Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

“Көннәр якты булсын өчен әни кирәк”

Күп балалы аналар һәрвакыт хөрмәткә лаек. Баланы табу гына түгел, аны карап үстерү, тормышка әзерләү дә зур җаваплылык сорый. Ана исемен йөртүче хатын-кыз күпме йокысыз төннәр, борчулы сәгатьләр уздыра. Баласын бәхетле, тәртипле итеп үстерәсе килгән ана бернәрсә белән дә исәпләшеп тормый. Шуның өчен ул иң матур мактау сүзләренә дә, олы...

Бистәбездә яшәүче дүрт бала анасы Земфира Әхмәтшина да шушы иң матур мактау сүзләренә лаек, минемчә. Чөнки ул ире Рамил абый белән өс-башлары бөтен, чиста, үзләре берсеннән-берсе матур, тәрбияле ике ул һәм ике игезәк кыз үстерәләр. Икесе дә Зур Тигәнәле авылында туып үскән Әхмәтшиннарның тормыш корганнарына да инде 20 ел була. Авыл тормышының рәтен, җаен, рәхәтен, михнәтен белүче, икесе дә ишле гаиләдә үскән парлар эштән курыкмыйлар. Төрле авырлыклар, сынаулар, югалтулар аша узарга туры килсә дә, инде хәзер иркен, зур йорт алып кош-корт асрыйлар, бакча үстерәләр. Замана авыр, илдәге сәясәт тотрыксыз дип тормаганнар, дүрт балага гомер биргәннәр.

Тәрбия мәсьәләсенә карашыгыз нинди, кызларыгызда (улларыгызда) хатыныгызның (ирегезнең) кайсы сыйфатлары дәвам итүен теләр идегез, ишле гаиләнең рәхәте нәрсәдә? кебек сораулар белән гаилә әгъзаларына мөрәҗәгать иттем.

Рамил абый, гаилә башлыгы:

- Һәрбер баламның туган көннәрен яттан беләм. Балаларымны бик яратам. Орыша белмим мин аларны. Хатынымның барлык уңай сыйфатларын да хөрмәт итәм. Чөнки һәрберсе үз урынында кирәк. Бигрәк тә балалар тәрбияләгәндә. Кызларымда аның кыюлыгын, булдыклылыгын, кешелеклелеген күрергә теләр идем һәм шулай тәрбияләргә тырышабыз да. Ишле гаиләнең рәхәтлеге бергә эш эшләгәндә, бәйрәмнәрдә, һәр көнне кич белән кичке аш янына җыелганда күренә.

Земфира апа, хуҗабикә:

- Күп бала үстерү, тәрбияләү бик авыр, дип әйтмәс идем. Бигрәк тә парлап, бергәләп тәрбияләгәндә сизелми дә. Дус-тату, ярдәмчел гаиләдә алар үзләре дә бер-берсен үстерешәләр бит. Бигрәк тә олы улым эне-сеңелләрен үстерешергә бик булыша.

Безнең әтиебез яхшы ир дә, яхшы әти дә, бик яхшы йорт хуҗасы да. Кулыннан бар эш тә килә. Ирем өчен беренче урында аны тудырып үстергән әнисе, аннары хатыны һәм балалары тора. Аның ул тәрбиядән килә. Әни кешене хөрмәтләү хисен ул безнең балаларыбызда да тәрбияли. Эштән кайткач та, иң беренче булып әнисенә шалтыратып, хәлләрен белешә. Безгә ул терәк-таяныч, киңәшчебез. Мин аны намуслы булганы, бер дә ялганлый белмәве өчен хөрмәт итәм. Улларымның һәр яклап әтиләре төсле булуларын теләр идем.

Безнең һәр минутыбыз исәптә. Икенче улым - көрәшкә, кызларыбыз - бию түгәрәгенә, бергәләп бассейнга да йөрибез. Өй эшләрен дә бергәләп эшлибез: кызларым савыт-саба, идән юа, улларым әтиләре белән бергә йортта, бакчада эшлиләр. Кич белән бергәләп кроссвордлар чишәбез, "әти-әни" булып та уйныйбыз әле һаман. Орыша белмибез без балаларыбызны, алай да "ярамый" сүзен белеп үсәләр. Ишле гаиләнең рәхәтен балалар чыңыннан, тавышыннан тоямын. Минем көнем гел балалар белән уза. Эштә дә төркемемдәге 20гә якын балаларым белән бергәләп рәхәтләнеп уйныйм. Мин аларсыз тормышымны күз алдына да китерә алмыйм.

Без әти-әниләребезгә, туган-тумачаларызга да бик рәхмәтле. Балалар үстерешергә булдыра алганча ярдәм иттеләр.

- Сезнеңчә ничек, ишле гаиләләргә дәүләт ярдәм итәргә тиешме?

- Тиештер, дип уйлыйм. Безгә гел ярдәм итеп килделәр. Балаларым балалар бакчасына йөргәндә дә булыштылар. Әле кечкенәләрем мәктәпкә укырга керер алдыннан да матди ярдәм күрсәттеләр. Ял йортларына да иң беренче булып безгә әйтеп торалар. Шулай булса да әллә каян ярдәм көтеп ятмыйча, үзебез тырышабыз, кош-корт асрыйбыз, бакча үстерәбез. Барлык эшләрне дә балаларыбыз белән бергә эшлибез, эшләп ашасаң, тәмлерәк була.

Ә балалар үзләре әниләре турында нәрсә уйлыйлар соң?

Өлкән уллары Ранил, аграр колледжның 3нче курс студенты:

- Әни барыбыз өчен дә кадерле. Ул тырыш, үз-үзенә ышанучан, җитез, барысына да өлгерә. "Әниләр көне" уңаеннан мин аңа саулык-сәламәтлек, әти белән бергә тигез тормыш итүләрен телим, әле бит эне-сеңелләремне дә аякка бастырасы бар.

Камил, 4нче сыйныф укучысы:

- Минем әнием матур, яхшы, әйбәт кеше. Безне орышмый. Үзе белгән бар эшләрне безгә өйрәтә. Без абыем белән бергә йортта булышабыз, җыештырабыз, тавык, күркәләрне карыйбыз. Кушкан эшне эшләсәк, әни безне мактый, рәхмәт әйтә. Безгә кунаклар килгәч тә, аларга безне мактый. Мин аның матур булуын телим.

Зилә, 1нче сыйныф укучысы:

- Әнием минем яхшы, ягымлы. Ул матур итеп безне киендерә, тәмле пешерә. Без дә аннан өйрәнәбез. Идән юабыз, өйне җыештырабыз. Озак яшәсен, гел шулай тәмле әйберләр пешерсен, безне тагын да яратсын.

Дилә, 1нче сыйныф укучысы:

- Минем әнием иң матуры. Үзе машина йөртә, безне төрле түгәрәкләргә алып бара. Мин аның эштән тәмле әйберләр алып кайтканын түземсезлек белән көтәм.

Йөрәк җимешләре, балаларының шушы кыска гына сүзләреннән Земфира Әхмәтшинаның иртүк беренче булып торучы, кайнар чәйләр әзерләп ирен - эшкә, балаларын мәктәпкә озатучы, бистәбезнең "Каенкай" балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче әниләрен сагынып көтеп, ул кайткач, аның янында сырпаланып, "сагындым" дип муенына сарылучы ул-кызларын назлаучы, кыскасы, иң яхшы, кадерле, бердәнбер әни икәнен аңлап була.

Менә шундый инде ул Әхмәтшиннар гаиләсе. Ныклы, төпле гаилә тәрбияле, бердәм, матур балалар тәрбияләп яталар. 24нче ноябрь - Әниләр көне белән беррәттән, тагын бер бәйрәм икән әле аларда. Әтиләренең туган көне. Шул уңайдан мин сезнең гаиләгезгә тигезлек, тынычлык, ә балаларыгызга үз урыннарын табып, әти-әниләренең бәхете булып үсүләрен телим.

Уңган-булган хуҗабикә үзенең әнисен, кайнанасын, хезмәттәшләрен Әниләр көне белән котлады. Аларга барысы өчен дә рәхмәтләрен җиткерде.

Мин дә барлык әниләрне киләсе бәйрәмнәр белән котлыйм. Аларга сәламәтлек, бәхет һәм күңел күтәренкелеге телим. Тормышыгызда күңелле вакыйгалар, бә-хетле мизгелләр күбрәк булсын, гаиләләрегездә мәхәббәт, хөрмәт һәм муллык хакимлек итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев