Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

1 сентябрьдә Алексеевскиның 360 баласы беренче сыйныф укучысы булдылар, беренче тапкыр парта артына утырдылар

Белем көнендә район мәктәпләрендә бәйрәм линейкалары узды.

Көзнең беренче көнендә өч мең Алексеевск баласы өчен яңа уку елы башланды. Чикләүләр сәбәпле тантаналы линейкалар тиешле составта үтте: чарага бары тик чыгарылыш сыйныф укучылары, беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре генә чакырылган иде.

 

Авыл мәктәбендә бәйрәм

Авыл мәктәбе укучыларын район башлыгы Сергей Демидов һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков котладылар. Юеш Көрнәле авылы мәктәбе ишекләрен йөзгә якын укучы өчен ачты.

«Кадерле балалар, хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар, мин сезне чын күңелдән Белем көне белән котлыйм. Беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен бу көн аеруча мөһим, чөнки бүген алар өчен яңа тормыш бите ачыла. Чыгарылыш сыйныф укучыларына мәктәп имтиханнарын лаеклы тапшыруларын, тирән белем алуларын һәм туган районга яшь белгечләр булып кайтуларын телим. Яңа уку елы сезгә уңышлар һәм җиңүләр алып килсен», - дип юллады Сергей Демидов котлау теләкләрен һәм мәктәп директоры Риналь Халитовка уку учреждениесен техник җиһазлауга акча сертификаты тапшырды.

«Сезнең арагызда булачак табиблар, укытучылар, механизаторлар һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бар дип ышанам. Яңа уку елы сезнең өчен уңышлы һәм кызыклы булсын!»,- дип котлады Федор Сергеевич. Аннары кунак Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды. Балаларны һәм педагогларны “Родина” колхозы рәисе Ильяс Әхмәтов та котлады.

Мәктәп коллективына бу мәктәптә яңа гына эшли башлаучы яшь укытучыларны тәкъдим иттеләр. Алар - химия һәм биология укытучысы Стелла Карпова, шулай ук физик культура укытучысы Рифнур Хәйдәров.

 

Балалар бакчасы мәктәпкә күчте

Лебедино авылында балалар бакчасы мәктәп бинасына күчте. Уку елы алдыннан биредә капиталь ремонт ясалды, хәзер биналар барлык санитар таләпләргә җавап бирә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һәм укучыларны уку елы башлану белән район башлыгы урынбасары Галина Белова котлады. Галина Владимировна мәгариф оешмасын матди яктан тәэмин итү өчен акчалата сертификат тапшырды, шулай ук балаларга кызыксынучан һәм уңышлы булуларын теләде. Җирлек җитәкчесе Юрий Тюкаревтан кичәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар, бүгенге беренче сыйныф укучылары адресына җылы сүзләр яңгырады. Ул һәр мәктәп укучысына бүләк тапшырды. Катнашучылар капиталь ремонтны башкарган подрядчы оешма җитәкчесе Марат Вәлиев йөзендә төзүчеләргә рәхмәт белдерделәр. Ул, үз чиратында, балаларга укуларында уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев