Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Өлкәннәр көне белән!

Әлеге халыкара бәйрәм көнендә өлкән буын кешеләрен район башлыгы Владимир Козонков котлады. Котлауда, атап әйткәндә, болай диелә: "Әлеге бәйрәм - кешелек үсешен аннан башка күз алдына да китереп булмаган бердәмлек һәм буыннар күчеше символы, вакытлар элемтәсе. Сез гомерегез буе игътибар, хөрмәт һәм ихтирам казандыгыз. Сезнең һәркайсыгыз авыр сугыш һәм хезмәт...

Әлеге халыкара бәйрәм көнендә өлкән буын кешеләрен район башлыгы Владимир Козонков котлады.

Котлауда, атап әйткәндә, болай диелә: "Әлеге бәйрәм - кешелек үсешен аннан башка күз алдына да китереп булмаган бердәмлек һәм буыннар күчеше символы, вакытлар элемтәсе.
Сез гомерегез буе игътибар, хөрмәт һәм ихтирам казандыгыз. Сезнең һәркайсыгыз авыр сугыш һәм хезмәт юлын уздыгыз. Сез безнең терәгебез һәм барлык башлангычларда хуплаучыларыбыз, алмаштыргысыз ярдәмчеләребез, күңелебезгә кадерле һәм якын кешеләр. Сез сугыш елларының барлык авырлыкларын үзегездә татыдыгыз, тыныч тормышта намус белән хезмәт иттегез.
Зур ихтыяр көче, актив тормыш позициясе, бетмәс-төкәнмәс энергия сезгә генә хас, хөрмәтле ветераннар, сез яшьләргә үрнәк. Күбегез олы яшьтә булуыгызга карамастан, производствода эшләвегезне дәвам итәсез, җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнәсез, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә көчегездән килгәнчә ярдәм итәсез.
Без сезнең районыбызның киләчәк үсеше өчен мөһим булган бай тормыш тәҗрибәгезне бәялибез. Хезмәтегез, түземлегегез һәм сабырлыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәтләребезне кабул итегез. Барлык алексеевскилылар исеменнән сезгә тормышка сүнмәс дәрт, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм якыннарыгызның мәхәббәтен тоеп яшәвегезне телим. Бәхет һәм уңышлар сезгә!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев