Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасийның Олы көн (Пасха) белән котлавы

Хөрмәтле аталар, абыйлар-энеләр, апалар-сеңелләр! Христос терелде!

"Сөенегез, сөенегез!" (Олы көн кануны). Изге Китапның шушы искиткеч юлларын әле кайчан гына, күптән түгел генә ишеткән идек. Без аны Чиркәү аерым бер көч белән Коткаручыбызның җирдәге тормышының соңгы көннәре хатирәләренә бирелә торган куркыныч атна алдыннан ишеттек. Безгә Чиркәү Уставы гаҗәеп зур сабак бирә: кайгы белән шатлык янәшә йөри! Чыннан да, үз-үзеңне чикләү, суфыйлык, һәртөрле күңел ачулардан тайпылу белән аваздаш булган Бөек пост мәйданы күпмедер дәрәҗәдә безгә җирдәге тормышыздагы бөтен кайгы-хәсрәтләрне искә төшереп тора. Һәм постның төгәлләнүе тәннең чиктән тыш арыганлыгы, ләкин күңелнең чиксез шатлыкка күмелүе белән бәйләнгән, чөнки безнең җирдәге тормышыбыз, анда нинди генә газапларга дучар ителсәк тә, әгәр хаклык һәм Христос хакына аларга сабыр итә алсак,алар безне һич үзгәрмәс һәм мәңгелек бәхеткә һәм шатлыкка алып киләчәкләр. Әйе, без бу тормышта бик еш тыныч һәм борчылмыйча яшәргә телибез. Ләкин Христос әйткәнчә, җәннәткә эләгү өчен бик нык тырышырга, күп көч куярга, дөрес яшәргә кирәк. Әйе, кайчак тирә-яктагы хәлләр: ялган һәм яла ягуларның, түбәнгә тәгәрәүнең күпмедер дәрәҗәдә тәртипле яшәүгә караганда җиңелрәк булуын, дөньяның явызлык һәм шакшылык белән тулуын күргәндә болар безгә гаделсезлек булып тоела. Ләкин бүгенге тантана безгә шул хакта сөйли: сабыр итүче, Аллаһы Тәгаләдән аерылмаучы, Аның белән бергә булырга әзер торучы кеше, чыннан да, үлүдә генә түгел, ә якты терелүдә дә һәрчак Аның белән булачак. Бүген, Күк һәм җир бәйрәм иткәндә, яңадан терелгән Гайсә пәйгамбәргә, бөтен якты һәм намуслы нәрсәләргә сөенгәндә, Олы көннең бөеклеге турында дәшми калырга мөмкин булмаганда, безгә ачыла торган дан белән чагыштырганда вакытлы газаплар берни тормый. Чөнки "Гайсә пәйгамбәр яңадан терелде!" дип апостолларның сәламләвендә үк инде тантана, бар дөньяны шатлыкка күмгән җиңү хакимлек итә. Ничек кенә катлаулы булмасын, безгә карата "хәзерге гасыр дөнья тоткаларының явызлыклары никадәр генә көчле булмасын, изге апостоллар заманындагы кебек кат-кат: "Гайсә пәйгамбәр, чыннан да, терелде!" дип шатланып кычкырачакбыз. Күк йөзендә чиркәүләребездә һәм йөрәкләребездә яңгырый торган сүзләрдән дә шатлыклырак, данлырак һәм тантаналырак сүзләр юк һәм булмаячак та - монда безнең бөтен өмет-хыялларыбыз, ышанычыбыз һәм мәхәббәтебез. Безне коткаручы агач үсә торган җирдә бөтен нәрсә тамырланып китә, чөнки "Әгәр Гайсә пәйгамбәр яңадан терелмәсә, безнең вәгазебез дә, өмет-ышанычыбыз да файдасыз булыр иде".


Кадерле һәм Аллаһы Тәгаләне яратучы аталар, аны бар нәрсәдән артык күреп сөюче монахлар һәм монашкалар, хөрмәтле мәхәллә кешеләре, сезнең барыгызны да якты Изге Пасха бәйрәме белән котлыйм. Яңадан туган Аллаһы Тәгаләне эзләгез, бөтен күңелегез, бөтен йөрәгегез, бөтен акылыгыз белән аңа омтылыгыз, һәм, әлбәттә, Ул үзе киләчәк һәм сезнең белән булачак.


Кадакланган, ләкин безнең хакка һәм бик тынгысыз көннәребездә безне коткару өчен яңадан терелгән Гайсә пәйгамбәребез, һичшиксез, сезнең барыгыз белән, гаиләләрегез һәм якыннарыгыз белән булачак! Христос яңадан терелде.


Чыннан да терелде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев