Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Россия Конституциясе көне белән!

Бүген бөтен ил Россия Федерациясе Конституциясе көнен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм датасы белән район кешеләрен муниципалитет башлыгы Владимир Козонков котлый. Котлауда, атап әйткәндә, болай диелә: "Конституция көне-Россиянең иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе. 2005 елдан ул гади эш көне булып калса да, бу датаның мөһимлеген киметми. Нәкъ 13 ел элек бөтенроссия...

Бүген бөтен ил Россия Федерациясе Конституциясе көнен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм датасы белән район кешеләрен муниципалитет башлыгы Владимир Козонков котлый.

Котлауда, атап әйткәндә, болай диелә: "Конституция көне-Россиянең иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе. 2005 елдан ул гади эш көне булып калса да, бу датаның мөһимлеген киметми. Нәкъ 13 ел элек бөтенроссия референдумында илебезгә яңа төсмер бирүче Конституция кабул ителде. Ул властьларның ачык бүленешен, аларның алмашынуының килешүле механизмын билгеләде, Федерацияне ныгытты һәм нигездә ил тарихында турыдан-туры эш итүче төп закон булып, россиялеләргә хокук һәм ирек офыкларын ачты. Конституция Россиянең барлык хокук системасының үзәге булып тора һәм башка законнарның мәгънәсен, эчтәлеген билгели.
Барлык район кешеләрен әлеге бәйрәм көне белән котлыйм, нык сәламәтлек, бәхет, иртәгесе көнгә күтәренке кәеф һәм ышаныч телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев