Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Теләкләр чынга ашсын

Яңа ел җиткәндә күңел әкияти хисләр кичерә, үзенчәлекле тылсым көтә. Ниндидер куанычлы вакыйгалар булыр төсле, очып йөргәндәй буласың. Яңа елга әзерләнү иң элек өйләребез түрендә ямь биреп утырачак чыршы бизәүдән башлана. Аннан соң матур итеп табын әзерләү, телеңне йотарлык ризыклар пешерү, якыннарыңны, гаиләң яки дусларыңны гадәти булмаган нәзакатле аш-су белән...

Яңа ел җиткәндә күңел әкияти хисләр кичерә, үзенчәлекле тылсым көтә. Ниндидер куанычлы вакыйгалар булыр төсле, очып йөргәндәй буласың. Яңа елга әзерләнү иң элек өйләребез түрендә ямь биреп утырачак чыршы бизәүдән башлана. Аннан соң матур итеп табын әзерләү, телеңне йотарлык ризыклар пешерү, якыннарыңны, гаиләң яки дусларыңны гадәти булмаган нәзакатле аш-су белән сыйлау турында уйлый башлыйсың.

Шунысы кызыклы, төрле илдә Яңа ел табынын әзерләүгә төрлечә карыйлар. Мәсәлән, Япониядә хуҗабикәләр диңгез кәбестәсен шатлык алып килә, пешкән балык исә күңел көрлеге, тынычлык, кузаклы культуралар сәламәтлек китерә дип аларны өстәлгә мул итеп куярга тырышалар. Шулай эшләгәндә, алар исәпләвенчә, киләсе ел уңышлы була. Ә менә Венгрия һәм Австриядә Яңа ел табынында кош итен бик күрәсең килсә дә, таба алмассың. Алар фикеренчә, кош ите белән бергә бәхетең дә очып китәргә мөмкин. Куба, Испания, Португалиядә төн уртасында кешеләр теләк теләп 12 бөртек виноград җимеше ашарга тиеш икән. Биредә виноград тәлгәшләре гаилә учагын тергезүче җимеш булып санала. Итальяннар чикләвек, ясмык, шул ук виноград сәламәтлек, озын гомер, шатлык алып килә, дип исәплиләр. Словакия һәм Чехиядә казылык белән пешерелгән кәбестә, карп, гөмбә ашы, мәк һәм баллы печеньелар куела. Франциядә исә табын акка төренә - өстәлгә ак шәмнәр куела, пудра сибелгән җиләк-җимеш, ак кекс, гоголь-моголь. Польшада өстәл өстенә ак эскәтер җәяләр. Яңа ел табынына гөмбә ашлары, кәбестәдән кабартма, баллы соуста карп балыгы куела.

Ел саен Яңа ел оливье салаты (безнеңчә "кышкы" салат) хаклы рәвештә иң тәмле һәм иң җиңел әзерләнә торган ризыклардан санала. "Эдем" ЧҖҖ челтәре кафеларының берсендә өлкән повар булып эшләүче Венера ханым бу салатны әзерләүнең кайбер нечкәлекләре, тарихы белән газета укучыларны да таныштыра.

- Бу салатның тарихы XIX гасырның 60нчы елларында, Франциядә Люсьен Оливье исемле аш-су остасы "Эрмитаж" трактирында эшләгәндә башланып китә. Оливьеның тәмен кешеләр беренче тапкыр шул заманнарда татып карыйлар. Бу яңа ризык шундук һәркемнең күңеленә хуш килә. Люсьен Оливье аның рецептын бик зур сер итеп саклау гына түгел, үзе белән кабергә үк алып китә. Шулай итеп, җәмәгатьчелек иң тәмле салатларның берсен әзерләү ысулын белми кала.

Люсьен рецепты буенча оливье салаты боҗыр итеннән ясала. Бүген исә боҗырны пешкән ит, ветчина, казылык алыштыра. Боларның барысы да, әлбәттә, салатның тәмен үзгәртә, аны тәүге рецептыннан ерагайта. Чөнки казылыкны үзен генә дә ашап була, ул салкын кабымлык. Салат компонентлары белән бик ярашып бетми. Тагын шунысы: бик тәмле кышкы салат ясау өчен тозлы түгел, маринадланган кыяр, алманың да әчесен түгел, ә баллысын куллану кирәк. Кыяр белән алманың кабыгын әрчү әйбәт. Тагын бер шарт - барлык ингредиентлар да бертигез шакмаклап туралырга тиеш. Яңа ел өстәленә куйганда әлеге салат петрушка белән матур итеп бизәлә. Салатны күпме әзерләргә икәнен белдерүче бер серне ачам: барлык кунакларга да җитсен өчен нәрсәне күпме саласын белмисезме? Моның өчен бәрәңгене нигез итеп алыгыз. Табын янына ничә кеше утырырга тиеш булса, бәрәңге саны да шуның кадәр! Калганы - гадәттәгечә. Бу форсаттан сезгә Көнчыгыш халыклары оливьесын тәкъдим итәсем килә.

Моның өчен 300 грамм тавык ите, 4 данә бәрәңге, 100 грамм яшел борчак, 200 грамм виноград, 5 йомырка, бераз петрушка, майонез һәм тоз кирәк булачак.

Ә без, татарлар, табынны, аны ямьләп, хуш исе белән ымсындырып торган кыздырылган каздан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Бу төр ризык иң затлы ашамлыклардан санала.

Каз итен пешерүнең төрле ысуллары бар. Аны каклап та, мичкә куеп та, эченә бәрәңге, алма, төрле ярмалар салып та пешерергә була. Өй шартларында мин үзем мәсәлән, бәйрәм табынына казны түбәндәгечә әзерлим. Бер бөтен казны бер тәүлеккә тозлы суга салып торам. (Бер чиләк салкын суга бер кг тоз исәбеннән). Аны тозы тигез булып сеңсен өчен әйләндерәм. Бер тәүлектән соң түшкәне судан алам да, яхшылап корытам, тышына һәм эченә алдан әзерләп куйган тәмләткечләрне ышкыйм. Моның өчен сарымсакны чистартып ваклап турыйм, төелгән кара борыч салам, майонез, аз гына томат пастасы өстим. Шул массаны сылаганнан соң казның эченә яшел алма, урталай ярып, бәрәңге тутырам, вак итеп телемнәргә туралган лимон кисәкләре, берничә кара җимеш өстим. Шуннан аны әзер фольга яки пергамент кәгазенә пөхтә итеп төреп, 180 градуслы духовкага пешәргә куям. Кайнар мичтә 2,5-3 сәгать торганнан соң казыбыз әзер була. Бер сәгать үткәннән соң түшкәне әйләндерергә кирәк. Билгеле инде, әйләндергәч аның мае агып чыга, ул ташып, бүлмәгә көйгән исе чыкмасын өчен саклык белән генә аны табадан алырга кирәк. Итнең әзер булганлыгын түбәндәгечә тикшереп карыйм: чәнечке белән кадаганнан соң аннан үтә күренмәле сок чыкса, димәк, ул әзер. Казны мичтән алып, ярты сәгатьләп суытканнан соң аны матур итеп бизәргә, я булмаса табынга чыгару өчен кисәкләргә турап куярга була. Киләсе Ат елында да каклаган, я булмаса шул рәвешле пешерелгән каз менә дигән ризык, табын күрке булачак.

Тагын әле "Яңа ел" салаты өстәлегезгә үзенчәлек бирәчәк.

Моның өчен 200 грамм ысланган тавык ите яки кальмар балыгы, 3-4 бәрәңге, 2 маринадланган кыяр, 3 йомырка, 1 алма, 200 грамм сыр, 1-2 тырнак сарымсак, тоз, төелгән борыч, бизәү өчен зәйтүн җимеше, кишер кирәк.

Бәрәңге белән йомырканы пешереп, суытканнан соң - эре, сырны исә вак угычтан уарга. Кыяр һәм тавык итен саламлап турарга. Алманы чистартканнан соң каралмасын өчен өстенә лимон согы бөркергә.

Майонезны сарымсак белән болгатырга. Салат катламлап ясала. Һәр катлам саен майонез сыларга. Беренче катлам: бәрәңге, икенче - туралган кыярның яртысы. Өченче катлам: ысланган тавык ите яки кальмар. Дүртенче катлам: калган кыяр. Бишенче катлам: йомырка. Алтынчы катлам: алма (теләгән очракта). Җиденче катлам: сыр. Салатның өстенә майонез сылаганнан соң зәйтүн җимеше, кишер белән сәгать теле рәвешендә бизәргә мөмкин.

Яңа еллар һәркайсыбызга яңа бәхет, яңа шатлык, сәламәтлек һәм иминлек алып килсен иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев