Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Нәрсә? Кайда? Кайчан?

1 октябрьдә өченче яшь вәкилләре, шул исәптән сугыш ветераннары һәм балалары өчен төрле чаралар планлаштырылган.

Район мәдәният йортында сәгать 1дә бәйрәм концерты булачак. Сәгать 2дән кичке сигезгә кадәр пенсионерларга бушлай бассейнда йөзү һәм тренажер залында шөгыльләнү тәкъдим ителә. Иртәнге сәгать 9дан кичке 5кә кадәр Туган як музеенда Ачык ишекләр көне үтәчәк. Ә 5нче һәм 6нчы октябрьләрдә өлкәннәр өчен бушлай мунча эшләячәк (үзең белән таныклыгың булу мөһим).

Моннан тыш, 1 октябрьдә Пролетар һәм Павелкин урамнарындагы даруханәләрдә һәм район үзәгенең кайбер (Совет урамы "РИАЛ-1"; Пролетар урамында "Фламинго", Куйбышев урамындагы "Бест-Маркет"; Совет, Гагарин һәм Казаков урамнарының "Спектр"; Ленин урамының "Виктория", Казаков урамының "Асылбикә -1" һәм Куйбышев урамының "Асылбикә-2" һәм "Мари") кибетләрендә бәйрәм уңаеннан пенсионерлар өчен 10 процент ташлама тәкъдим ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев