Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Әнине беркем дә алыштырмый

Чәршәмбе көнне бистәбезнең өченче мәктәбендә Әниләр көненә багышланган чара булып узды.

Чараны "Әни" дигән җыр белән Секалина Эвелина ачып җибәрде. Аннан балалар бәйрәмгә чакырылган әниләр белән бергә үткәнгә күз салдылар: алар төрле илләрдә элекке заманнарда хатын-кыз -анага ничек хөрмәт күрсәткәнне белделәр. Бәйрәм гомуми әңгәмәдә дәвам итте: малайлар һәм кызлар өй җылысын булдыру, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклау өчен әни нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? дигән сорауларга җаваплар ишеттеләр. Очрашу барышында бирегә җыелучылар өчен Диана Мишанина ана мәхәббәте турында риваять сөйләде, "Әни" дигән видеоролик күрсәтелде, аны карагач алмашка берни дә көтмичә, беркем дә әни кебек ярата, аңлый һәм кичерә алмый дигән фикер туа.

- Җиденче сыйныфта укучы Викториянең әнисе Валентина Савченкова: "Әлеге чарада күргәннәрем һәм ишеткәннәрем, минем күңелемә тирән үтеп керде. Мондый очрашулар безгә, ата-аналарга да, балаларыбызга да кирәк. "Әни" видеоролигын карагач, минем өчен яхшы таныш булган әйберләрне мин башкача кабул итә башладым: балаларны бик яратырга, улларың һәм кызларың иминлеге өчен әни кеше әллә нинди кыенлыкларга да барырга мөмкин икәнлеген һәм балаларда үз әти-әниләренә хөрмәт тәрбияләүнең мөһимлеген аңладым" диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев