Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Кечкенә авылдан кремльгә кадәр: Валентина Липужина юллары

1 апрельдә якташыбыз, ТР Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Николаевна ЛИПУЖИНА үзенең юбилеен билгеләп үтәчәк.

Истәлекле көнендә юбилярга, республика дәрәҗәсендәге җитәкчегә, әлбәттә инде, иң яхшы сүзләр әйтеләчәк, комсомол һәм партия органнарында, Татарстанның югары закон чыгару структураларында җаваплы вазыйфалар башкарганда ирешкән казанышлары билгеләп үтеләчәк. Безгә, алексеевскилыларга исә аның вакыт узу белән туган ягына нык бирелгәнлеге эреп юкка чыкмавын, аның мәшәкатьләре, эшләре турында кайгыртып яшәвен, барлык әһәмиятле вакыйгаларда катнашуын күрү һәм тою бик мөһим.
Абыйларыннан соң өченче булып гади крестьян гаиләсендә дөньяга килеп, ата-анасыннан авыл кешеләре хөрмәт итә торган (алардан башка кеше булып формалашып булмый) холык сыйфатлары - эшли белү, максатка ирешүдә каты һәм тәвәккәл булу, башкалардан көнләшмәү, үзең ирешелгәннәр белән яшәү кебек сыйфатларга ия булып, ул бала чагында ук барлыкка килгән принциплар белән үзара мөнәсәбәтне билгеләп, лидер булып үсә.
Валентина, Балахчино җидееллык мәктәбен тәмамлап, укуын Алексеевск урта мәктәбендә дәвам иттерә. Районның иң өлкән педагогларының берсе Антонина Ивановна Абрамова болай дип искә төшерә: "Валя мин сыйныф җитәкчесе булган группага килде. Акыллы, уку алдынгысы, яшенә карата җитди, инициативалы һәм эшлекле кыз шунда ук сыйныфташларын оештырып, күп кенә кызыклы эшләрне башлап йөрүчегә әйләнде. Без үзебез концертлар куйдык, мәктәп кичәләрен әзерләүдә катнаштык.Валя һәрчак барлык вакый-галарның уртасында кайнады, көчле энергиясе һәм яңа идеяләре белән сыйныфташларын мавыктырды. Ләкин мин һаман да шуңа гаҗәпләнәм: табигате белән шундый якты талант булуына да карамастан, ул бик тә тыйнак кеше иде. Чираттагы чарага әзерләнү вакытында аның кичәгә ничек киенәчәге турында сорадылар һәм "Мин ике ак бант тагачакмын", - дигән җавап алдылар. Ягъни ул мәктәп формасына өстәлгән гади генә аксессуар үзе һәм әйләнә-тирәсендәгеләр өчен бәйрәм кәефе тудырырга җитә, дип уйлый иде. Мәктәптә ул һәрвакыт шундый матур, киң күнелле һәм ачык йөзле булды".
Валентина Липужинаның тормыш юллары шулай ук гади һәм аңлаешлы.
Алабуга пединститутының физика-математика факультетында укый. Вузны тәмамлаганда укуын комсомолның шәһәр комитеты секретаре белән берләштереп алып бара. Аннары ВЛКСМ өлкә комитетында эшли. Шуннан соңгы баскыч - КПСС өлкә комитетының фән һәм уку йортлары бүлеге мөдире урынбасары вазыйфасы. Ун ел Валентина Николаевна республика башкалабызда - партиянең Бауман райкомы беренче секретаре булып, дүрт ел Казанның шул ук районы хакимияте башлыгы булып эшли. Шуннан соң - депутат эше, ТР Дәүләт Советының төрле структураларында җитәкче эш. Бер-бер артлы яңа, югарырак вазыйфаларны кабул итеп, Валентина Николаевна бер нәрсәдә даими булып кала: бөтен көчен биреп эшли, җәмәгать бурычына һәм тапшырылган эшенә намуслы карау үрнәге күрсәтә. Юбилярның шул ук сыйфатларын Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков та билгеләп үтә, ул аңа мондый сүзләр юллый: "Хезмәтләрегез күп санлы бүләкләр - орденнар, медальләр, грамоталар белән билгеләп үтелде. Җирле үзидарәне үстерү буенча эшегез һәм закон чыгару эшчәнлегегез хөкүмәт дәрәҗәсендә иң югары бәяне алды. Хезмәтегез республика халкының мул тормышын һәм иминлеген тәэмин итүгә гаять зур өлеш кертә. Ә безнең өчен Сез һәрчак үз районын яратучы һәм кече ватаны - Алексеевскида еш булучы, аны җылы хисләр һәм яратып искә алучы якын якташыбыз булдыгыз... Безнең дөньяда хатын-кызга көчле булырга һәм күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Сезгә хәзерге заман җитәкчесенә кирәкле бөтен сыйфатлар - зирәклек, принципиальлек, стрессларга каршы тора алучанлык, активлык, ачыклык, кеше белән җиңел аралашу кебек сыйфатлар хас".
Моннан ике ел элек Валентина Липужина Алексеевск якташлык җәмгыяте - билгеле бер уңышларга ирешкән, тормышта үз урынын тапкан кешеләрнең үрнәгендә районның аеруча талантлы яшьләрендә тормыш позициясе тәрбияләргә, сәламәт эшлекле һәм карьера үсешен активлаштыруга булышырга чакырылган рәсми булмаган оешманы җитәкләргә риза булдыгыз. Тагын бер йөк, чираттагы вазыйфалар өстәлә. Вакытны гаиләңә, элеккеге мавыгуларыңа: дачада эшләүгә, бадминтон, тау чаңгысы белән шөгыльләнүгә калдырырлык итеп планлаштыра белергә кирәк. Талантлы, максатын һәм аңа бару юлын ачык күрүче кешенең асылы менә шунда. Бу - сирәк очрый торган һәм көнләшерлек сыйфат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев