Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Өйләнешүчеләр саны артты.

Бу елның гыйнвар һәм февралендә районда язылышучылар саны аерылышучылардан күбрәк булды: 50 кеше гаилә җепләрен бәйләгән булса 13 кеше үзләренең мөнәсәбәтләрен өзде. ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Сөниева әйтүенчә, районда ике айда 55 бала туган: 32 малай һәм 23 кыз, шул исәптән ике игезәкләр. Егерме әни ана булу шатлыгын тәүге тапкыр...

Бу елның гыйнвар һәм февралендә районда язылышучылар саны аерылышучылардан күбрәк булды:
50 кеше гаилә җепләрен бәйләгән булса 13 кеше үзләренең мөнәсәбәтләрен өзде.
ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Сөниева әйтүенчә, районда ике айда 55 бала туган: 32 малай һәм 23 кыз, шул исәптән ике игезәкләр. Егерме әни ана булу шатлыгын тәүге тапкыр татыды. Икенче бала табуга шулай ук егерме әни карар кылган. 13 хатын-кызның быел өченче баласы дөньяга килде, тагын икесенең - дүртенче. Бу кышкы айларда малайларга күбрәк Антон, Кирилл, Азат, ә кызларга - Дилә, Динә, Аида исемнәрен куштылар. Кайбер әти-әниләр үзләренең сабыйларына сирәк очрый торган исемнәр бирделәр: Ясминә, Карина, Талип, Әнвәр, Әмир, Ильяс, Тимофей.
Ике айда 45 кеше якты дөньядан китте: 23 ир-ат һәм 22 хатын-кыз, шуларның 13е (8 һәм 5) эшкә сәләтле яшьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев