Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Ярдәм өчен рәхмәтле без

15 февральдә совет гаскәрләренең Әфганстанны ташлап китүләренә 25 ел тула. Районыбызда бу датага багышланган чаралар үткәрелә. Моннан чирек гасыр элек "СССР" дип аталган ил җитәкчелеге Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрен туктату турында карар кабул итте. Ләкин совет солдатлары сугышып кына калмадылар, алар юллар, социаль объектлар төзеделәр, ил халкына һәртөрле ярдәм күрсәттеләр. Табибларыбыз...

15 февральдә совет гаскәрләренең Әфганстанны ташлап китүләренә 25 ел тула. Районыбызда бу датага багышланган чаралар үткәрелә.

Моннан чирек гасыр элек "СССР" дип аталган ил җитәкчелеге Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрен туктату турында карар кабул итте. Ләкин совет солдатлары сугышып кына калмадылар, алар юллар, социаль объектлар төзеделәр, ил халкына һәртөрле ярдәм күрсәттеләр. Табибларыбыз әфган балаларын дәваладылар. Әлеге илнең күп кенә кешеләре солдатларыбызны җылы хисләр белән искә алалар. Ул еллар вакыйгаларына кем ничек карамасын, бернәрсә ачык - офицерлар һәм солдатлар үзләренең хәрби боерыкларын үтәделәр, ә боерык, билгеле булганча, тикшерелми.
Әфганстанның тау үткелләрендә ату тавышлары тынарга да өлгермәде, яшь ветераннар һәлак булган егетләрне хөрмәтләп искә алу, аларга бергәләп нинди дә булса ярдәм күрсәтү өчен берләшә дә башладылар. Әфганстан темасына багышланган очрашулар, чаралар башланып китте. Вакыт уза торды, дәүләт инде күпме һәлак булган һәм гарипләнгән солдат-офицерларның санын дәшмичә калмады.
Әфганстандагы, ә соңрак Чечнядагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары оешмасына бакый дөньяга күчкән Сергей Валдавин егерме елдан артык җитәкчелек итте, ул күп еллар район Советы депутаты булды. Район җитәкчелегендә җәмәгать оешмасының үз бинасы, үз статусы булдырылды. Ветераннар 1999 елның 25 маенда үз Уставларын эшләп расладылар.
2010 елның 15 февралендә җәмәгать оешмасының гомуми җыелышында Эчке эшләр министрлыгы ветераны Гордеев Николай Михайлович рәис итеп сайланды.
Яшь буынны, Ватанны булачак саклаучыларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү эштә төп юнәлеш булды.
Сугышчан дан музее ачылгач, даими төстә экскурсияләр үткәрелә, әфган-чечен темасына видеороликлар күрсәтелә.
Музей аграр колледжның барлык укучыларын, районның 1500дән артык укучысын, балалар бакчалары, "Кайгырту" приюты балаларын, күп кенә оешма коллективларын, республика һәм башка төбәкләрдән килгән кунакларны, районыбыз кешеләрен кабул итте.
Бүген музейга килүчеләр солдат һәм интернациональ бурычын үтәгән, сугыш сынауларын каһарманнарча кичкән, туган йортларына әйләнеп кайта алмаганнар турындагы хатирәнең бер өлешен күңелләрендә калдыралар, дигән ышаныч бар.
Бүгенге көндә оешма сафларында 59 Әфганстандагы сугыш хәрәкәте ветераны, Чечня Республикасында хезмәт иткән 131 ветеран һәм Эчке эшләр министрлыгының Төньяк Кавказда җәмәгать тәртибен саклау буенча командировкаларда булып кайткан 23 хезмәткәре һәм пенсионер исәпләнә. Алар барлыгы 231 кеше.
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның юбилей датасын бәйрәм итү алдыннан район башлыгы Владимир Козонков җәмәгать оешмасы советына кыйммәтле бүләк - "Шевроле-Нива" автомобиле бирде, ул әфган һәм чечен вакыйгалары инвалидлары һәм ветераннары, үлгән һәм һәлак булган солдатларның гаиләләре белән аларга ярдәм күрсәтү өчен даими элемтәдә торырга мөмкинлек бирәчәк.
Әфганстанда һәм Чечнядагы сугыш хәрәкәтләренең барлык ветераннары исеменнән районыбызны чәчәк аттыруга чирек гасыр гомерен биргән кешегә һәм җитәкчегә рәхмәт әйтәсе килә. Хәзер ул Татарстан Республикасының Хисап палатасы рәисе булып тора. Алексей Иванович, социаль ярдәм күрсәткәнегез, торак һәм башка күп кенә мәсьәләләрне хәл иткәнегез өчен рәхмәт Сезгә. Без хәзерге җитәкчелеккә һәм шәхсән район башлыгына да ветераннарга һәрьяклы ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтлебез. Оешма, предприятие җитәкчеләренә һәм шәхси эшмәкәрләргә музей булдыруга зур игътибар күрсәткәннәре өчен бик зур рәхмәт.
Барлык ветераннарны, үлгән һәм һәлак булган солдатлар һәм офицерларның туганнарын 13 февральдә сәгать 10да юбилей датасын бәйрәм итүгә район мәдәният йортына чакырабыз, анда Әфганстанда хезмәт итүчеләрнең барысына да истәлекле медальләр, калган барлык сугыш хәрәкәтләре ветераннарына азык-төлек пакетлары тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев