Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Киләсе яңа еллар белән

Кадерле алексеевскилылар! Бик тиздән өйләребезгә яңа, 2014 ел килеп керәчәк. Ихлас күңелдән сезнең һәммәгезне дә иң яраткан бәйрәмебез: киләсенә теләк тели, узып барганын хәтердә барлый торган бәйрәм белән котлыйм. Бәхет һәм өметсезлек, шатлык һәм югалтулар - узып баручы елда бар да булды. Һәркемнең - үзенеке. Алар безнең йөрәктә, алар онытылмый.

Без бергә булганда күп нәрсәгә сәләтле икәнлегебезне, яхшы һәм нәтиҗәле эшли алуыбызны бер генә тапкыр исбатламадык. Яңа елга аяк басканда төзүчеләребезгә рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең аркагызда без күп нәрсәләр эшли алдык, аеруча да социаль әһәмияткә ия объектлар төзүдә. Зирекле авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты сафка басты, җиде ФАП капиталь ремонтланды. Лебединода яшәүчеләр бүләккә күп функцияле үзәк алдылар. Республика программасы булышлыгы белән Кыр Шун-талысы һәм Зирекле урта гомумбелем мәктәпләрендә капиталь ремонт ясалды. Иң төрле федераль һәм республика программалары буенча 13 мең кв. м торак файдалануга тапшырылды. Нәтиҗәдә 55 гаилә, шул исәптән 10 ветеран, сугышта һәлак булганнарның тол калган хатыннары һәм 3 ятим бала яңа тораклы булды.

Шулай ук бик тә гади булмаган һава торышы шартларында икмәк үстереп, аны җыеп алган, терлекчелекне азык белән тәэмин иткән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәхмәт әйтәм. Шулай ук мин көндәлек хезмәтләре белән районны үстерүгә көченнән килгәнчә өлеш керткән барлык алексеевскилыларга рәхмәтле.

Без ышаныч һәм өмет белән киләчәккә карыйбыз, чөнки быел районда гаилә парлары узган елдагыга караганда күбрәк төзелде һәм 300дән артык яшь алексеевскилы дөньяга килде. 2013 ел републикабыз өчен әһәмиятле ел булды Казан Бөтендөнья студент уеннары кунакларын кабул итте. Алексеевскилылар шулай ук Универсиада утын да үзләрендә кабул иттеләр. Без районыбыз көрәшчесенең Универсиада призеры булуы белән горурланабыз.

Безне киләчәктә нинди генә кыенлыклар көтеп торса да, без аларны җиңеп чыга алачакбыз. Моңа минем иманым камил. Календарьда саннар үзгәрәчәк, ләкин гомер буе терәгебез булган кыйммәтләр генә үзгәрешсез калачак. Болар - якыннарыңа мәхәббәт, дуслык һәм тугрылык, кеше хәленә керә белү һәм шәфкатьлелек. Алар безгә теләсә кайсы хәлдә дә көч бирәләр, авырлыкларны җиңәргә генә түгел, ә бәлки яңа биеклеккә күтәрелергә дә ярдәм итәләр.

Узып баручы елның соңгы көннәрендә әти-әниләребезгә мөрә-җәгать итәсем, аларга безнең турыда кайгыртулары, безне аңлаулары өчен рәхмәт әйтәсем һәм нык сәламәтлек телисем килә. Сез безгә бик кирәк һәм безнең өчен бик кадерле. Балаларыбызны бәйрәм белән котлыйм. Сез бәхетле булсын өчен барысын да эшләячәкбез. Ләкин шуның белән бергә күп нәрсә сезнең үзегездән торуын да онытып җибәрмәгез.

Кадерле дуслар! Һәркайсыгызга тынычлык, мәхәббәт һәм теләкләрегезнең үтәлүен телим.

Бәхетле булыгыз! Якынлашып килүче Яңа, 2014 ел белән сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев