Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Беренче Май белән!

Район башлыгы Владимир Козонков алексеевскилыларга бәйрәм котлавы юллаган, анда болай диелә: Яз һәм хезмәт бәйрәме белән иң җылы һәм йөрәктән чыккан котлауларыбызны кабул итегез! Бүген 1 Май-бу илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Көн саен үзенең хезмәте белән ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Аны барлык...

Район башлыгы Владимир Козонков алексеевскилыларга бәйрәм котлавы юллаган, анда болай диелә:
Яз һәм хезмәт бәйрәме белән иң җылы һәм йөрәктән чыккан котлауларыбызны кабул итегез!
Бүген 1 Май-бу илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Көн саен үзенең хезмәте белән ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Аны барлык буыннар да ярата һәм ул дөрестән дә халыкныкы санала. Вакыт аны яңа эчтәлек белән тулыландыра. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен-табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры.
Безнең уңышлар күп кенә предприятие, учреждение һәм оешма коллективларының, барлык алексеевскилылар-төзүчеләр, игенчеләр, инженерлар, табиблар, укытучылар, эшчеләрнең тырыш хезмәтеннән барлыкка килә. Нәкъ менә сезгә - районыбыз иминлеге өчен күп һәм тырышып көч куючы, үзенең намуслы хезмәте белән үсеп килүче буынны мәңгелек рухи кыйммәтләргә һәм халкыбыз гореф-гадәтләренә алып баручыларга рәхмәт сүзләребезне әйтәбез.
Әлеге матур көндә барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм күтәренке кәеф телим! Үз көчегезгә һәм уңышларга ышанып яшәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев