Заря
  • Рус Тат
  • Җыелган үзара салым акчасын Урманасты Шунталысы авыл җирлеге нинди максатларга тоткан

    Җыелган үзара салым акчасын Урманасты Шунталысы авыл җирлеге нинди максатларга тоткан - шул хакта җирлек башлыгы Алик Җиһаншин сөйли:

    - Элек колхозлар авыл жирлекләрендәге халыкны эш белән тәэмин итеп, җирлектәге күп проблемаларны хәл итеп килә иде. Кыш көне юлларны кардан чистарту, буаларны буу, чүплекләрне тәртиптә тотуны алар башкара иде. Алар хәзер да ярдәм итәләр, ләкин үзләренең дә хәлләре мөшкел. Күпчелек проблемалар авыл җирлекләре өстендә калды. Шуңа күрә җирлекләр белән идарә итүдә, проблемаларны хәл итүдә дә халык үзе катнашырга тиеш. Бу безнең авыл, безнең җирләр. Үзебездәге проблемаларны халык якынрак белә. Шуңа күрә дәүләт шундый мөмкинлек бирә. Бу - үзара салым яки "самообложение". Ул элек тә бар иде. Билгеле, ул акчага гына зур эшләр майтарып булмый иде. Ләкин хәзер дәүләт кешенең бер сумына тагын дүрт сум өсти, һәм бу бик уңайлы. Шушы тәртипне аңлаган күп кеше программада теләп катнаша. Без быел ике авылга 1400 метр юл күтәрттек. Шуның 500 метры грунт килеш кенә калды. Калган өлешенә вак таш салдырттык. Әгәр кешеләр үзара салымда катнашсалар, юлларны тәртипкә китерүне дәвам иттерер идек. Җыелган акчаның күбесенә материал алырга тырышабыз. Шунталыда урыс зираты кырыена сетка, буяу, арматура алып куйдык. Язга, Аллаһ бирсә, ясап бетерәчәкбез. Авыл кырыендагы изге чишмәне дә, материал алып, үз көчебез белән тәртипкә китердек. Әйе, бу эшләрне оешмалар аша тизрәк тә эшләп булыр иде, ләкин оешмалар бу эшләр өчен күп акча таләп итә. Мәсәлән, чишмә янына куела торган беседканың иң арзаны 40000 сум тора, ә без 15000 сумга сыештык. Шул ук зират кырыен (130 метр) ремонтларга 90000 сум сорыйлар, ә без шул 15000 сумга материал алдык. Авыл кырыена һәм эченә 1500 агач утыртып, үзара салым акчасына зират кырыйларын тотып куйдык. Ике авылда да берәр янгын гидранты куйдырдык. Болар барысы да бик кирәкле эшләр.

    Шунталыдагы 700 метр юлны эшләргә "Шунталы" бүлекчәсе булышты. Ул берсүзсез иске склад төпләреннән калган вак ташны алырга рөхсәт итте. Дөрес, бу юллар асфальт түгел, ләкин карап кына йөрсәң, ремонтлап торсаң, язгы-көзге юлсызлыкта ярап торалар.

    Ар. Баранда эшләп бетерәсе эшләр бар әле. Көз буена яуган яңгырлар, аннан соң киткән кар эшне бераз тоткарлады. Анда да Бутлеров урамын (450 метр) күтәрткән идек. Шуның 200 метрына вак таш түшәлде. Шул ук Ар. Баранда авылдан изге чишмәгә, правослауларның бәйрәмнәрдә коена торган урынына чыгар өчен Баранка елгасы аша күперчек салырга 45000 сумлык материал сатып алдык. Аны кыш көне ясап, язга урнаштырырга телибез. Бу эшләрнең берсе дә үзебез уйлап тапкан нәрсәләр түгел. Барысы да алдан кешеләр белән уртага салып сөйләшенгән эшләр. Билгеле, төрле кеше бу программага төрлечә карый. Мин асфальтта торам, миңа юл кирәкми, диючеләр дә булды. Ләкин дөресе шул: яз һәм көз безнең авыл уртасы машина туктау урынына әйләнә иде. 15-20 машина кирәк җиренә бара алмыйча шунда калдырыла иде. Ә бүген бу проблема юк дисәк тә була. Халык нәрсә әйтә бит, катнашырга теләкләре булса, тагын берәр урамны күтәртеп, вак таш түшәр идек. Дәүләт кенә бу программасын япмасын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: