Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне белән!

Әлеге истәлекле датаһөнәри бәйрәм алдыннан районның авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәрен муниципалитет башлыгы Владимир Козонков, башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин котлады. Аларның котлавында, атап әйткәндә, болай диелә: "Әлеге һөнәри бәйрәм үзен җирдә иң мөһим һәм кирәкле хезмәткә багышлаган кешеләрне берләштерә. Иртәгесе көнгә ышанычыбыз,...

Әлеге истәлекле датаһөнәри бәйрәм алдыннан районның авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәрен муниципалитет башлыгы Владимир Козонков, башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин котлады.

Аларның котлавында, атап әйткәндә, болай диелә: "Әлеге һөнәри бәйрәм үзен җирдә иң мөһим һәм кирәкле хезмәткә багышлаган кешеләрне берләштерә. Иртәгесе көнгә ышанычыбыз, иҗтимагый һәм сәяси тотрыклылыгыбыз, шулай ук илнең азык-төлек иминлегебез, беренче чиратта, игенче, терлекче, механизатор һәм башка күп кенә һөнәр белгечләренең хезмәте нәтиҗәсенә бәйле.
Без барыбыз да яхшы аңлыйбыз: районның агропромышленность комплексында әле хәл ителмәгән мәсьәләләр күп. Ләкин без аларны чишүдә елдан-ел ышанычлы адымнар ясыйбыз һәм бу алга таба уңышларыбызның дәлиле булып тора.
Кадерле кыр һәм ферма хезмәтчәннәре, агросервис, әзерләүче һәм эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләре! Сезгә җиңел булмаган, ләкин күркәм эшегез өчен эчкерсез рәхмәтебезне әйтәбез. Чын күңелдән нык сәламәтлек, уңышлар һәм яңа хезмәт биеклекләре телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев