Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Алар – иҗат итүчеләр

Илебездә Төзүчеләр көне узган гасырдан башлап, августның икенче якшәмбесендә зурлап билгеләп үтелә. Быел ул 11 августка туры килә. Бүген районның күп санлы төзү мәйданчыкларында мәшгуль булган иң кирәкле һөнәр ияләре нинди хезмәт нәтиҗәләренә ирешкәннәр, бу хакта инде тулы ышаныч белән әйтеп була.


Инфраструктур үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Анатолий Абакумов бездә күп кенә республика һәм федераль программалар эшләп килә, дип билгели:
- Шундыйларның берсе яшь гаиләләрне ипотека торагы белән тәэмин итүгә кагыла: хәзерге вакытта 9 фатирлы йорт тапшырылуга әзерләнә, Просторная урамында 27 фатирлы өйне торгызу дәвам иттерелә. Икенчесе Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртуга юнәлтелгән: ике фатирлы 3 өйне төзү төгәлләнеп килә. Гомумән алганда, җиде ай эчендә барлык программалар буенча 9 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, ә бу - еллык планның 70%ы.
"Уңайлы мохит" программасы гамәлдә. Моннан тыш, авылда клублар төзелә. Быел Лебедино клубы төзелеп бетә (ул узган ел төзелгән Ромодан клубыннан соң икенче). 7 фельдшер-акушерлык пункты, район үзәгендә 2 нче спорт комплексы, Зирекле һәм Кыр Шунталысында мәктәпләр һәм күп фатирлы йортлар актив төстә капиталь ремонтлана. Зирекледә модульле ФАП төзелде, Сахаровка белән Шәмәдә дә шундыйлар эшләп килә. Биләрдә "Имәнкәй" балалар җәйге лагере төзелү һәм, әлбәттә, август уртасына төгәлләнәчәк музей-тыюлык территориясен төзекләндерү темасына да кагылмый ярамас.
Барлык эшләрне дә, район башлыгы Владимир Козонков соңгы киңәшмәләрнең берсен-дә билгеләгәнчә, үз төзү-челәребез башкара, быелгы эш күләме зур булса да, читтән көчләр җәлеп ителми.
Без кайбер эшчеләр-дән төзелештә ничек һәм кайчаннан бирле эшләүләре белән уртаклашуларын сорадык.
- Төзүче булып 40 ел эшлим инде, - дип үзе турында сөйли Александр Столяров. - Баштан сыер, дуңгыз абзарлары төзедек, аннан - торак йортлар. Ә хәзер кирпеч җитештерү буенча предприятие цехларының берсендә реконструкция белән шөгыльләнәбез. Төзүчеләр хөрмәткә һәм ихтирамга лаек булырга тиешләр, дип саныйм.
Автокран машинисты Николай Медвежонков та кырык елга якын төрле төзелеш мәйданнарында хезмәт итә, ул бу вакыт эчендә дистәләгән кү-тәрткеч механизмны алмаштырган.
- 3 тонналыны да, 6 тонналыны һәм 7 тонналыны да үзләштердем. Район үзәгенең беренче һәм икенче мәктәпләрен, үзәк китапханә, Урта Тигәнәле һәм Зур Полянка клубларын төзүдә катнаштым. Менә икенче сезон инде Биләр һәм Алексеевск чишмәләрен төзекләндерүдә катнашам. Обьектлар төрле булырга мөмкин, тик бер нәрсәне беләм: күңелемә якын үз эшем белән шөгыльләнәм, кешеләр өчен төзибез бит.

Сүз уңаеннан

7 айда районда 183 миллион сумлык төзү эшләре башкарылган, бу - узган елның шул чоры белән чагыштырганда 22% ка күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев