Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Яз паровозы соңга кала

Март башында традиция буенча без кышны озатабыз. Шул исәптән ел да читтә калмады. Яз соңга калса да, шимбә көнне халык Алексеевскиның Чиркәү, Биләрнең Тынычлык һәм килешү мәйданында кышны озатырга җыелды. Район үзәгенең төп мәйданында халык күңел ачсын өчен барлык шартлар да булдырылды. Традицион атта йөрүләргә бу юлы карусель һәм мини-поездларда...

Март башында традиция буенча без кышны озатабыз. Шул исәптән ел да читтә калмады. Яз соңга калса да, шимбә көнне халык Алексеевскиның Чиркәү, Биләрнең Тынычлык һәм килешү мәйданында кышны озатырга җыелды. Район үзәгенең төп мәйданында халык күңел ачсын өчен барлык шартлар да булдырылды. Традицион атта йөрүләргә бу юлы карусель һәм мини-поездларда йөрү өстәлде. Шаян концерт һәм күңелле конкурслар бирегә килүчеләргә өшергә ирек бирмәде. Ярминкәдә теләге булган барлык кеше дә авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала алды. Егермеләп бозау, 20 тонналап фураж, печән, салам, бәрәңге, ит һәм башка күп кенә нәрсәләр сатылды. Иллеләп дуңгыз баласы санаулы минутларда яңа хуҗаларын тапты. Ә Биләрдә бу көнне, авыл җирлеге башлыгы Николай Портнов сүзләренчә, 20 төргәк печән, 19 бозау, центнердан артык балык һәм хәтта 8 килограмм кысла сатканнар. Моннан тыш, биләрлеләр гер күтәрделәр, капчык киеп сикерделәр, аркан тарттылар, атларда йөрделәр - башкача әйткәндә, күңел ачтылар.
Бер җирдә дә бәйрәм традицион атрибутларсыз-коймак һәм Май чабу карачкысын яндырудан башка үтмәде. Ул бөтен начар нәрсәләр үткәндә кала, ә табигать уянуы һәм яңа тормыш туу алда дигәнне аңлата. Алда - яз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев