Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Язгы чәчү алдыннан

Чәршәмбе көнне район башлыгы Владимир Козонков катнашында очрашу булды, анда күмәк фермер хуҗалыклары һәм гаилә фермалары җитәкчеләре катнашты.

Владимир Козонков район территориясенең 60 процентында - инвесторлар, тагын утызында - мөстәкыйль "Алга" һәм "Родина" колхозлары, тагын 10 процентында фермерлар эшли, соңгылары 10 мең гектар җир эшкәртәләр, дип искә төшереп үтте.


- Мин болай уйлыйм, - диде башлык, - безнең район балансланган, җирдән файдаланучыларның һәркайсының үз карашы, акчасы, технологияләре, иң мөһиме, җир эшкәртелә. Бүгенге максатыбыз - авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен яклауның дәүләт программалары, бу өлкәдәге грантлар турында хәбәр итү. Мөгаен, сезнең техника буенча 60х40 программасы турында ишеткәнегез бардыр. Ярдәм бик үк зур түгел түгелен, шулай да ул күрсәтелә. Аннан ничек файдалану схемасын аңларга кирәк. Тулаем сез авыл хуҗалыгында хәлнең җиңел түгеллеген беләсез. Республикабыз Президенты һәм авыл хуҗалыгы министры әйткәнчә, эшне югары дәрәҗәгә бары тик югары технологияләр, грамоталы һәм акыллы икътисадый эш кенә күтәрә ала. Иртәгә нинди бәяләр буласын һәм продукцияне кая сатачагыбызны безгә беркем дә гарантияләми.


Ул тулаем илебез буенча авыл хуҗалыгында эшләрнең чын торышын чагылдыручы саннар китерде.


Хәзер барысын да илебезнең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү күзлеге аша карарга кирәк. Бу авыл хуҗалыгында эшләүче фермерларга да, инвесторларга һ.б.ларга да кагыла. Дуңгыз ите җитештерү кими бара. Вәзгыять шундый, дуңгыз ите җитештерүне төрле сәбәпләргә сылтап азайта барабыз, ә шул ук вакытта аны чит илдән кертәбез. Мәсәлән, былтыр Россиягә 297 мең тонна кертелде, ягъни читтән кертү 30 процентка артты. Татарстан Республикасы буенча дуңгыз ите эре комплексларда калды. Безнең районда да ул "Родина", "Алга", "Элита" хуҗалыкларында гына бар, әле тагын сөт комбинаты саклана.


Чума аркасында бүген шәхси хуҗалыкларга да 20 чакрымнан якынрак арада дуңгызлар асрау тыела. Безгә Хөкүмәтнең базарларда яки кибетләрдә сату өчен терлекләрне шәхси хуҗалыкларда суюның тыелуы турындагы карарга да әзер булып торырга кирәк. Бу бары тик махсус урыннарда гына мөмкин.


Шул уңайдан башлык авыл хуҗалыгы идарәсенә әзерләүләр конторасында (чөнки ул барлык стандартларга туры килә) терлек сую цехын эшләтү мөмкинлеген карарга кушты.


Шулай ук башлык сөрү җирләренә дәүләт ярдәменең аз булуына борчылуын да белдерде:
- Хәзер куркыныч, ләкин чын саннарны атап китәм. Европа илләрендә бер гектар сөрү җиренә - 200 евро чикләрендә, АКШта 150 долларлар тирәсе, ә бездә исә 207 сум бирелә... Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартлары буенча былтыр авыл хуҗалыгына ярдәм итү максатында 955 млрд. доллар бирелгән иде, быел да шулай булачак, ләкин якын елларда әлеге сумма ике тапкыр кимиячәк. Ләкин барысы да алай ук начар түгел. Авылда торак төзү дә турыдан-туры булмаган ярдәм чарасына керә. Былтыр районда авыл җирендә 21 гаиләгә төзелеш өчен субсидия бирелде. Быел торак төзүдә 20гә якын гаиләне акча белән тәэмин итү планлаштырылды. Кабатлап әйтәм: программалар бар һәм алардан бик тә нәтиҗәле файдаланырга гына кирәк.


Башлык шулай ук яшь кадрларны җәлеп итү перспективалары турында да сөйләде.


- Шушы көннәрдә аграр колледж студентлары укуларын тәмамлады, аны тәмамлаучыларның исемлеге бар, ул хезмәткә урнаштыру максатында район хуҗалыкларына җибәреләчәк. Аларны үзегезгә кабул итеп алырсыз да, алар берничә айдан армиягә китеп барырлар, дип куркырга кирәкми, аның каравы егетләр армиядән кайткач эшле булачаклар һәм аларны кызыксындыра, үзегезгә җәлеп итә алсагыз, алар сезнең өчен алтын фонд булачак, - дип мөрәҗәгать итте фермерларга Владимир Константинович.


Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин залдагыларны узып киткән елның йомгаклау мәгълүматлары белән таныштырды, шулай ук льготалы кредитлар алуда активрак катнашырга һәм иминиятләштерүгә игътибар бирергә чакырды. Ул шулай ук Александровларның заманча технологияләр буенча төзелгән гаилә фермасын мисал итеп китерде.


Республика фермерлары ассоциациясе әгъзасы Илшат Гомәров хезмәттәшләренә әлеге оешманың эшчәнлеге турында сөйләде, шулай ук кайбер проблемаларны билгеләде. Мәсәлән, аның фикеренчә 1 гектарга дәүләт ярдәме 3000 сум булырга, техника паркын яңарту программасы нәтиҗәлерәк эшләргә тиеш.


Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре: инженер Юрий Михайлов белән агроном Алексей Козин льготалы бәягә ягулык һәм ашлама сатып алу ысуллары турында сөйләде.


Ә "Россельхозбанк" ААҖ филиалы директоры Гөлнур Мусина кредитларның төрләре һәм аларны алу шартлары турында әйтеп китте, шулай ук киләчәктә кредит алуны гадиләштерү өчен фермерларга хуҗалыкларда керем һәм чыгымнарны исәпкә алу системасын кертергә тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев