Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр!

21 февраль - Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Г.С.Боровиков исемендәге 3нче Алексеевск урта мәктәбе укучылары да бу көн уңаеннан туган телгә багышлап инша язганнар. Иншалар укучыларның игътибарын телләрне саклау, үстерү мәсьәләләренә юнәлдерелгән, аларда балаларның...


Туган тел бәйрәме укучыларның яраткан бәйрәменә әйләнеп бара, һәр халыкның телен, мәдәниятен саклауга үз өлешен кертә. Шулай итеп, әлеге иншаларны без, укучыларыбыз, сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез. Аларны туплап безгә мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза КУТУЕВА китерде.

Тел - халык күңеленең кыңгыравы


Безнең телебез бик моңлы тел, ди халык. Ул - моң шикелле матур яңгырый. Телнең матурлыгы барыбызга да кирәк.Матур сөйләшә белгән кеше матур уйлый да белә. Телне белү өчен аны һәрвакытта да кулланырга кирәк. Туган телне белмәү - наданлык. Минемчә, телне белмәү милләтне яратмаудан килеп чыга. Телне белү өчен аны өйрәнергә, аңларга кирәк. Татар халык язучысы Фәнис Яруллин болай язган: "Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Кыңгырауга кагылмасаң, ул чыңламый. Әйдәгез, ул кыңгырауга ешрак кагылыйк, кыңгырау тутыкмасын!" Мин Фәнис Яруллинның фикере белән, һичшиксез, килешәм. Әлбәттә, үз телеңне матур, чиста тотарга кирәк. Чөнки ул безне рухи яктан да баета. Туган телебезне без киләчәк буыннарга да тапшырырга тиеш.
Диләрә Галимова, 9Б сыйныф.


Туган телдә горурланып сөйләшик


Туган тел, татар теле. Аны яратмый мөмкин түгел. Минем туган телем - татар теле. Аны ана теле дип тә атыйлар. Чөнки туган телдә безгә беренче сүзне әниләребез әйтә. Шуңа күрә туган телебез безнең өчен иң газиз тел ул. Бик матур да, ягымлы да, бай да тел ул татар теле. Бер сүз белән дә алыштырып булмый торган әни, әти,әби, бабай, туган ил сүзләрен без туган телдә әйтәбез.


Без гаиләдә үзебезнең туган телебездә аралашабыз. Мин рус мәктәбендә белем алсам да, минем өчен туган тел гел беренче, алдынгы урында тора. Әти-әнием өчен дә шулай. Мин белгән берничә татар гаиләсендә туган телләрен белмәмешкә сабышып, башка телдә аралашалар. Әллә үз телләреннән оялалармы икән соң? Мин андый кешеләрне бер дә хупламыйм. Әгәр дә милләтнең теле кулланылмый башласа, тел юкка чыгарга да мөмкин бит. Тел бетә икән, ул халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф-гадәтләре дә бетә дигән сүз. Шулай итеп, милләт тә үзеннән-үзе үлемгә дучар була. Тел саклансын өчен ул тулы хокуклы аралашу чарасы булырга, тормышның күп өлкәләрендә кулланылырга тиеш. Татар мәктәпләренең саны артсын, рус мәктәпләрендә ана телен тирәнтен өйрәнү класслары булсын иде. Һәрбер кеше үзенең туган телендә иркенләп, горурланып сөйләшсен иде.


Мин үземнең туган телемне бик хөрмәт итәм һәм рәхәтләнеп чын күңелемнән сөйләшәм.
Тимур Фәтхетдинов, 9Б сыйныф.

Туган телемнең киләчәге бар


Татар телендә чиста, дөрес итеп сөйләшкән кеше һәммәбезне сокландыра. Туган тел беркайчан да онытылырга тиеш түгел. Ниндидер сәбәпләр белән туган илләреннән, җирләреннән аерылырга туры килгән, чит җирләргә китеп кайтмыйча калган кешеләр моны яхшы аңлый. Алар үз илләрен, телләрен, халкын сагынып, моңлы татар җырларын җырлыйлар. Бөтендөнья татарларын берләштергән "Татарлар" телевизион тапшыруы да туган телнең ни дәрәҗәдә кадерле, кирәкле, мөһим булуы турында төрле сюжетлар аша сөйли.


Бөек туган телебез - Тукай теле, татар теле халкыбыз белән бергә, гасырларны үтеп, киләчәккә атлаячак, дип ышанам мин.
Радик Гайсин, 9Б сыйныф.

Киемеңә нәрсә язылган?..


"Үз телеңне белмәү - наданлык", - дип язган олуг татар язучысы Фәнис Яруллин. Мондый кешеләрне рухи яктан сукырлар, дип атый ул. Күп кенә яшьләр шуның аркасында, нәрсә язылганын да аңламыйча, чит телдә язылган киемнәр киеп йөриләр. Урамда магнитофон тотып, чит телдә җырланган җырларны тыңлыйлар. Бәлки, җырны тәрҗемә итсәң, мәгънәсез сүз боткасы булып чыгарга да мөмкин. Минем уйлавымча, телгә һәм үз халкыңа мәхәббәт булмаса, шулай килеп чыгарга мөмкин. Фәнис Яруллин әйткәнчә, без бит үзебезнең яраткан күлмәгебезне дә пычратмаска тырышабыз, әз генә пычранса да, юып киябез. Ә үзебезнең телебезне пычратабыз, чүплибез, сындырабыз.Халык күңеленең кыңгыравы булган туган телебез һәрвакыт чыңлап торсын, тавышы саф, матур булсын.
Гүзәл Гатина, 9Б сыйныф.
* * *
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.


"Туган тел" шигыреннән алынган бу юлларны татар халкының сөекле шагыйре Г. Тукай язган. Кайчак дүртюллык шигырьдә дә зур-зур поэмаларда булмаган тирән мәгънә ята.


Һәр кешенең үзенең туган теле була. Ул шул телдә сөйләшә, яза һәм рәхәтләнеп аралаша. Һәр телнең үз үзенчәлеге бар. Мәсәлән, итальян теле романтик һәм матур, инглизнеке иң популяр булып санала.Ә мин урыс телендә сөйләшәм һәм шуның белән горурланам. Мин үз телемне искиткеч матур һәм дөньяда иң яхшы тел дип саныйм. Мин үз илемне дә яратам. Туган илгә мәхәббәтне үз телеңне яратудан башка күз алдына да китереп булмый. Бу хакта Паустовский да язган. Үз телеңне яратмый торып туган илеңне дә ярата алмыйсың.


Россия - иң бөек ил. Мин моның һәрвакыт шулай булуын телим. Әйдәгез, үз телебезне һәм үз Ватаныбызны яратыйк. Үз ватаныбызга мәхәббәтне бездән беркем дә тартып ала алмас.
Валерия Херувимова, 7нче сыйныф.
* * *
Мин дә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның сүзләре белән килешәм. Минем туган телем - урыс теле. Мин урыс телебезне саклап калганнары өчен ата-бабаларыбызга рәхмәтлемен. Урыс теле - куәтле, бөек һәм матур яңгырашлы тел. Мин үз телемне хөрмәт итәм һәм: "Урыс кызы булуым нинди әйбәт", - дип үз-үземә еш әйтәм.


Мин урыс булып туарга теләгән күп кешене беләм. Ләкин миңа калса, кайда һәм кем булып туарга икәнен беркем дә сайлап ала алмый.


Мин үз телемне бик яратам. Әмма, ни кызганыч, аны бозалар. Рекламаларда күпме хата, өтерләр куелмый һ.б.лар. Мин урыс теленең һәрвакыт яшәячәгенә ышанам.
Ольга Легостаева, 7нче сыйныф.

* * *
Минем туган телем - татар теле. Ләкин урыс теле минем икенче туган телемә әйләнде. Мин нәни чагымнан ук шул телдә сөйләшәм, сыйныфташларым, дусларым белән шул телдә аралашам, мәктәптә шул телне өйрәнәм. Урыс теле бик бай һәм матур. Күп кенә урыс язучыларының һәм шагыйрьләренең әсәрләрен укый алуым белән горурланам.
Елена Васильева, 5Б сыйныф.
* * *
Минем туган телем - татар теле. Мин үз телемне яратам. Шул телдә мин беренче сүзләремне әйттем, шул телдә иптәшләрем, сыйныфташларым белән аралашам. Мин телне камиллектә үзләштерергә хыялланам, чөнки ул - иң зур байлык. Габдулла Тукай, Муса Җәлил кебек бөек татар шагыйрьләренең әсәрләрен төп нөсхәләрендә укый алуым белән горурланам.
Рузилә Хисаметдинова, 5Б сыйныф.
* * *
Минем туган телем - татар теле. Минем өчен бу дөньяда иң матур һәм иң бай тел. Мин татар телен татарлар гына түгел, ә бәлки урыслар, әзербәйҗаннар, чуашлар, марилар, башкортлар һәм башка милләт вәкилләренең белүе белән горурланам. Миңа татар телен Татарстаннан читтә: Мәскәүдә, Түбән Новгородта, Санкт-Петербургта да ишетү бик күңелле булды.
Камилла Кәбирова, 5Б сыйныф.
* * *
Минем туган телем - урыс теле. Урыс теле бөек һәм куәтле, анда тасвирлау чаралары кп. Телебезне саклагыз, искиткеч матур телебез - ата-бабаларыбыздан безгә мирас булып калган бай казанышыбыз ул. "Әлеге куәтле коралга хөрмәт белән карагыз", - дигән И.С. Тургенев. Әлеге телдә кагыйдәләр күп, бу кайчак без, укучыларның тормышын катлауландыра, лдәкин шунсыз булмый. Урыс теле - урыс халкының милли теле ул. Ул матур һәм тирән мәгънәле. Аның турында барлык заманнар һәм халыкларның язучылары һәм шагыйрьләре сокланып, исләре китеп язганнар.
Арина Пайрамова, 7нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев