхет, уңышлар, иминлек һәм без, ир-атлар өчен, һәрчак матур һәм ягымлы булып калуларын телим.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: