Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Әниләр көне белән!

Әлеге бәйрәм алдыннан районыбыз хатын-кызларын муниципалитет башлыгы Владимир Козонков котлый.

Котлауда, атап әйткәндә, болай диелә: "Ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә, безгә тормыш бүләк иткән, дөньяны бөтен гүзәллеге һәм мөһимлеге белән ачып, язмышның катлаулы юлыннан сак кына алып баручыларны данлыйбыз.

Кадерле әниләребезнең сәламәт-лекләре һәм уңышлары, әхлак нигезе һәм бәхете күбесенчә бездән тора. Районда 322 күп балалы гаилә бар, анда барлыгы - 1046 бала, шулардан: 14 гаиләдә -5; 1 гаиләдә - 6; 3 гаиләдә - 7; 1 гаиләдә - 8 бала тәрбияләнә. Татарстан Республикасының "Ана даны - Материнская слава" медале белән 27 күп балалы ана бүләкләнгән.

Баланың киләчәге өчен хатын-кыз аңа бар күңелен, йөрәген һәм көчен бирә, ана көченнән дә көчлерәк нәрсә юк. Бары тик әни нинди генә хәлләрдә дә өйдә учак җылысын саклый ала, тик ул гына безне ничек бар шулай кабул итә, авыр минутларда ярдәм итә.

Хөрмәтле хатын-кыз-әниләр! Без сезгә нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар, яратучы балалар һәм озак елларга матурлык телибез!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев