Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле

Быел июнь аенда төбәгебездә бер тапкыр да яңгырлар яумады. Районыбыз гадәттән тыш хәл дип игълан ителгән районнар исәбенә кертелде. Шытып чыккан бәрәңге сабаклары кызу кояш астында әлсерәп утырды. Шуңа күрә халык бәрәңге дә, икмәк тә булмас инде, дип хафага калды, чалт аяз күккә карап, тилмереп яңгыр көтте. Ә менә июль...

Менә көзнең беренче ае - сентябрь дә керде. Көннәр матур тора. Бөтен халык бакчаларында, дача кишәрлекләрендә бәрәңге ала башлады. Җәй буена аны карап үстерүчеләр арасында аның уңышына шатланучылар да, көенүчеләр дә бар. Ә сездә ничек: бәрәңгегезнең уңышы әйбәтме?

Гөлкәй ханым белән Рәшит әфәнде Гыйльмановлар, Зур Тигәнәле авылы:

- Быел без бәрәңге сортларын тулысынча алмаштырган идек. Яхшы ашланган җиргә куе кызыл һәм сары бәрәңгеләрне "Пристиж" агуы белән агулап утырттык. Шуннан соң җәй буена бер тапкыр да агуламадык, дияр идем, 1-2 метрлар чамасы җирдә күренгәннәрен агулап алдык. Бәрәңгебез эре, тәлинкә кадәр булып үсте, искиткеч тәмле, ярмаланып тора. Без аны Илшат Гомәров кибетеннән апрель аенда сатып алган идек. Баштан үрдерер өчен өйдә тоттык, аннары утыртыр вакыт җиткәч, эреләрен берничә өлешкә бүлеп, ярып утырттык. Моңа кадәр ничә ел бәрәңге уңышыбызның кинәндергәне булмады. Орлыкны да гел алмаштырып тора идек. Шулай да уңыш начар була иде. Ә быел искиткеч яхшы булды, күз генә тия күрмәсен. Сатмыйбыз, балаларыбыз да бар бит, алар белән бергә ашыйбыз. Бөтен яшелчәнең зәкятен туганнарга өләшәбез. Биш сутый утырткан идек, Питраудан соң ашый башлап, җәй буе ашадык: 92 чиләк эресе чыкты, ә ваклары бик аз. Ходай Тәгалә шул бәрәңгебезне һәм башка яшелчәләребезне тынычлап, исән-сау ашарга язсын иде инде.

Сания ханым, пенсионер:

- Шаккатырлык, бәрәңгебез болай әйбәт булганы юк иде әле. 10 сутый җирдән 170 чиләк җыеп алдык. Шундый матур булып җир өстендә тәгәрәп яталар. Үзләре эре, үзләре чиста. Орлыкны алмаштырган идек, шуның тәэсире булгандыр. Илшат Гомәровтан сатып алып, төрле сортлар чәчтек. Җиребез яхшы, абзардагы тиресне гел чыгарып торабыз. Май аенда, җәй башларында көннәр эссе, коры торды. Быел да корылык була икән, дип курыккан идек. Шлангтан, аннары лейка белән ташып су сиптек. Аллага шөкер, матур булып җәйге яңгырлар да булып үтте. Бәрәңгегә аның шифасы бик тиде. Аннан килеп, бәрәңгене агулап утыртырга кирәк, аннары аны корт ашамый, диләр. Юк, алай түгел икән. Былтыр шулай утырткан идек, барыбер сиптердек. Ә быел агуламыйча гына утырттык. Әлбәттә, сабакларын агуларга туры килде. Без шундый нәтиҗәгә килдек: орлыкны еш алыштырып торырга кирәк икән.

Галия ханым Галимова, хуҗабикә, Алексеевск ш.т.б. - Кыр Шунталысы авылы:

- Быел бәрәңгебез әйбәт булды. 15 чиләк утырткан идек, 80 чиләк алдык, әле алып бетмәгән. Бакчабызның бер өлеше - югарылыкта, бер өлеше - уртада, бер өлеше түбәнлектә урнашкан. Югары һәм урта өлешендә уңыш яхшы, әле югары өлешендә, яңгырлар булмаганлыктан, өймичә дә калдырган идек, аннары ул кереп булмаслык куе булып үсеп китте. Уңышы барыбер әйбәт булды, Аллага шөкер. Түбәндәрәк урнашканын бераз соңрак утырткан идек, искиткеч эреләр, ваклары бер дә юк."Синеглазка" (тышы куе кызыл, эче сары төстә, соң өлгерә торган), "Гадчинский" сортларын (сары бәрәңге, эче әфлифун кебек кызгылт сары) утырткан идек. Бу сортның зәңгәрсу яфраклары әле һаман да куе булып үсеп утыралар. Миннән таныш-белешләрем, сат әле, дип сорыйлар, кемнән алсак та, бәрәңгеләре тәмле түгел, ә синеке тәмле, диләр. Сатмыйм, күчтәнеч итеп дусларыма, туганнарыма бирәм. Быел бер тапкыр гына агуладык, корты да булмады, ахырдан чыктылар, ләкин личинкаларның зыяны тимәде. Бәрңгебез бик тәмле, ярмаланып тора.

Гөлфирә ханым, Яр Чаллы шәһәре:

- Без быел дачабызда "Синеглазка" сортын утырткан идек. Бер төптән каз йомыркасы кадәрле 5-6 бәрәңге чыкты. Ваклары бер дә булмады. Җирне "Байкал-ЭМ" препараты белән ашлаган идек. Ул туфракта микрофлора тудыра, аны кирәкле матдәләр, микроэлементлар белән баета. Препарат 125 миллилитрлы банкада сатыла, 3 литр су белән кушыла. 10 литр суга 1 кашык салына. Шуны 1 кв. метр җиргә сибәргә. Көз сибү яхшырак, ни өчен дигәндә, алар җирне язга кадәр эшкәртә торалар. Иртә яздан тагын эшкә керешәләр. Бу препарат үсемлекләрнең үсешен тизләтә, органик калдыкларны компост рәвешендә нәтиҗәле ашламага әйләндерә, туфракның табигый уңдырышын кире кайтара, 1 литр ЭМ препараты биш тонна органик ашламаны алмаштыручы бер тонна ЭМ-компосты алырга җитә. Үстерелә торган продукциянең тәмен яхшырта, аның саклау вакытын арттыра. Жир табигый юл белән үз-үзен эшкәртә. Биогумус хасил була. Биогумусның тирес белән чагыштырганда өстенлекләре бик күп.

Зөлфирә ханым, элеккеге укытучы:

- Без мәктәптә укыганда, узган гасырның 60-70нче елларында, бәрәңгене майның 31ләрендә утырта идек, аннары шытып чыккач, матыйклый һәм чәчәк атканда бер тапкыр гына өя идек тә, шуның белән аны алганчы бакчага әйләнеп тә карамый идек. Экологик чиста бәрәңге ашый идек. Бәрәңгеләре искиткеч эре булып, беләккә салып ташый идек. Ә уңышын кая итеп тә бетерерлек булмый иде. Сата, терлеккә ашата идек. Базлар да, идән аслары да бәрәңге белән тула иде. Яз көне дә баздан чыгара-чыгара хәлләр бетә иде. Ә үзләре шундый тәмле, череми дә, бозылмый да, ярмаланып тора иде. Ә хәзер бөтенләй башкача. Җәй буе бәрәңге бакчасыннан кермисең. Үләнен утый-утый тәмам җәфаланып бетәсең, кортларга каршы сиптерәсең. Бәлки шуңа күрәдер дә, алган бәрәңге чери. Уңышы аз. Агулый-агулый сабаклары саргаеп бетә. Быел безнең бәрәңге уңышы ярыйсы гына булды. Куе кызыл төстәге (бордовый), сары бәрәңгеләр эре, ә алсу төстәгеләре күп яралган, ләкин үсә алмаган. Кызыллары әйбәт, үзләре тәмле. Орлыкка да кызылны гына калдырдык, ни дисәң дә, ышанычлы. Вакларны тавыкларга ашатырга туры килер инде. Мин үзем бәрәңгене бик яратам. Изеп пешергәнен дә, кыздырганын да. Шуңа күрә кыш чыгарга җитмәсә, сатып алырга туры киләчәк.

Тагын бер бәрәңге үстерүче ханымны тыңлап карыйк әле. Урманасты Шунталысы авылыннан авыл җирлеге Советы сәркатибе булып эшләүче Гөлия ханым Исламова сөйли:

- Авылга килеп сатып йөрүчеләрдән сатып алып, иртә өлгерешле "Розара" сортын утырткан идек. Иртә өлгерә торган сорт булганлыктан, аны утырткач, яңгырлар яумады, шуңа күрә ул үсми калгандыр, мөгаен. Күп яралган, ләкин үсә алмаган. Өч чиләк утырткан идек, нибары җиде чиләк алдык. Бер төптә бәрәңге булса, 5-6 төптә юк. Быел "икенче икмәк"не, ял иткән җир, дип ташландык җиргә утырткан идек. Югыйсә уңышы әйбәт булырга тиеш иде кебек. Ләкин булмады шул. Кызыбыз Ләйсәннәрнең бәрәңгесе бик уңды. Ике сеңелем авылда яши, аларның да бәрәңгеләре әйбәт уңыш бирде. Әле кичә генә күчтәнәч ясап каршы күршебез Гөлия бер капчык, әни өч капчык бирде. Безгә ирем белән икебезгә кыш буена 5-6 чиләк тә җитә, кунаклар кайтса гына инде. Шуңа күрә бик көенмибез дә. Ә халыкта бәрәңге уңышы, гомер күрмәгәнне, мул булды. Искәндәрләр, Гөлнур апалар бик зур уңыш алдылар. Гөлнур апалар кечкенә генә җирдән 240 чиләк җыйдылар. Без күршебез белән орлыкка ике төрле бәрәңге сатып алган идек, без - алны, ә алар - куе кызылны. Аларның булды, ә безнең юк. Ал бәрәңге быел беркемдә дә булмаган икән, дим ишеттем. Шуңа күрә, исән булсак, киләсе елда төрле сортлар утыртырга туры килер инде. Авылда хәзер бәрәңгене аз кеше үстерә. Киләсе елларда аны үстерү белән бөтен авыл халкы шөгыльләнсен иде, дигән теләктә калам.

Зөһрә ханым, сатучы:

- Яшелчә бакчабыз зур. 6-7 сутыена - бәрәңге, калганына печән чәчкән идек. Бәрәңгебез былтыргыга караганда яхшырак булды. Улыбыз Башкортстаннан алып кайтып биргән иде сары һәм куе кызыл төстәгеләрне. Бик тәмле. Бүлбеләрне агуга коендырып чәчкән идек. Шулай да ике тапкыр агуладык. Кортларны һич тә бетереп булмый. Бәрәңгене алып бетергәч тә, личинкалары җирдә ятып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев