Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Россия почтасы көне белән!

Ә алдагы, якшәмбе көн, календарьда почта элемтәсе хезмәткәрләре өчен кызыл датага әйләнде. Аларны бәйрәмнәре белән "Алексеевск" почта элемтәсе бүлекчәсе участогы начальнигы Гөлфинә Исаева котлый: -Хөрмәтле почта элемтәсе тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары, һөнәри бәйрәмебез белән котлауларны кабул итегез! Россия Федерациясе Президенты Указы белән кабул ителгән һәм июльнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелүче...

Ә алдагы, якшәмбе көн, календарьда почта элемтәсе хезмәткәрләре өчен кызыл датага әйләнде. Аларны бәйрәмнәре белән "Алексеевск" почта элемтәсе бүлекчәсе участогы начальнигы Гөлфинә Исаева котлый:

-Хөрмәтле почта элемтәсе тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары, һөнәри бәйрәмебез белән котлауларны кабул итегез!
Россия Федерациясе Президенты Указы белән кабул ителгән һәм июльнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелүче Россия почтасы көне илебездәге иң яшь бәйрәмнәрнең берсе. Шуның белән бергә дәүләтнең барлыкка килү этабында туган Рәсәй почтасының зур һәм данлы үткәне бар. Йөз еллар дәвамында почта кешеләр арасындагы күпер булды һәм шулай булып кала да. Бүген, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә чаралары ашыгыч төстә үсеш алганда, аралашуның иң популяр һәм кулай төре булып калып, почта элемтәсе үз әһәмиятен югалтмый.
Хәзерге вакытта район территориясендәге почта тармагында йөздән артык кеше көч куя. Безнең хезмәткәрләребез көн саен корреспонденция кабул итәләр һәм эшкәртәләр, абунәчеләргә дистәләрчә газета-журнал тараталар, пенсия һәм пособиеләр өләшәләр, коммуналь һәм башка хезмәтләр өчен түләүләр кабул итәләр. Соңгы вакытларда традицион хезмәтләрдән тыш федераль почта элемтәсе тизләтелгән, электрон переводлар җибәрү кебек күп кенә заманча хезмәтләр тәкъдим итә. Хезмәтләрнең яңа төрләрен кертүдән тыш, элемтәнең барлык предприятиеләрендә дә сервисны яхшырту буенча эш алып барыла.
Почтада үз һөнәрләренә ихлас күңелдән бирелгән, бөтен энергияләрен һәм еллар буена тупланган тәжрибәләрен уртаклашкан искиткеч кешеләр эшли. Ышанам, коллективыбыз алга таба да алдыбызга куелган бурычларны намуслы үтәр.
Һөнәри бәйрәмебездә хезмәттәшләремә нык сәламәтлек, иртәгесе көнгә ышаныч, уңышлар, иминлек һәм бәхет телим. Дистәләрчә еллар буена почта элемтәсенең куәтле системасын булдырган ветераннарыбызга аеруча да җылы сүзләр юллыйм. Бәйрәм белән сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев