Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Миһербанлык һәм шәфкать көне

Мөселман халыкларының олуг бәйрәме- Корбан гаете якынлашу уңаеннан Алексеевск районы мөхтәсибәте мөхтәсибе хаҗи Рөстәм хәзрәт Вальщиков барлык дин кардәшләренә, райондашларына түбәндәге котлау сүзләрен юллый.

- Хөрмәтле дин кардәшләрем, ватандашларым! Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүлллаһи үә бәракәәтүһ!

Сезне Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Алексеевск мәхәлләсе һәм шәхсән үз исемемнән иң мөкатдәс бәйрәмнәребезнең берсе булган Корбан гаете белән чын күңелемнән тәбрик итәм!

Елга бер мәртәбә була торган күркәм бәйрәмебез- Корбан гаете барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булсын! Әлеге бөек бәйрәмне барлык мөселманнар түземсезлек белән көтеп ала. "Корбан " сүзе гарәпчәдән "якынаю", "якын булу" дип тәрҗемә ителә. Корбан чалу- кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган һәм безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе. Әлеге бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгаләнең бөеклегенә, исламның хак дин булуына тагын бер кат инанабыз. Мөселманнар, Ибраһим галәйһиссәләмнең юлын дәвам иттереп, рухи-әхлакый камиллеккә, бер-беренә мәрхәмәтле булуга ирешә. Без бу мөбарәк бәйрәмдә гает намазларын укып, Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалып, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз, шуңа күрә бу олуг бәйрәмебезне шатланып каршы алабыз.

Корбан гаете барлык мөселманнарны берләштерә, якынайта, аларның күңелләре миһербанлык һәм шәфкать хисләре белән тула. Әлеге бәйрәм авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар күрсәтергә чакыра.

Бу мөбарәк көн дошманлык һәм үпкә хисләрен бетерә. Күңелләребезне пакьләндерергә, начарлыклардан, явызлыклардан арынырга ярдәм итә.

Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфыйк-һидәят биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсә иде. Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып, Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә насыйп булса иде!

15 октябрьдә барлык дин тотучыларны иртәнге намазга чакырабыз, ул 7нче 15 минутта укылачак, ә гает намазы исә 8 туларга 15 минуттабашланачак. Сезне мәчетләрдә көтеп калабыз."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев