Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Өлкәннәр өчен игътибар мөһимрәк

Гомер көзенә кергән буын җәмгыятьтә үзен ни дәрәҗәдә яхшы хис итә, ветераннарга тиешле игътибар биреләме - Халыкара өлкәннәр көне-якты һәм матур бәйрәм - әнә шул хакта уйландыра. Бу көнне өлкән кешеләргә аерым игътибар күрсәтелә, мәдәният йортларында, клубларда аларга багышлап кичәләр үткәрелә, аларга ашамлыклар салынган пакетлар тапшырыла. Болар аларга тормышта үзләренең...

Гомер көзенә кергән буын җәмгыятьтә үзен ни дәрәҗәдә яхшы хис итә, ветераннарга тиешле игътибар биреләме - Халыкара өлкәннәр көне-якты һәм матур бәйрәм - әнә шул хакта уйландыра. Бу көнне өлкән кешеләргә аерым игътибар күрсәтелә, мәдәният йортларында, клубларда аларга багышлап кичәләр үткәрелә, аларга ашамлыклар салынган пакетлар тапшырыла. Болар аларга тормышта үзләренең кирәклекләрен тоярга ярдәм итә, хәзерге җәмгыятьтә яшәүче өлкән кешеләрнең күп санлы проблемаларына игътибарны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Без аларның ихтыяҗларын белергә һәм аларга булышырга тиешбез. Түбән һәм Урта Тигәнәле авыллары мәдәният йортларында да өлкәннәребезгә багышлап кичә үткәргәннәр - аларны кунакка чакырганнар.

- Бу көнне яңгыр, хәтта карлы яңгыр явып торуга да карамастан, әбиләр һәм бабайлар, матур киемнәрен киеп, Урта Тигәнәле авылы мәдәният йортына җыелды. Клубта алар өчен фойеның буеннан-буена өстәл әзерләнгән иде, - дип сөйли "Алга" колхозы рәисе сәркатибе Сәрия Гатина. - Клуб, авыл Советы хезмәткәрләре әзерләгән табын төрле-төрле нигъмәтләрдән сыгылып торды. Өлкәннәр үзләренең яшьлекләре, үткән тормышлары турында кызык итеп тә, елый-елый да искә алдылар, хәзер ничек яшәүләре турында сөйләделәр. Алар өчен мәктәп укучылары, авыл Советы хезмәткәрләре бик матур концерт, театральләштерелгән тамаша әзерләгән иделәр. Концертта кунакка килгән өлкәннәр үзләре дә катнаштылар. Концерттан соң безнең колхозга кергән Түбән һәм Урта Тигәнәле авылларында яшәүчеләргә колхоз рәисе Тәлгат Хамматов бүлеп биргән акчага ясалган пакетлар өләштек. Килә алмаган әби-бабайларга пакетларны өйләренә илтеп бирдек.

Шундый ук чара Түбән Тигәнәле авыл мәдәният йортында да үткәрелде, - дип сүзен дәвам иттерде Сәрия. - Урта Тигәнәледә пакетлар өләшеп бетергәннән соң Түбән Тигәнәлегә киттек. Анда да клубта шундый ук өстәл әзерләнгән иде. Килә алмаган әбиләрнең өйләренә бардык. Без килеп кергәндә 90нан узган Шәмсия әби Шәйхетдинова мич арасында нәрсәдер эшләп йөри иде. Минем килүемә шулкадәр шатланды, ни эшләргә дә белмәде. "Әйдә инде өемне дә карап чык", - дип әвәрә килде. Барыбызга да елый-елый теләкләр теләде, рәхмәтләрен әйтте. Аңа бит аның пакеты да кирәкми. Аның өчен иң мөһиме - игътибар... Бу көндә күңел сагыш белән тула. Картлык беркемне дә аяп тормый шул, бөтен кешегә килә. Менә шул картлыкны елга бер тапкыр гына булса да ямьле итәсе килә. Ни дисәң дә, яшьлек узган, маңгайга сырлар салынган, гомер көзе җиткән...

- Түбән Тигәнәледә әлеге чара Әсхәт абый Сәхәбетдиновның дога укуы белән башланып китте, - дип сүзен башлап җибәрде авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Наилә Арсланова. - Укучылар һәм клуб хезмәтләре көче белән концерт әзерләдек, кунаклар үзләре дә концертта бик теләп катнашты. Хафизә апа, мәсәлән, "Гомер уза" дигән җырны күңелләргә җиткерерлек, күзләргә яшь китерерлек итеп башкарды. (Ул әле без бала чакларда ук Яңа ел һәм башка бәйрәмнәрдә сәхнәләрдә җырлап йөрде. Аның моңлы, сагышлы тавышы күңелләрне айкап ташлый һәм һәрчак алкышларга күмелә иде. - авт). Зәмзәмия апа Хөснуллина картлык турында Сания апа Тукмакова үзе чыгарган шигырен сөйләде, Гөлнур апа Сабирова да моңлы итеп җыр башкарды.Чәй табыны янында өлкән апалар үзләренең яшьлек елларын искә төшереп, хатирәләрен яңартып утырдылар. "Яшьлегегезгә кире кайтыр идегезме?" - дигән сорау биргәч, һәрберсе кире кайтасылары килмәвен әйттеләр. "Яшьлегебез бик авыр чорга туры килде. Күп газаплар күрдек, инде аларны кире кабатлыйсы килми, - диделәр алар. - Хәзерге кебек тормыш булса, әлбәттә, рәхәтләнеп кайтыр идек", - дип тә өстәделәр. Алар яшьләргә теләкләр теләделәр һәм колхоз рәисе Тәлгат Рәфәгат улына шундый пакетлар биргәне һәм авыл Советына, Надежда Сәхәбетдиновага өстәл әзерләүдә матди ярдәм күрсәткәннәре, клуб хезмәткәрләренә шундый бәйрәм оештырганнары өчен рәхмәт әйттеләр.

- Безне шулай ел саен зурлап чакырганнары, ашамлык тутырылган пакетлар биргәннәре, күңелебезне күргәннәре, игътибарлары өчен Тәлгаткә дә, оештыручыларга да зур рәхмәт, - дип сүзгә кушылдылар Сания апа Тукмакова белән Дания апа Мәгыйзова. - Клубның сәнгать җитәкчесе Наилә Арсланова да "Парлы мендәрләр" җырын үзәкләргә үтәрлек итеп башкарды. Күпләрнең күзеннән яшь акты. Бу җырга беркем дә битараф кала алмады.

* * *

Кичә бик әйбәт узган. Мондый очрашулар күңелләрне сафландыра, яшәргә көч бирә, тормышның матурлыгын тоярга, картлыкны беразга гына булса да онытып торырга ярдәм итә. Картларга карата мондый игьтибар, кайгыртучанлык һәм хөрмәт билгеләре календарьга бәйле булмыйча, мәңгелек булырга һәм башкача бәяләнә алмаска тиеш. Өлкәннәр бу кичәдән бик канәгать булып һәм рәхмәтләрен укый-укый, теләкләрен тели-тели киткәннәр.

Саннар һәм фактлар: "Алга" колхозы территориясендә 238 пенсионер яши.

2012 елда пакет бәясе - 32 мең сум, ә 2013 елда 43 мең сум тәшкил итә. Пакетта персик банкасы, куертылган сөт, үсемлек мае, чәй, вафля торты, тәмле-тәмле конфетлар һ.б.лар салынган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев