Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

«Армия – минем бурычым»

27 апрельдә район мәдәният йортында "Призывник көне" үткәрелде, ул Чернобыль АЭСында булган фаҗига еллыгы белән туры килде.

Шушы коточкыч аварияне бетерүдә катнашкан җиде якташыбыз яшь буын алдына каһарманлык һәм үз-үзеңне корбан итү символы буларак килеп басты. Чараны ачканда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин әйткәнчә, болар - Ватаныбызны саклаган чын сугышчылар.
Залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп, район комиссары Дмитрий Дерунов, егетләр хәрби частьларга 15 майдан 30 июньгә кадәр озатылачак, диде. Алты егет район шефлык итә торган "Эпрон" коткару судносына китәчәк.
Шулай ук егетләргә юл теләкләре белән ветераннар советы рәисе Шамил Мөлеков, Кыр Шунталысы мәчете имам-хатыйбы Айрат Камалов һәм протоиерий Павел (Чурашов) мөрәҗәгать итте. Районның иҗат коллективлары тамашачыларга матур һәм күңелле концерт бүләк иттеләр.
Моннан тыш, булачак солдатлар җәмәгатьчелек вәкилләре белән бергә Мәңгелек ут янындагы һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар, Ватанны саклаганда һәлак булган алексеевскилыларны бер минут тын торып искә алдылар. В.И.Абрамов исемендәге туган як музеена һәм сугышчан дан музеена бардылар.
Максим Агашин, аграр колледжны тәмамлаучы: "Эпрон"да хезмәт итәргә телим, әтием диңгез пехотасында хезмәт итте һәм миңа да шунда барырга киңәш бирде".
Масловкадан игезәк-ләр Вячеслав белән Николай Туточкиннар, колледжны тәмамлаучылар: "Кая барасыбызны белмибез, безгә кайда хезмәт итсәк тә барыбер, кая җибәрсәләр, шунда китәчәкбез. Мөгаен, төрле җирләрдә хезмәт итәрбез, бергә булсак, яхшырак булыр иде".
11нче сыйныф укучысы Дастан Адилов: "Диңгез флотына, "Эпрон"га китәргә телим. Әтием, бабам, абыем хезмәт итте. Мин гаиләдә иң өлкән бала, ике энем бар, алар да хезмәткә барырга телиләр. Армиядә хезмәт итү куркыныч түгел, бу - минем бурычым!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев