Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Хатын-кыз кыйммәтләрне саклаучы

Муниципалитет башлыгы Владимир Козонков районның барлык хатын-кызларын 8нче Март бәйрәме белән котлый!

- Сөекле хатын-кызлар!
Язның беренче бәйрәме -Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавымны кабул итегез!
8 нче Март - сезнең зирәклегегез, гүзәллегегез һәм ягымлылыгыгыз алдында баш ию көне, ул барлык ир-егетләрне үзләренең чиксез мәхәббәтләрен һәм сезгә хөрмәтләрен белдерергә омтылуда берләштерә.
Хатын-кыз - гаилә өстенлекләрен саклаучы. Өйдәге тынычлык һәм җылылык халәте аңа бәйле. Хатын-кыз кебек беркем дә ярата, мәрхәмәлелек һәм кайгыртучанлык күрсәтә алмый. Аның яхшылыгы һәм сабырлыгы ир-егетләргә иң авыр минутларда көч бирә, гадәти көннән дә шатлык табарга ярдәм итә. Мәңгелек кешелек кыйммәтләре: Мәхәббәт, Гаилә, Балалар, Туган йорт - безгә бу җирдә кадерле һәм якын. Көндәлек кайгыртуыгыз нәтиҗәсендә өйләребездә җылы һәм рәхәт, балаларыбыз акыллы һәм сәламәт булып үсәләр, ир-атлар үзләрен тыныч һәм ышанычлы хис итәләр.
Хатын-кызлар тормыш мәшәкатьләренең бөтен авырлыгын үзләренең зәгыйфь иңнәрендә күтәрәләр һәм шуның белән укуда да, производствода да өлгерәләр, иң көнүзәк җәмәгать мәсьәләләрен хәл итүгә бәяләп бетергесез өлеш кертәләр. Эшчәнлекнең бер генә өлкәсе дә - промышленностьмы ул, төзелешме, транспорт яки авыл хуҗалыгымы - хатын-кызның катнашуыннан башка үтми. Ә социаль, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә хатын-кызның өстенлеге бәхәссез. Район хатын-кызлары сәяси һәм икътисадый үсештә катнашалар, предприятиеләр һәм оешмаларга ышанычлы төстә җитәкчелек итәләр.
Алексеевск хатын-кызлары үзләренең сөйкемлелекләрен, хатын-кыз сыйфатларын һәм гүзәллекләрен югалтмыйча, кешелекнең гомерлек кыйммәтләре чыганагы булып калалар һәм тормышка тынычлык, гармония һәм матурлык алып киләләр.
Шушы гаҗәеп матур көндә сезгә нык сәламәтлек, күңелегезнең һәрчак яшь булуын, бар нәрсәдә уңышлар һәм зур бәхет телим. Сезне яратучылар һәм яраткан кешеләрегез сезне авырлыклардан сакласын. Һәр өйгә иминлек һәм муллык килсен, ә гаиләләрегездә тынычлык, дуслык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен!

* * *
Әфганстанда һәм Чечнядагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы баш өстендә тыныч күк йөзе, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, мәхәббәт, сәламәтлек һәм бәхет тели!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев