Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Болгардагы «Кол Гали» кунакханәсенең әзерлеге 93 процент тәшкил итә

Бүгенге көндә объектта бизәкләү эшләре алып барыла, территориясе тәртипкә китерелә.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Болгардагы «Кол Гали» кунакханә комплексының әзерлеге 93 процент тәшкил итә. Әлеге кунакханә ХIV йөз Болгар шәһәрендәге тарихи Ак пулатның тиңдәше булып тора, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына эшләрнең барышы белән таныш булган чыганак.

Бүгенге көндә объектта бизәкләү эшләре алып барыла, территориясе тәртипкә китерелә. Болгардагы кунакханә комплексын төзү эшләре «Грань» ҖЧҖ генераль подрядчысы тарафыннан 2015 елда башланган иде. Кунакханәнең үзеннән тыш, ул ресторан һәм мунча комплексларын, шулай ук 128 урынга исәпләнгән җир асты парковкасын үз эченә алачак. Кунакханәдә барлыгы 151 номер бар.

Гыйнвар аенда Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев объектны 2018 елның уртасында файдалануга тапшыру күздә тотыла дип белдергән иде. Төзелеш эшләре тәмамланганнан соң, «ТР Баш төзелеш-инвестиция идарәсе» дәүләт казна учреждениесе комплексны ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына тапшырачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев