Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Май бәйрәмнәренә нинди планнар кордыгыз?

Быел май бәйрәмнәрендә кайбер кешеләр тоташ 9 көн ял итәчәк. Шәһәр халкы, әгәр отгуллар да җыйган булса, ике атналык ялга китә ала. Тынычлык, Хезмәт, Май... бу сүзләр сезгә нәрсә хәтерләтә, аларны ничек үткәрергә уйлыйсыз дигән сораулар белән респондетларыбызга мөрәҗәгать итәм.


Наил Кәлимуллин, "Алга" колхозы рәисе урынбасары:
- Билгеле инде, бу яллар авыл районнарында хезмәт куючыларга кагылмый. Безгә бөтенләй дә бәйрәмдә ял итеп яту килешми, чөнки кыр эшләре бара. Язның бер көне ел туйдыра диләр, бу бик дөрес, озын-озакка сузмыйча, кыска срокларда чәчүне төгәлләргә кирәк. Без, авыл кешеләре, чәчү беткәч Сабантуе көнне генә тынычлап бәйрәм итә алабыз инде. Кырларны тырмалауны йөз процентка тәмамладык, хәзерге көндә механизаторларыбыз сөрелгән җирләрне тигезләү белән шөгыльләнәләр, чәчү гөрләп бара. Кыскасы, кырларда эшләр гөрли, Аллаһы Тәгалә шифалы яңгырларын биреп, мул уңышлар җыеп алырга насыйп булсын. Җир кешесенең ялы кыш көне генә бераз була инде ул, җәен бер-бер артлы эш өлгереп кенә тора.
Разия Җаббарова, "Оазис" кафесы мөдире:
- Гадәттә кешеләр ял иткәндә без эшлибез. Бигрәк тә озын ял көннәре һәм күп кеше катнашында бәйрәмнәр көтелсә. Ә май бәйрәмнәрендә демонстрацияләр дә, күңел ачулар да, Җиңү парады да, салют та булачак. Моңа бистәбез бар куәткә әзерләнә. Урамнар, парклар, стадионнар чистартылды, төзекләндерелде. Оешмабызның сәүдә нокталары халыкны тәмле ризыклар белән тәэмин итәргә тиеш. Безнең бурыч - барлык шартларны да тудыру.
Әлбәттә бу өстәмә яллар дача, бакчалары булган кешеләр өчен бик кулай. Без, гадәттә, май керүгә зират өстенә кайтабыз, анда әти-әниләрнең, әби-бабайларның каберләрен чистартабыз.
Халидә Шакирова, хуҗабикә:
- Без бәйрәмдә ирем һәм балалар белән авылга кайтабыз. Ә анда эшнең очы-кырые юк. Шунысы рәхәт, мин авылда күпме генә эшләсәм дә арымыйм, һавасы чиста шул аның. Бәлки су буена төшеп балык тотарбыз, вакыт калса. Анда табигать искиткеч, рәхәтләнеп ял итү өчен бөтен мөмкин-лекләр бар. Мин телевизор каршында сериал карап утырып, аннан өстәл янына килеп бәлеш ашап ял итүчеләрне бөтенләй аңламыйм, бу ял түгел, үзеңә зыян салу гына дип уйлыйм. Элек май бәйрәмнәрендә бик телә-сәк тә, авылга кайта алмый кала идек, заводта эшләүчеләрне көчләп диярлек демонстрацияләргә чыгаралар, аннан кайсыбер елларда паром да төшмәгән була иде.
Әлфир Хәйбуллин, Урта Тигәнәле урта мәктәбе директоры:
- Май бәйрәмнәрендә ике көн ял итәбез, бездә хәзер ял кайгысы түгел. Бүгенге көндә укучылар, укытучылар БДИга әзерләнәләр. Ә 22 апрель - Ленин бабай өмәсе көнне мәктәп тирәсен җыештырдык, бөтен җир матураеп, чистарып калды. Күптән түгел зона буенча "Аҗаган" уеннары булып узды, без беренче урынны алдык. Уку елы тәмамланса да, уңышларга ирешергә беркайчан да соң түгел.
Фалия Хәсәншина әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев