Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

19 май – Матбугат көне

Журналистларның һөнәри бәйрәме якынлаша. Шул уңайдан газета редакциясе коллективы басмабыз белән актив хезмәттәшлек итүче бөтен кешегә рәхмәт әйтә. Укучылар санының кимемәвен газетаның тиражы раслый. Узган елның язы белән чагыштырганда "Заря" һәм "Таң"га язылу, аз гына булса да, артты. Бүген гомуми тираж 5120 данә тәшкил итә, 2011 елның май аенда өйләргә...

Журналистларның һөнәри бәйрәме якынлаша. Шул уңайдан газета редакциясе коллективы басмабыз белән актив хезмәттәшлек итүче бөтен кешегә рәхмәт әйтә.
Укучылар санының кимемәвен газетаның тиражы раслый. Узган елның язы белән чагыштырганда "Заря" һәм "Таң"га язылу, аз гына булса да, артты. Бүген гомуми тираж 5120 данә тәшкил итә, 2011 елның май аенда өйләргә һәм район оешмаларына 4940 газета килгән иде.
Укучы соңгы вакытта газетаның яңалыкларны күбрәк бирә башлавын искәрткәндер. Ни кызганыч, атнага сигез бит мәкаләләрнең санын арттырырга һәм төрләндерергә мөмкинлек бирми, аларның күбесе кайвакыт үз сәгатен көтеп озак ята. Кайбер оешмалар белән хезмәттәшек итү кайчак газета мәйданы җитмәү аркасында катлаулана. Ләкин журналистлар Татмедианың күрсәтмәсен үзгәртә алмыйлар. Коллектив безгә килә торган бөтен мәкаләне газета битләрендә урнаштыру өчен мөмкин булганның барысын да эшли.
Узган ел азагында игълан ителгән "Минем юлым" исемле журналистлар конкурсына килгәндә исә, ни кызганыч, жюри әгъзаларының, аңа катнашучыларның кызыксынуы зур булыр, дигән өмете акланмады. Шуңа күрә срокларны бу елның азагына кадәр озайту турында карар кабул ителде. Якын саннарда шартлар тагын бер кат кабатлап биреләчәк, һәм без, район башлыгы грантлары үз хуҗаларын табар, дигән өметтә калабыз. Сүз уңаеннан әйткәндә, безнең адрестан файдаланучы күп кенә алексеевскилыларга рәхмәт.
Без барлык укучыларыбызны Матбугат көне белән котлыйбыз. Сезнең район тормышы турында күбрәк белеп торуыгыз өчен барысын да эшләячәкбез.

Сергей КУЛЕВ, газетаның баш мөхәррире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев