Заря
  • Рус Тат
  • Вера Тюленеваның “кызлары”

    Бәйрәм алды көнендә без традиция буенча әлеге санның баш мәкаләсен хатын-кызларга багышларга булдык. Районыбыз авыл хуҗалыгы районы булганлыктан, мәкаләбез дә нәкъ менә шушы тармак вәкилләренең берсе - "Родина" колхозының алдынгы сыер савучысы Вера Тюленева турында.

    Вера фермага мәктәпне тәмамлауга ук килә, гәрчә авыр хезмәтне кечкенәдән үзе күреп үссә дә: кыз бала чагыннан ук әнисенә шәхси хуҗалыкта да, күмәк хуҗалыкта да сыерлар карарга булыша. Сигезенчене тәмамлаганнан соң укуын дәвам иттерергә гаиләнең финанс хәле мөмкинлек бирми: әтиләре дә бу дөньядан яшьли китеп бара, һәм әниләре Валентина Григорьевна ун баланы берүзе аякка бастыра. Кыз һөнәр сайлау турында озак уйлап тормый: әнисе һәм әбисе үрнәгендә сыер саварга карар итә.


    Вераның иртәсе, хезмәттәшләренеке кебек үк, таң атканчы, иртәнге өчтә башлана. Ә дүртенче яртыда инде хатын эшкә ашыга - фермага кадәр ара якын түгел, өйдән бер якка ике чакрымнар чамасы. Анда бару һәм кире кайту дүрт чакрымга җыела. Менә шулай ел әйләнәсе көнгә өч тапкыр. Фермада мәшәкатьләр дә җитәрлек: малкайларының астын җыештырырга, аларны аштырга, эчертергә һәм савып, утарларга чыгарып җибәрергә - ә алар Вера Николаевнаның группасында кырык баш. Сыер савучы аларның һәркайсын исемләп белә.


    - Алар арасында яраткан сөтбикәм - "Надежда" кушаматлы сыерым да бар, ул иң ягымлысы, шуңа күрә мин аны башкаларга караганда күбрәк яратам., - ди Вера. - Сөтбикәләрем дә мине беләләр һәм, әгәр чит кеше килсә, аны шунда ук танып алалар. Сыерлар да, кешеләр кебек, яратуга, иркәләүгә, кайгыртуга мохтаҗлар, үзләре белән ничек сөйләшкәнне аңлыйлар. Мин аларга кайчак җырлар җырлыйм. Ә менә аларга кычкырырга ярамый - куркалар.Алар бит барысын да аңлыйлар: берсен генә орышсаң, калганнары да нервлана, тынгысызлана башлый. Әгәр кайсының булса да берсенең үзен начар хис итүен яки аппетиты югалуын сизеп алсам, авыруны башлангыч стадиясендә тотып алу өчен ашыгыч төстә ветеринария табибын чакырам.


    Вера Николаевнага фермада 28 ел эшләве дәверендә төп эшеннән тыш күп тапкырлар сыерларны бозаулатырга да туры килә. Ул үзенекеләргә генә түгел, ә чит кеше бозауларына да дөньяга килергә булыша - һәр яшь сыер савучы да бозауны ана карыныннан тартып чыгарырга җөрьәт итми бит әле. Өстәвенә беренче тапкыр бозаулату, аның сүзләре буенча, һәрчак катлауланулар белән үтә. Ә яңа туган бозауларны карау да бер ай буена сыер савучылар өстенә төшә, аларны яшь баланы караган кебек карарга кирәк.


    Көне буе менә шулай - тәгәрмәчтәге тиен кебек бөтереләсең. Әле бит өйдә дә барысына да: тәртип урнаштырырга, кер юарга, йорттагы хайваннарны карарга, ашарга пешерергә өлгерергә кирәк. Өстәвенә Вера Николаевнаның гаиләсе дә зур: шулай ук озак еллар шушы "Родина" колхозында хезмәт куючы ире Александр - тракторчы, Елена һәм Ольга исемле кызлары да ирләре белән биредә яшиләр. Шуның өстенә Вера Николаевна әби булырга әзерләнә - төпчекләре Ольга бәби алып кайтырга җыена. Ә алда - яз, алты сутый бакчалары да күп көч һәм вакытны алачак. Шулай итеп, ял итеп ятарга вакыт юк.


    - Ярый әле хәзер сыерлар кулдан савылмый - совхоз җитәкчелеге моннан ун еллар чамасы элек "Дюлаваль" заманча системалы саву җайланмасы сатып алды, ул сыер савучыларыбызның хезмәтен шактый җиңеләйтте.


    Без ярты сәгать буена сыер савучыларның эшләвен күзәтеп тордык, хатын-кызларның шулкадәр сыер белән ничек оста эш итүләренә гаҗәпләнеп бетә алмадык. Ә бит аларның һәркайсының үз холкы, һәркайсына аерым якын килергә кирәк. Вера белән аралашкач, әле тагын күпме вакыт, хатын-кызның авырлыкларга да карамастан, язмыштан, авыр хезмәттән зарланмавына, хәтта ял көннәрсез эшләвенә тәэсирләнеп яшәдем.


    - Өстәвенә безне хезмәт хакы белән рәнҗетмиләр, - диде Вера, - "кызлар"ыма да минем белән күпкә тынычрак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: